Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Чәчәк утырту көне / День посадки цветов 13.03.2023
12нче март чәчәк утырту көне буларак билгеләп үтелә. Бу язгы сезонны башлау өчен иң кулай көн. 1нче кечкенәләр төркеме балалары да үсемлекләр утыртуда катнаштылар, исемнәре белән таныштылар
12 марта отмечается День посадки цветов и это самый подходящий день для начала нового весеннего сезона. Дети 1-ой младшей группы участвовали в посадке растений и знакомились с названиями.
-
Тәҗрибә почмагында / В эксперементальном уголке 10.03.2023
Балалар бакчасында балалар белән эшчәнлекне төрләндерү максатыннан ни генә эшләнми. Шуларның иң кызыклысы, әлбәттә , тәҗрибәләр ясап караудыр. Чөнки гади тәҗрибәләр аша балалар дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Аларның кызыксынучанлыклары арта.
Бүген без логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәҗрибә почмагында тоз белән тәҗрибәләр үткәрдек, аның үзлекләре белән таныштык. Тәҗрибә балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Тәрбияче: Ганиева Л.М.Что только не делается в целях разнообразия деятельности с детьми в детском саду. Самое интересное из них - это , конечно, эксперименты. Потому что, через простые эксперименты дети учатся делать правильные выводы. Сегодня мы с детьми логопедической подготовительной группы провели различные опыты с солью. Ознакомились с ее свойствами. Опыт с солью был очень интересным и полезным для детей. Воспитатель: Ганиева Л.М.
-
Тәрәзә төбендә витаминнар түтәле / Витаминная грядка под окном 09.03.2023
Сез суган утырттыгызмы әле?... Ююк җиргә түгел, ә тәрәзә төбенә. Без уртанчылар төркемендә "Тәрәзә төбендә витаминнар түтәле" дип аталган конкурс оештырдык. Һәр бала әти-әнисе ярдәме белән төрле-төрле матур савытларга суганнар утыртып алып килделәр. 1 атна дәвамында без ул суганнарның үсүен күзәттек, суганның нинди файдалы матдәләргә бай булуы турында сөйләштек. Конкурс азагында hәр суганга урын чыгарып, төрле номанацияләр буенча бүләкләдек. Тәрбияче: Башарова А.А.
А Вы посадили лук?... Неет, не на землю, а на подоконник. А вот мы организовали в средней группе конкурс под названием "Витаминная грядка под окном". Каждый ребенок с помощью родителей сажал луковицы в разные красивые емкости. В течение 1 недели мы наблюдали за ростом этих луковиц, говорили о том, какими полезными веществами они богаты. В конце конкурса каждому луку дали место и наградили по разным номинациям. Воспитатель: Башарова А. А.
-
Бәйрәм иртәләре / Праздничные утренники 07.03.2023
Бакчабызда 6-7 март көннәрендә, гөрләп, икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, зурлар логопед, мәктәпкә әзерлек, мәктәпкә әзерлек логопед төркемнәрендә 8 март бәйрәме иртәләре узды. Бакчабыз коллективы исеменнән әниләребезне, дәү әниләребезне, әбекәйләребезне, апаларыбызны, сеңелләребезне язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
6-7 марта во второй младшей, средней, старших, подготовительных к школе группах нашего детского сада прошли праздничные утренники. От имени коллектива нашего сада мы поздравляем наших мам, бабушек, сестер с первым весенним праздником - Международным женским днем! Пусть ваша жизнь будет наполнена радостью, пусть ваши близкие знают Вам цену. Пусть сегодняшний праздник, который первым теплым светом весны войдет в наши уставшие от зимы сердца, принесет здоровье, счастье и благополучие!
-
Миләүшә Мөдәрис кызына - 50 яшь! 06.03.2023
Җылы назга сусап, дөнья
Каршы ала якты язны.
Язлар кебек балкып, янып
Яшәүчеләр җирдә азмы?
Мөлаем, тыныч, киң күңелле, тирән белемле, туры сүзле, балаларны бик нык яратучы, намуслы, үз максатына ирешүче... Бу кем дисезме? Шундый матур сыйфатларга ия булучы, шушы көннәрдә ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче хезмәттәшебез, “Каенкай” балалар бакчасының тәрбиячесе Салихова Миләүшә Мөдәрис кызы.
