Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Укучыларыбызны котлыйбыз! 19.04.2022

Бүген безне Актаныш Балалар иҗат үзәгенең "Образ" бию студиясе сәламли! Шушы көннәрдә генә мәртәбәле җиңүгә иреште - "Уфа талантлары" халыкара фестиваль-конкурсында 2 урын яулады алар. Гимназиябезнең яшь биючеләре - Закирова Алмазия, Госманова Амелия (2а сыйныфы), Хисмәтуллин Тимерлан (3а сыйныфы), Хөҗҗәтова Камиләне (6б сыйныфы) әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы, балалар!
-
ЛӘЙСӘН ӘМИНОВА "ХУШЛАШЫРГА АШЫКМА..." 18.04.2022

Актаныш мәдәният йортында бүген куелган спектакль - Ләйсән Әминованың "Хушлашырга ашыкма..." лирик комедиясенең премьерасы. Комедиянең күңелле дә, моңсу да дулкыны зал тутырып килгән тамашачыны елмайтты та, көлдерде дә, елатты да - комедиядә баручы дөньяда яшәде тамашачы.
-
Молодец, Салих! 16.04.2022

Актаныш район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш турнирында 2 урын алган 4а сыйныф укучысы Салих Әнвәровны җиңүе белән котлыйбыз. Молодец, Салих!
-
Молодец, Инсаф! 16.04.2022

Актаныш Актаныш район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш турнирында 3 урын алган 6в сыйныф укучысы Инсаф Газизовны җиңүе белән котлыйбыз. Молодец, Инсаф!
-
Гөлияне котлыйбыз 15.04.2022

«Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале суперфиналының икенче турында катнашып, 9а сыйныфы укучысы Гөлия Заһертдинова (җитәкчесе Сиринә Исламова) "Пирамида" күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашу өчен юллама алды. Гөлия, сине ихластан котлыйбыз!
-
20 АПРЕЛЬ - МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН БЕЛӘН ВӘГАЗЬ КИЧӘСЕ!!! 14.04.2022

Кадерле дусларыбыз, укучыларыбыз! Хөрмәтле ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр! Яраткан укытучы-тәрбиячеләребез! 20 апрель көнне 15.00 сәгатьтә гимназиябезнең актлар залында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән вәгазь кичәсе була. Рәхим итегез! Сезне көтеп калабыз! Безнең белешмә. Камил Искәндәр улы Сәмигуллин–мөселман дин әһеле, мөфти, Коръән-хафиз, хәнәфи мәзһәбе галиме. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, Россия ислам институты мөгаллиме, Әбү Хәнифә һәм әш-Шәфигый аша Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа торган белемнәр чылбырына ия. Татарстан тарихындагы иң яшь мөфти. Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе.
-
Конференциядә 14.04.2022

Гимназиябез укытучылары Казан шәһәренең "Адымнар" күптелле мәктәбендә узучы II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашалар.
-
Очрашу 14.04.2022

Башлангыч сыйныф укытучылары Миләүшә Рәдис кызы, Ания Хасип кызы «Алтынчәч» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, ата-аналары, тәрбиячеләре белән очрашты. Иң элек, тәрбиячеләр тарафыннан ачык шөгыльләр күрсәтелде. Соңыннан түгәрәк өстәл артында фикерләшү, тәҗрибә уртаклашу булды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр 14.04.2022

14 апрель көнне гимназиябездә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде. Төш вакытында гимназия бинасы янында гадәти булмаган җанлылык башланды. Тревога сигналы бирелүгә барлык укучылар һәм укытучылар коллективы мәктәп бинасыннан урамга чыкты. Укучылар һәм укытучылар сыйныфлардан бик тиз, шул ук вакытта сак чыкты: берәү дә йөгермәде, этеш-төртеш тә юк, тынычлык сакланылды - бу исә, янгын вакытында иң төп кагыйдә.
-
АЛИЯДӘН МАСТЕР-КЛАСС! 13.04.2022

Гимназиябезнең 5 сыйныф укучысы Алия Юнысовадан кәрҗин үрү буенча мастер-класс.
















