Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Киләчәк беренчеләр 14.02.2022
12 февраль көнне гимназиябездә "Киләчәк беренчеләр" әзерлек дәресләрен башлап җибәрдек. Дәресләрдән соң балалар күтәренке күңел белән кайтып китте. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, балалар!
-
Уфа шәһәрендә 12.02.2022
11 февраль көнне Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бунча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы җитәкчелегендә гимназиябез директоры Венера Нәсих кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы, инглиз теле укытучысы Рузилә Айдар кызы Уфа шәһәрендә булып, 44 номерлы полилингваль гимназия, 20 номерлы гимназия, Мостай Кәрим исемендәге 158 нче башкорт гимназиясе, Рәми Гарипов исемендәге гимназия эшчәнлеге белән таныштылар. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында булып, мәгариф министры Хаҗин Айбулат Вакил улы белән очраштылар, киләчәккә максатлары белән бүлешеп, киләчәкттә хезмәттәшлек алып бару турында фикер алыштылар.
-
Шәфкать туташыбыз чыгышы 12.02.2022
Шәфкать туташыбыз Филария Анфасовна яшелчәләр, җиләк-җимешләр, витаминнар турында бик кирәкле һәм файдалы чыгыш ясады.
-
География фәне олимпиадасы нәтиҗәләре 11.02.2022
География фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябез укучылары Солтанов Самат һәм Чекалин Гәдел призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Фәйзуллин Рөстәм Уел улын котлыйбыз!
-
"Саф һава - тәнгә дәва" 09.02.2022
"Саф һава - тәнгә дәва" - дип кабатларга ярата безнең физик культура укытучыларыбыз. Ә балалар исә, уйнап-шаярырга җай чыкканын гына көтеп тора.
-
"Алкын алка" 09.02.2022
Районыбызныңелгы 2009-2010 хоккейчылары, Салават шәһәрендә уздырылган "Алтын алка" Бөтенроссия финал турнирында катнашып, 16 команда арасында мактаулы 3 нче урынга лаек булдылар. Команда составында гимназиябез укучылары Гарипов Тимур, Зәкиев Камил һәм Ардаширов Саматның булуы безнең өчен икеләтә куанычлы. Командага алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын!
-
ТИН фәне олимпиадасы нәтиҗәләре 07.02.2022
Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябез укучысы Салихҗанов Ришат призер исеменә лаек булды. Ришатны һәм остазы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улын котлыйбыз!
-
Татар әдәбияты олимпиадасы нәтиҗәләре 02.02.2022
Татар әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында укучыларыбыз Мирзагалиева Ильгина һәм Баһаветдинова Камилә призер исеме яулады. Укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Молодцы!
-
Спорт - сәламәтлек нигезе 02.02.2022
Интернатта яшәүче егетләребез көн дә спортта. "Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк" - диләр егетләр.
-
Татар теле олимпиадасы йомгаклары 01.02.2022
Татар теле республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары: Харисова Аделина (5 сыйныф), Харисова Гүзәл, Ильясова Энҗе (6 сыйныф), Шакирова Лиана, Маликова Азалия (7 сыйныф), Мингазова Нурзилә, Исламова Розалия (8 сыйныф), Гарифуллина Руфинә, Гараева Рәмилә, Зарипова Рәмилә, Усманова Алинә, Гильметдинова Миләүшә (9 сыйныф), Юнысова Рания (10 сыйныф), Усманова Аделя (11 сыйныф). Укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Афәрин! Котлыйбыз!