1973 елның 5 мартында Иске Әлем авылында Мөдәрис һәм Әлфинур гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга аваз сала. Изге теләкләр теләп, җил-яңгыр тидермичә, аякка бастыралар алар Миләүшәне. Яңа Әлем урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап 1988 елда Миләүшә Мөдәрис кызы СПТУ-80гә тегүчелек һөнәре буенча укырга керә. 1997нче елда Түбән Кама педагогик көллиятен тәмамлый. 1994 елдан алып хәзер көнгә хәтле ул 6 санлы “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Миләүшә Мөдәрис кызы 29 ел гомерен яраткан һөнәренә багышлый, беренче эш көнен башлаган балалар бакчасына тугры калып, үз һөнәренең чын остасына әйләнә. Тәрбияче исемен горур күтәреп йөрүчеләрнең берсе ул хезмәттәшебез Миләүшә Мөдәрис кызы. Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирүнең методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итәгатьле, ярдәмчел тәрбияче. Миләүшә Мөдәрис кызы тәрбия һәм белем бирүнең яңадан яңа алымнарын эзли, һәрдаим камиллеккә омтыла. Олы җанлы педагог балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, стажлы логопед төркеме тәрбиячесе буларак, балаларның матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә. Үз эшен чын ярату белән яратканга, нәниләрне үз баласыдай якын күргәнгә, аларның әти-әниләре белән уртак тел табып хезмәт куйганга аның хезмәт юлы зурдан-зур уңышларга үрелеп бара. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешә.
Миләүшә Мөдәрис кызы үзен бик бәхетле кеше дип саный: яраткан уллары Ильсур белән Ильназ, яраткан тормыш иптәше Фикус, кадерле әнисе, якыннан якын абыйсы һәм апасы, чын күңелен биреп башкарган эше һәм яраткан, туганнарыдай якын хезмәттәшләре бар.
Хөрмәтле Миләүшә Мөдәрис кызы! Сезгә һәр туган таң шатлык-сөенечләр алып килүен, һәр башлаган эшегезнең уңышлы булуын телибез. Алдагы көннәрегездә дә сәламәт булып, яраткан нәниләрегез, хезмәттәшләрегез арасында эшләп, һөнәр юлында тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, гаилә бәхете, куанычлы озын гомер телибез.
Алкышлаган март бураннары,
Синдәй гүзәл затлар туганда.
Табигать тә сихри моңга чумган,
Ап-ак төсләр сипкән дөньяга.
Аклык белән каршы алган җиһан
Җанга якын газиз баласын.
Сизгән төсле тормыш юлларыннан
Ныклы адым белән барасын.
Хезмәтең дә хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше син.
Яшьлек ялкынын сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле син!
Иң изге теләкләр белән “Каенкай” балалар бакчасы коллективы. -
Бөтендөнья язучылар көне / Всемирный день писателя 03.03.2023
Бүген 3 март Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә РТС бистәсенең китапханәсенә юл тоттык. Безне һәрвакыттагыча моләем, якты йозле китапханәче Ләйлә апа каршы алды. Ул безгә татар язучылары, аларның язган әсәрләре белән таныштырды, китапларны саклап кына тотарга кирәклеген искәртте. Без, үз чиратыбызда, Ләйлә апага якынлашып килуче 8 март, Халыкара хатын- кызлар көне белән котлап үзебез ясаган чәчәкле кәрзин бүләк иттек, өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп күрсәттек. Очрашу бик кызыклы булды. Тәрбияче: Шәйхетдинова Г.Р.
Сегодня, 3 марта, во всем мире отмечается День писателя. Мы тоже не остались в стороне, а посетили местную библиотеку, где нас встретила приветливая Ляйля апа. Она рассказала нам о татарских писателях, об их творчестве. И строго наказала беречь книги. Мы тоже, в свою очередь, поздравили ее с наступающим праздником, подарили свой букетик в корзинке и рассказали стихи которые приготовили к празднику. Встреча была очень интересная и познавательная. Воспитатель: Шайхутдинова Г.Р.
-
Йолдызлык-2023 / Созвездие-2023 02.03.2023
Бүген Актаныш районы балалар бакчаларының гөрләтеп Йолдызлык- 2023 район этабының гала-концерты узды!
