Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Күңелле яллар" 15.01.2022
14 гыйнвар көнне Сәләт төркеме балалары белән кышкы каникуллардан соң "Күңелле яллар" дигән темага рәсемнәр эшләнде һәм кургәзмә оештырылды.
-
Рус әдәбиятыннан җиңүче һәм призерлар 15.01.2022
Укучыларның бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында гимназиябез укучылары зур уңышларга иреште:
Гилметдинова Миләүшә - җиңүче
Таһирова Эльвина - призер
Шәемова Гөльяр - призер.
Молодцы! Котлыйбыз!
-
"Олимпка юл" призерлары 12.01.2022
Гимназиябезнең укучылары Хаҗиев Румил, Гилаев Айнур, Төхбатуллин Булат, Тимиров Ислам һәм Хөсәенов Раил "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урыннарга лаек булды. Укытучылары Римма Гранит кызы, Филәрис Фәнис улы. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Чаңгы ярышында 10.01.2022
9 январь көнне мәгариф хезмәткәрләре чаңгы ярышында көч сынашты. Гимназиябез командасы район коллективлары арасында 2 урын яулады. Афәрин! Молодцы!
-
Педсовет 07.01.2022
6 январь көнне гимназиябездә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов катнашында педсовет узды. Яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, киләчәккә бурычлар куелды.
-
Яңа ел белән! 31.12.2021
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, укучылар, райондашларыбыз! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
Парадта 30.12.2021
Гимназиябез коллективы Яңа елны Кыш бабайлар һәм техника парады белән каршы алуда катнашты.
-
Тантаналы чарадан күңелле мизгелләр 29.12.2021
Әхлаклылык, иҗат, сәнгать, спорт юнәлешләрен берләштергән тәрбия рейтингы җиңүчеләрен бүләклибез.
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2021
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме гимназиябез базасында үткәрелде.
-
Яңа ел кичәләре 24.12.2021
Яңа ел якынлаша – яраткан әкият, күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, тылсымлы бәйрәм.