Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 121 воспитанник |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Сертотмас үрдәк" 24.11.2017

Театр атналыгын дәвам итеп, бүген зурлар төркеме балалары(тәрбияче Шайхулова А.Г.) А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Кызыклы геройларның рольләрне оригиналь башкаруы, үзенчәлекле сәхнә бизәлеше, костюмнар - балаларны әкият иленә алып кереп киттеләр. Сертотмас үрдәкнең җәнлекләр белән очрашу, килеп чыккан катлаулы ситуациядан чыгу юлларны эзләү - тамашаны күзәтеп утырган бер баланы да битараф калдырмады. Тамаша бик уңышлы чыкты, балалар кәнагатъ булып, группа төркемнәренә таралдылар
-
"Театр атналыгы" кысаларында 21.11.2017
Бу атна бакчабызда «Театр атналыгы» дип игълан ителде. Шушы атналык кысаларында уртанчылар төркеме балалары (тәрбиячеләре Адгамова К.В.) Абдулла Алишның “Тукмар белән Чукмар” әкиятен сәхнәләштерделәр. Матур костюмнар, зәвык белән бизәлгән сәхнә, балаларның рольләргә керә белүләре, матур биюләр башкаруы – болар барысы да балаларның, тәрбияченең, музыка җитәкчесенең, ата-аналарның - бердәм зур хезмәт нәтиҗәсе.Башка төркем балалары әкиятне зур кызыксыну белән карап, әкиятне әзерләгән балаларны алкышларга күмделәр. -
Су буенда кичке уен 16.11.2017

Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү, җырлы-биюле уеннар аша гасырлар буена үткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу максатыннан бакчабызда “Су буенда кичке уен” исемле фольклор бәйрәме үтте. Бәйрәмне Асылова Д.М., Басыйрова Ч.И. һәм зурлар төркеме балалары әзерләде.Бәйрәмдә “Башмаклы”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Пар табышлы” кебек уеннар уйналды, мәзәкләр, такмаклар әйтелде, җырлар җырланды. Бәйрәм балаларда зур кызыксыну уятты
Татар халык иҗатын,
Милли гореф - гадәтен,
Тугры халык антларга
Сүз бирәбез сакларга, дигән нәтиҗә ясап, балалар төркемнәренә таралдылар
-
Кошларны озату 09.11.2017

Туган җирен ташлап кошлар китә
Кыйгак-кыйгак, җирем, хуш илем.
Күпкә китмим, кайтыр өчен китәм,
Туган җирем сагынып көт мине.
Бүген бакчабызда “Кошларны озату” бәйрәме үтте. Аны уртанчылар төркеме балалары, тәрбияче Әдһәмова К.В., музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И. әзерләп башка төркем балаларына күрсәттелеләр. Балалар бәйрәмдә, кошларның табигатьнең күрке, яме, нәфис гәүдәле, ялтыравык матур каурыйлы дусларыбыз икәненә тагын бер кат төшенделәр. Аларга озын юлларны исән-имин үтеп, кабат безгә кайтуларын, ә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин уткәрүләрен теләп, бәйрәмнән таралдылар.
-
Я знаю ПДД!!! 20.10.2017

Воспитатель нашего ДОУ Адгамова Кадрия Васимовна стала победителем Всероссийского конкурса "Я знаю ПДД!" с конкурсной работой "Юлда акыл бик кирәк!". Поздравляем с победой , желаем дальнейших творческих успехов!!!
-
КӨЗ БӘЙРӘМЕ 10.10.2017

Кырлар буш кала,
Янгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?
Бакчабызда "Уңышлы көз бәйрәме" исемле бәйрәм иртәсе узды. Аны мәктәпкә хәзерлек группасы балалары, тәрбияче Галимова Рима Николай кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы әзерләделәр.
Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, кунакка килгән Гномга мәкальләр эйттеп, Ачулы Болытка биюләр биеп, Көз кызы белән бергә күңел ачтылар.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2017

Бүген бакчабызга кунакка өлкәкәннәребез җыелды. Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә тормышларын багышлаган апаларны түземсезлек белән зурлар төркеме балалары, тәрбияче апалары Шайхулова Ә.Г., музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И көтеп алдылар. Кунакларга балалар бик күп җылы сүзләр җиткерделәр , матур җыр-биюләр башкардылар.Бәйрәм чәй табаны артында дәвам итте.
-
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ 04.09.2017

Бүген бакчабызда белем көненә багышланган чаралар узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И., тәрбияче Насыйрова Г.Р. белән берлектә башка төркем балалары өчен мавыктыргыч бәйрәм иртәсе әзерләп, күрсәттеләр. Матур җырлар, шигьри юллар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм барлык балаларның күңеленә хуш килде. Хәйләкәр төлке белән усал бүренең бәйрәмгә килеп, Белем Иленең ачкычын балаларга тапшыруы, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
-
Пленарное заседание августовской конференции работников образования Актанышского муниципального района РТ 25.08.2017

5 августа в районном дворце культуры Актаныша состоялось заседание августовской педагогической конференции работников образования Актанышского муниципального района.
В конференции приняли участие депутат Госсовета РТ, директор Дома дружбы народов Татарстана Ирек Шарипов, глава Актанышского муниципального района Фаил Камаев, заместитель руководителя исполнительного комитета Актанышского муниципального района по социальным вопросам Дильбар Анварова, начальник Управления образования исполнительного комитета Актанышского муниципального района Ильшат Вахитов, руководители организаций, главы сельских поселений и педагогические работники нашего района.Воспитанники нашего ДОУ участвовали в церемонии открытия конференции.
-
Секционное заседание воспитателей ДОУ
14.08.2017
Сегодня состоялось секционное заседание воспитателей ДОУ августовской конференции рабоников образования Актанышского муниципального района. В конференции приняли активное участие педагоги нашего ДОУ. Воспитатель Галимова Р.Н., поделилась с коллегами опытом работы на тему"Создание педагогичнских условий для познавательного развития воспитанников в экспериментальной деятельности". К конкурсу. которая проводилась в рамках конференции, педагоги ДОУ подготовили авторские дидактические игры по разным образовательным областям ФГОС ДО, которые были представлены для рассмотрения жюри конкурса.