Безнең балалар бакчасы да бик уңышлы чыгыш ясап, гомуми 2нче урынга лаек булды! Безнең бакчабызның нәни йолдызчыклары үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Татар биюе - 1 урын
Мы дети России (эстрада биюе) - 3 урын
Вокал ансамбле - 1 урын
Ханнанова Ясмин (ялгыз җыр) - 2 урын
Миннуллина Алия (ялгыз җыр) - 3 урын
Аюпова Зилә, Гаянова Мәликә (вокал-дуэт) - 3 урын
Галимов Муса (башкорт биюе) - 1 урын
Султанов Рамазан (татар биюе) - 1 урын
Шарипова Ясминә (испан биюе) - 3 урын
Галимов Муса, Гыльметдинов Самат (конферанс) - 2 урын
Галлямова Зәринә, Минникаев Әмир (конферанс) - 2 урын
Мингазетдинова Зәлинә (ялгыз җыр) - дипломантСегодня прошел гала-концерт районного этапа республиканского фестиваля "Созвездие- 2023" среди детских садов. Талантливые дети нашего детского сада выступили на высшем уровне! И заняли почетное 2 место. Маленькие звездочки нашего сада продемонстрировали свои способности и добились следующих результатов:
Татарский народный танец - 1 место
Мы дети России (эстрадный танец) - 3 место
Вокал ансамбле - 1 место
Ханнанова Ясмин (вокал соло) - 2 место
Миннуллина Алия (вокал соло) - 3 место
Аюпова Зилә, Гаянова Мәликә (вокал-дуэт) - 3 место
Галимов Муса (башкорт биюе) - 1 место
Султанов Рамазан (татарский танец) - 1 место
Шарипова Ясминә (испанский танец) - 3 место
Галимов Муса, Гыльметдинов Самат (конферанс) - 2 место
Галлямова Зәринә, Минникаев Әмир (конферанс) - 2 место
Мингазетдинова Зәлинә (вокал соло) - дипломант -
Бөтендөнья тегүче көне / Всемирный день портных 28.02.2023
28 февраль - бөтендөнья тегүче көне буларак билгеләп үтелә. Шул максаттан, ясле төркеме нәнилэре бакчабызның оста куллы тегүчесе Әсфирә апада кунакта булдылар. Ул балаларны эш урыны, эш кораллары белән таныштырды. Үзе теккән матур, килешле, милли Һәм заманча костюмнарны күрсәтте. Балалар бик кызыксынып карадылар. Тәрбияче: Закирҗанова Л.Р.
28 февраля - Всемирный день портных. С этой целью дети ясельной группы побывали в гостях у умелой портнихи нашего сада. Она ознакомила детей с рабочим местом, инструментами. Продемонстрировала красивые, современные и национальные костюмы которые сшила сама. Дети смотрели с большим интересом. Воспитатель: Закиржанова Л.Р.
-
Кышны озатабыз / Провожаем зиму 28.02.2023
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур тырманы тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.Кышның соңгы көнен кар бабай ясап озатабыз. Зурлар логопед төркеме балалары һәм тәрбиячесе Башарова А.А.
Раскраснелась детвора — Накатала три шара! Друг на друга их сложили, И ведро нагромоздили. Нос — морковка, уголь — глазки, Снеговик из детской сказки! Руки — ветки, рот — конфета…Пусть стоит теперь до лета! Проводим последний день зимы, делая Снеговика! Дети и воспитатель старшей логопедической группы Башарова А. А.
-
Бар һөнәрләр дә кирәк / Все профессии нужны 27.02.2023
Һөнәрләр белән танышуны дәвам итү максатыннан бүген логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шәфкать туташы бүлмәсенә сәяхәт оештырдык. Балалар шәфкать туташы һөнәренең бик тә кирәкле һәм җаваплы һөнәр икәненә төшенделәр. Балаларның бу һөнәр белән кызыксынучанлыклары артты, үскәч шәфкать туташы буласы килү теләге уянды. Тәрбияче: Ганиева Л.М.
С целью продолжения знакомства с профессиями, сегодня мы с детьми логопедической подготовительной группой организовали экскурсию в кабинет медсестры детского сада. Дети поняли, что профессия медсестры очень нужная и ответственная профессия. Воспитатель: Ганиева Л.М.