Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Сәяр-fest" онлайн - фестивале/Онлайн-фестиваль «Сәйяр-fest» 17.12.2020

Зурлар төркеме балалары "Сәяхәтче куян маҗаралары", мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Бер алманы бишкә бүләек" театрлары белән "Сәяр-fest" онлайн - фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Итоги муниципального этапа конкурса "Воспитатель года-2021"/"Ел тәрбиячесе - 2021" бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре 16.12.2020

"Ромашка" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе - 2021" бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Анда безнең балалар бакчасыннан Салихҗанова Алсу Фәвәсим кызы уңышлы чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды. Алдагы этапларда да аның уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз. Уңышлар Сезгә, Алса Фәвәсимовна!
-
"Ел тәрбиячесе-2021"/"Воспитатель года-2021" 10.12.2020

"Ел тәрбиячесе-2021" бәйгесе старт алды. Балалар бакчасы буенча үткәрелгән әлеге бәйгедә зурлар логопед төркеме тәрбиячесе Сәлихҗанова Алсу Фәвәсим кызы җиңү яулады. 16 декабрь көнне район күләмендә узачак бәйгедә без аңа зур җиңүләр теләп калабыз.
-
Кышны каршы алдык/Встретили зиму 01.12.2020

"Каенкай" балалар бакчасының 1 кечкенәләр төркеме балалары белән сагынып көтеп алган сихри кышны каршы алдык. Кыш кызы белән җырладык, биедек, уеннар уйнадык.
Күңел күтәренке,
Адымнар нык.
Табигать саф,
Балалар шат. -
Кошларны озатабыз/Провожаем птиц 16.11.2020

20 ноябрь көнне безнең балалар бакчасында тәрбияче Салихова М.М., музыка җитәкчксе Халилова А.А. тарафыннан уртанчылар төркеме балалары белән әзерләнгән “Хушыгыз, кошкайлар” бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә торнаны гына белә торган Төлкебикәгә балалар үзләренең кошлар турында шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Алар башкарган җырлар, биюләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Ата-аналар үзләренең нарасыйларына матур кошлар киемнәре тегеп, аларны куандырдылар.
-
“Юл – транспорт фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алу көне”/"День памяти жертв ДТП" 12.11.2020

Нояберьнең өченче якшәмбесендә “Юл – транспорт фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алу көне” билгеләп үтелә. Аның максаты – юллардагы үлем очракларын киметү, бу проблемага игъ тибарны арттыру булып тора. Шушы уңайдан зурлар логопед төркемендә әңгәмәләр, дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр үткәреп, балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттык.
-
Юлларыбыз имин булсын!Пусть наши дороги будут безопасными! 11.11.2020

Бүген юл фаҗигаләрендә вафат булганнарны искә алу максатында, уртанчылар төркемендә тәрбияче Мирзагитова Г.Р. балалар белән юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр, светофор турында сөйләштеләр, төрле дидактик уеннар уйнадылар.
-
15 ноябрь – юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне/15 ноября - день памяти жертв ДТП 10.11.2020

15 ноябрь – юлда һәлак булганнарны искә алу көне буларак, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Насрыева Ландыш Нуровна белем бирү эшчәнлеге уздырды. Шөгыльгә әзерлек максатында полиция хезмәткәре Габдулкабиров Р.Р. белән очрашу үткәреп, әлеге дата турында балаларга мәгълүмат бирелде. Юлларда һәркемгә дә имин юллар насыйп булсын.
-
Юлда һәлак булганнарны искә алу көне/День памяти жертв ДТП 10.11.2020

Юлда һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, зурлар төркемендә тәрбияче Шайхетдинова Чулпан Тимершәех кызы балалар белән транспорт төрләре, аларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Соңыннан балалар эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Әкият аланында"/"На поляне сказок" 03.11.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары педагогик киңәшмәгә әзерлек кысаларында шөгыль күрсәтте. Шөгыль "Әкият аланында" дип атала иде. Балалар биремнәр үтәп Көлгенәгә ярдәм иттеләр. Эшчәнлек азагында "Куян һәм төлке" әкиятен сәхнәләштерделәр.






