Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
ПАМЯТКА 21.04.2017

-
Тиктормас куян 20.04.2017

Бүген бакчабыз тагын кунаклар кабул итте. Бакчабызда "Юл хәрәхәте иминлеге" фонды җитәкчесе Сәетова Рәсимә апа, телевидение дикторы Салахова Р.Р, "Актаныш таңнары" газетасының журналисты Хасанова Р.Р. кунак булып, тәрбияче Насыйрова Г.Р., музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И. , зурлар группасы балалары тарафыннан әзерләгән "Тиктормас куян" исемле ачык чара карап, балалар һәм ата-аналар белән әнгәмәләр үткәреп киттеләр.
-
Тагын очраштык... 13.04.2017

Бүген бакчабыз нәниләрнең шат авазына күмелде. Кунакка иң кечкенә, әлегә бакчага йөрмәүче балалар һәм аларның әниләре, дәү әниләре килде. Балаларны могъҗизалы сәяхәткә тәрбиячеләр Галимова Рима Николай кызы, Насыйрова Гүзәлия Рәмис кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы һәм физкультура инструкторы Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы алып кереп киттеләр.
Балалар, әниләре, апалары белән Әни куянга балаларын эзләргә булыштылар, аның белән төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр һәм куянга күчтәнәчкә кишерләрне буяп бүләк иттеләр.
Мондый чараның бакчада беренче генә үткәрелуе түгел.Балалар бакчасы коллективы мондый очрашулар бик мөһим һәм кирәкле чара дип саный, чөнки балалар иң кечкенәдән үк бакча тормышы белән якыннан танышалар, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнәләр, әти-әниләр арасында да дуслык җепләре сузыла. Ә бу үз чиратында балага , бакчага йөри башлагач, адаптация, ягъни ияләшү чорын, җиңел үткәрергә ярдәм итәчәк.
-
Консультативный пункт
11.04.2017
Внимание!
Уважаемые родители!
13 апреля 2017 года в 9.00 часов в музыкальном зале МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" специально для Вас состоится очередное заседание БЕСПЛАТНОГО КОНСУЛЬТАТИВНОГО ЦЕНТРА по оказанию психолого - педагогической помощи семьям, поддержки всестороннего воспитания, развития детей от 1 года до 7 лет, не посещающих дошкольное образовательное учреждение.
Ждем Вас и всех заинтересованных на данном увлекательном мероприятии!!!
-
Смотр художественной самодеятельности творческих коллективов 06.04.2017

Сегодня в районном Доме Культуры села Актаныш состоялся смотр художественной самодеятельности творческих коллективов детских садов ДОУ райцентра. Каждый коллектив ДОУ принял активное участие в смотре-конкурсе. Были исполнены как народные ,так и эстрадные песни, шуточные и народные танцы, прочитаны произведения татарских поэтов.... Каждый коллектив творчески подошел к участию в данном мероприятии, наш детский сад участвовал в смотре по следующим номинациям : "Вокал-соло"(музыкальный руководитель ДОУ Басыйрова Чулпан Инсафовна), "Вокальный ансамбль" и "Татарский танец"
-
Мәктәпкә экскурсия 05.04.2017

Мәктәпкә әзерлек "а" төркеме балалары тәрбиячеләре Галимова Р.Н, , Асылова Д.М. һәм кече тәрбияче Халилова Л.С. белән берлектә Актанышыбызның 2 нче мәктәбендә экскурсиядә булып кайттылар. Аларны мәктәпнең педагог-психологы Айгөл Марат кызы каршы алды һәм мәктәп белән таныштырып йөртте. Балаларга мәктәптә бар да кызык: информатика, музыка бүлмәләре, китапханә, спортзал, ашханә. Бигрәк тә ошаганы башлангыч сыйныфларның бүлмәләре булгандыр. Балалар үзләре дә укучы булып карадылар:аларны 4 нче сыйныф укучылары нетбукларда кызыклы уен белән таныштырды һәм уйнаттылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Хафизова З. З. яңа уку елыннан балаларны мәктәптә көтеп калуларын белдерде.
-
Саумысыз, кошкайлар! 04.04.2017

-
ПДД глазами детей 31.03.2017

Воспитанник подготовительной группы Гараев Ильназ(руководитель Асылова Д.М.) занял почетное 3 место во Всероссийском конкурсе "ПДД глазами детей" с работой "Я-пассажир". Поздравляем Ильназа с Победой !
-
Нәүрүзбикә бакчабызда кунакта 21.03.2017

Бүген безнең бакча балалары чын-чынлап Кыш бабайны озатып, Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Алар зур кызыксыну белән мәктәпкә әзерлек "а"төркеме балаларының тәрбиячеләре Галимова Р.Н, , Асылова Д.М, кече тәрбияче Халилова Л.Т. һәм музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И. белән берлектә әзерләгән бәйрәм иртәсен тамаша кылдылар. Бәйрәмдә яз турында яңа җырлар, шигырьләр, хезмәт турында мәкальләр, алдавыч әкиятләр яңгырады. Кыш бабай кызыклы уеннар белән бәйрәм иртәсен тагын да җанландырып җибәрде. Уеннарда Кыш бабай Нәүрүзбикәгә "җиңелеп", киләсе елга көч җыеп килергә вәгъдә итеп китте. Бакча балалары бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралышты.
-
Кулъяулыгым-бүләгем 20.03.2017

20 март көнне балалар иҗат үзәгендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе һәм балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган «Кулъяулыгым – бүләгем» район бәйгесе үтте. Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап 5-8 класс укучыларына тикле балалар катнаштылар.
Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә зурлар төркеменнән Хасанов Раяз белән Сальманова Рәйлә катнашып(җитәкчеләре Адагамова К.В.), мактаулы икенче урын яулап кайттылар. Котлыйбыз!!!





