Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Йолдызлык - 2021"нең икенче сайлап алу туры/II отборочный тур "Созвездие - 2021", посвящённый году Родных языков и народного единства 10.02.2021

Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният йортында район балалар бакчалары коллективлары арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Йолдызлык - 2021"нең икенче сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар да уңышлы чыгыш ясадылар, туган телгә, милләтебезгә багышланган җырларын, биюләрен башкардылар, Г.Тукай, Г. Авзал шигырьләрен сөйләделәр.
В Актанышском Доме культуры имени Альфии Авзаловой прошел второй отборочный тур "Йолдызлык - 2021", посвященный Году родных языков и единства народов среди коллективов детских дошкольныых учреждений района, . На этом конкурсе успешно выступили и наши дети, исполнили песни, танцы, посвященные родному языку, рассказали стихи Г. Тукая, Г. Авзала.
-
2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы/2021 год - год родных языков и народного единства 08.02.2021

Татарстан Республикасында 2021 ел туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.
В Республике Татарстан 2021 год объявлен годом родных языков и народного единства.
-
Кышкы чорда - куркынычсызлык кагыйдәләре/Правила безопасности - в зимний период 08.02.2021

Кыш тылсымлы вакыт. Кыш-күңелле бәйрәмнәр, кызыклы уеннар вакыты. Ләкин кыш үз куркынычларын алып килә. Бәлагә тарымас, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрдек, ситуатив рәсемнәр карадык.
Зима - волшебное время. Зима - время веселых праздников, интересных игр. Но зима несет свои риски. Во избежание несчастных случаев, с детьми 2-й младшей группы провели беседу о правилах безопасности, рассматривали ситуативные рисунки.
-
Милли бизәкләр/Национальные орнаменты 08.02.2021

Бүген логопед мәктәпкә әзерлек төркемендә халкыбызның милли бизәкләрен, орнаментларын танып белүгә багышланган әңгәмә үткәрдек. Балалар белемнәрен Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән “Татар халык орнаментлары” күңелле домино уены аша ныгыттылар.
Сегодня в подготовительной логопедической группе мы провели беседу, посвященную познанию национальных узоров, орнаментов нашего народа. Дети закрепили свои знания посредством веселой игры в домино “Татарские народные орнаменты”.
-
Кошларны ашатабыз/Кормим птиц 05.02.2021

Кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан уртанчылар төркеме балалары белән җимлекләргә җимнәр салабыз, җимлеккә килгән кошларны күзәтәбез. Бу эшкә ата-аналарыбызда бик теләп катнаша. Алар өйдән кошларга салу өчен җимнәр алып киләләр.
С целью привития бережного отношения к птицам, мы с детьми средней группы на участке повесили кормушки для птиц. Каждый день наблюдаем за птицами, которые прилетают на кормушки. В этом деле охотно принимают и наши родители. Они приносят корм для птиц.
-
Балалар кышны ярата/Дети любят зиму 04.02.2021

Шундый якты, шундый нурлы –
Бөтен дөнья ак кына...
Ап – ак була белә шулай
Безнең туган як кына. (Р.Миңнуллин).
Әйе, кыш - елның иң салкын һәм иң матур вакыты. Логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кышны аеруча яраталар. Кышкы табигатьнең матурлыгын алар үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Да, зима - самое холодное и красивое время года. Дети логопедической подготовительной группы особенно любят зиму. Красоту зимней природы они отразили в своих рисунках.
-
Үзебездән дә биек Кар бабай/Лепили снеговика 04.02.2021

Ә дигәнче үсте бабай —
Үзебездән дә биек.
Эчкә сыймый шатлыгыбыз -
Киттек тирәли биеп.
Кышның иң матур бер көнендә 2 нче кечкенэлэ торкеме балалары белэн кар бабай ясадык.
-
"Ел укытучысы - 2021" һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү/Чествование победителей муниципального этапа профессионального конкурса "Учитель года - 2021" 03.02.2021

"Ел укытучысы - 2021" һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында "Ел тәрбиячесе-2021" номинациясендә җиңү яулаган тәрбиячебез Салихҗанова Алсу Фәвәсим кызы бүләкләнде.
На церемонии чествования победителей муниципального этапа профессионального конкурса" Учитель года - 2021 "награждена наша воспитательница Салихзянова Алсу Фавасимовна, победившая в номинации" Воспитатель года-2021".
-
Бакчабыз музеенда/В музее 03.02.2021

Бүген зурлар төркеме балалары балалар бакчасының музеена сәяхәткә бардылар. Тәрбияче апалары Чулпан Тимершаеховна балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштырды.
Сегодня дети старшей группы совершили экскурсию в музей детского сада. Воспитательница Чулпан Тимершаеховна ознакомила детей с национальной одеждой татарского народа.
-
Отборочный тур "Созвездие-2021"/"Йолдызлык-2021" бәйгесенең сайлап алу туры 01.02.2021

28 январь көнне безнең балалар бакчасында "Йолдызлык-2021" район фестивале узды. "Каенкай"ның нәни йолдызлары мәртәбәле жюри каршында үзлэренең талантларын күрсәттеләр. Ә инде тиздән, 8 февраль көнне, 2 турда янәдән көчләрен сынаячаклар. "Каенкай" йоллызчыкларына уңышлар теләп калабыз!
28 января в нашем детском саду прошел отборочный тур районного фестиваля "Созвездие-2021". Наши маленькие звезды показали свои таланты перед почетным жюри. А уже совсем скоро, 8 февраля, во 2 туре вновь попробуют свои силы. Желаем им удачи!






