Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Йомгаклау шөгыле / Итоговое открытое логопедическое занятие 28.05.2024

28 май көнне мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә йомгаклау шөгыле үтте. Балаларның белем күрсәткече яхшы. Сөйләм, танып белү үсеше өчен шөгыль вакытында уңай шартлар тудырылган иде. Балалар өчен шөгыль кызыклы булды.
28 мая было проведено итоговое открытое логопедическое занятие с воспитанниками подготовительной логопедической группы. Дети показали хороший уровень знаний. Для детей во время занятия были созданы благоприятные условия для развития речи, познавательной активности. Занятие получилось интересным, эффективным. -
#ЭкоЯз2024 / #ЭкоВесна2024 24.05.2024

ЭкоЯз2024 республика бәйгесенә кушылып, бүген без зурлар төркеме белән РТС бистәсендә урнашкан "Актаныш басмалары" паркының яр буенда җыештыру эшләре башкардык. Балалар бик тырышып эшләделәр, аларның эш сыйфатлары сокландыргыч булды. Шулай ук сулык яр буендагы күзәтүләр, әңгәмәләр аша алар сулыкларда яшәүче җәнлекләргә, су үсемлекләренә су буендагы җирлекнең чиста булы никадәр мөһим булуын аңладылар. Баларның Актанышлыларга мөрәҗәгате дә бар: "Әйдәгез Актанышыбызның табигатен саклыйк! Йөргән җиребездә чүпләрне калдырмыйк!"
Тәрбияче: Шәйхетдинова Г.Р.
Присоединяясь к республиканскому конкурсу #ЭкоВесна2024 сегодня мы с детьми старшей группы занимались уборкой вдоль набережной парка отдыха "Актаныш басмалары". Ребята трудились очень усердно с интузиазмом, свою работу выпонили очень качествено. По средствам наблюдений и беседы дети поняли насколько важна чистота на берегах водоемов для растений и животных, обитающих в них. У детей есть обращение к актанышцам: "Давайте сохраним природу родного края! Убирайте за собой мусор!"
Воспитатель: Шайхутдинова Г.Р. -
"Карга боткасы" 24.05.2024

"Каенкай" балалар бакчасы балалары бүген "Карга боткасы" бәйрәмендә булдылар. Иртән һава торышы җиләс булса да, балаларны кояш үзенең җылы нурлары белән каршылады. Бакчабыз янында гына булган зур мәйданда балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Иң беренче итеп, балалар төркемнәре белән түгәрәкләнеп утырып, үзләре алып килгән тәмлүшкәләрен иптәшләре белән бүлешә-бүлешә сыйландылар, рәхәтләнеп йөгерештеләр, туплар белән уйнадылар. Аннары инде бәйрәмебез ярыш уеннары белән дәвам итте: йомырка салынган кашыкны кабып йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, аркан тартыштылар. Азактан мәйдандагы чүпләрне җыештырып, пакетларга тутырып куйдык. Балалар бәйрәмне бик ошатып, канәгать булып, икенче елга да киләбезме дип, елмаешып, саубуллашып кайтып киттелэр.
Физик культура инструкторы: Шәйхетдинова Р.Ф. -
Бөтендөнья ташбака көне / Всемирный день черепах 23.05.2024

23 май Бөтендөнья ташбака көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янына Троль исемле ташбака кунакка килде. Балалар ташбаканы күзәттеләр, ашаттылар. Аннары алар Трольнең рәсемен ясадылар. Балаларга бик ошады.
Тәрбияче: Насрыева Л.Н.
23 мая Всемирный день черепах. В честь этого праздника в подготовительную группу в гости пришел черепаха Троль. Дети наблюдали за черепахой . А потом они нарисовали Тролли. Детям очень понравилось.
Воспитатель: Насрыева Л.Н. -
Аҗаган / Зарница 22.05.2024

"Каенкай" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Зарница"-"Аҗаган" патриотик- спорт уеннары булып узды. Уен маршировка, флаг алып керү, отрядларның үз-үзләре белән таныштыру, девизларын әйтүдән башланып китте. Һәр отряд билгеле бер план буенча хәрәкәт итеп, тугыз төр биремне үтәп, яшерен трофейны эзләп табып, штабка алып килеп тапшырды. Балалар уңышлы чыгышлары өчен истәлекле бүләкләр, шулай ук медальләр белән бүләкләнделәр. "Аҗаган" уенында Ләйсән Рәдиф кызы белән бергә ЮИД яшьләре дә балаларны үзләренең кызыклы биремнәре белән сынап карадылар, алар да буш кул килмәгәннәр, балаларга бүләккә кызыклы уеннар, эш дәфтәрләре һәм яктырткыч элементлары алып килгәннәр. Ярышлар бик оешкан рәвештә, мавыктыргыч һәм бик кызыклы булды. Балалар үзләренең бердәмлекләрен, җитезлекләрен, тирә-юньдә тиз ориентлаша белүләрен күрсәттеләр.
Тәрбияче: Шәйхетдинова Г.Р.
Физик культура инструкторы: Шәйхетдинова Р.Ф. -
ЭкоЯз2024 / ЭкоВесна2024 21.05.2024

#ЭкоЯз2024 #ЧистаСу
Бүген без зурлар логопед төркеме белән Экояз бәйгесенең соңгы биремен үтәдек. "Актаныш басмалары"нда сулык буен чүпләрдән арындырдык. Балалар бу эштә бик актив катнаштылар. Перчаткаларны да, чүп пакектларын да алдан хәзерләп алып килгәннәр иде. Табигатьне сакларга, якларга, тәрбияне үзебездән башларга өйрәндек без бу конкурс ярдәмендә.
#ЭкоВесна2024 #ЧистаяВода
Cегодня мы со старшей логопедической группой выполнили последнее задание конкурса Эковесна. Очистили пребрежную территорию "Актаныш басмалары" . Дети пришли подготовленными и активно работали. Благодаря этому конкурсу мы еще бережнее стали относиться к природе, любить и охранять её. -
ЭкоЯз2024 / ЭкоВесна2024 17.05.2024

#ЭкоЯз2024
Зурлар логопед төркеме тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячесе мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан, төрле киемнәр алып килеп "Ихлас гамәл" хәйрия фондына илтеп тапшырдылар
#ЭкоВесна2024
Воспитанники старшей логопедической группы отвезли много одежды нуждающимся в фонд поддержки "Ихлас гамәл" -
Логопед төркемнәренә кабул итү комиссиясе
16.05.2024

-
Гаилә көне / День семьи 15.05.2024

Логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүген 15 май - Гаилә көне турында сөйләштек. Нәрсә ул - гаилә? - соравына җавап бирдек,мәкальләрне искә төшердек. Һәр бала үз гаиләсе турында сөйләде.
Тәрбияче: Мирзаһитова Г.Р.
С детьми логопедической подготовительной к школе группы мы обсудили сегодня 15 мая - День семьи. Ответили на вопрос "Что такое семья!" , вспомнили пословицы.Каждый ребёнок рассказывал о своей семье.
Воспитатель: Мирзагитова Г.Р. -
Янгын сүндерүчеләрнең махсус өйрәнүләре узды 14.05.2024

Бүген "Каенкай" балалар бакчасында янгын сүндерүчеләрнең махсус өйрәнүләре узды. Очрашу барышында балаларга янгынны ничек булдырмый калу турында сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар янгын сүндерүчеләрнең киемнәре, жиhaзлары, машиналары белән таныштылар, янгын сүндерүчеләр ролендә дә булдылар. Янгын сүндерүче хезмәтенең бик җаваплы булуын аңладылар. Очрашу күңелле һәм шул ук вакытта бик файдалы үтте, балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды.






