Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Х хәрефе һәм авазын өйрәндек / Изучили букву и звук Х
22.11.2023
Мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлегендә Х хәрефе һәм авазын өйрәндек. Х хәрефенен дөрес әйтелешен иҗекләр, сүзләр язып ныгыттык.
На занятии обучения грамоте с детьми подготовительной логопедической группе изучили букву и звук Х. Закрепляли правильное произношение, писали с буквой Х слоги и слова.
Учитель-логопед: Набиева Ч.Д. -
Хисапчылар көне / День бухгалтера
21.11.2023
Беренче карашка, хисапчының һөнәре бик гади. Шул ук вакытта, бертуктаусыз отчетлар төзү, бихисап күп мәгълүматны башта саклау җиңел түгел. Саннарда өтерне ялгыш куйсаң, яки ике ноль урынына өчне язсаң, бәлагә тарыйсың. Шушы үзенчәлекләрне генә күздә тотканда да хисапчы һөнәре ихтирамга лаек. 21 ноябрь - бухгалтерлар көне уңаеннан, без төркемебезгә кунак итеп, шушы авыр һәм җаваплы һөнәрне сайлаган Габделхаева Светлана Александр кызын чакырдык. Ул балаларны хисапчы профессиясе белән танышытырды, балаларга төрле уеннар уйнатты, хисапчы һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар үзләре санак (калькулятор) белән санап карадылар, математик белемнәрен күрсәттеләр, Светлана Александр кызының кызыклы сорауларына җавап эзләделәр. Әңгәмәбез ахрында, без кунагыбызны һөнәри бәйрәме белән тәбрикләп, зурлар логопед төркеме исеменнән открытка тапшырдык. Балаларга да, Светлана Александр кызына да элеге очрашу бик ошады. Шушындый файдалы очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калдык. Зурлар логопед төркеме тәрбиячесе Кирамова Л.Р.
На первый взгляд, профессия бухгалтера кажется легкой. В то же время создание непрерывных отчетов не так просто. Если в числах ставишь запятую неправильно или пишешь три вместо двух нулей, то попадаешь в беду. И если учесть все эти особенности, то профессия бухгалтера заслуживает уважения. 21 ноября, в День бухгалтера, мы пригласили в гости Габдулхаеву Светлану Александровну, которая выбрала этот тяжелую профессию. Она ознакомилп детей с профессией бухгалтера, подготовила для детей различные игры , рассказывала об особенностях бухгалтерского труда. Дети сами подсчитывали на калькуляторе, показали свои математические знания, искали ответы на интересующие вопросы Светланы Александровны. В конце нашей беседы поздравили нашу гостью с профессиональным праздником и вручили открытку от имени взрослой логопедической группы. И детям и Светлане Александровне эта встреча очень понравилась.#Воспитатель старшей логопедической группы Кирамова Л.Р. -
"Савыт-сабалар" кибетенә экскурсия / Экскурсия в магазин "Посуда"
20.11.2023
20 ноябрь көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Савыт-сабалар" кибетенә экскурсияга бардык. Безне сатучы апа ачык йөз белән каршы алды. Без киштәләргә тезеп куелган савыт-сабаларны карадык, анда нинди генә савыт-сабалар юк, һәрберсе зәвык белән эшләнгән, аларның һәрберсенә бәя язылган, ярлыклар беркетелгән. Без савытларның нинди материаллардан ясалганын белдек. Безгә экскурсия бик ошады. Тәрбияче: Мирзагитова Г.Р.
Сегодня, 20 ноября, мы дети подготовительной к школе группы отправились в экскурсию в магазин "Посуда". В магазине нас встретила продавщица.Мы посмотрили посуду, расставленную по полочкам, каких только посуды там нет, каждая сделано со вкусом, к каждой приклеены этикетки с ценам. Мы узнали из какой материалов сделаны посуды. Нам очень понравилась экскурсия. Воспитатель: Мирзагитова Г.Р. -
Юл аварияләре корбаннарын искә алу көне
17.11.2023
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда юл аварияләре корбаннарын искә алу көнен билгелиләр. Бу көнне инде арада булмаганнарны, юл-транспорт вакыйгаларында югалткан якыннарны искә алалар. Безнең балалар бакчасында да "Сак булыгыз юлларда!" акциясе үтте. Барлык төркемнәр дә актив катнашты.
-
Кыш бабайның туган көне / День рождения Деда Мороза
17.11.2023
18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне! Кыш бабай белән Кар кызы бакчабызга кунакка килделәр. Балалар аларны шатланып каршы алдылар, "Ак калач" җырын җырлап котладылар!
18 ноября - день рождения Деда Мороза. В нашем саду дети поздравили Деда Мороза с праздником, спели песни!
Тәрбиячеләр: Закиржанова Л.Р., Башарова А.А. -
Гатарахманов Марс Марсель улы белән очрашу
16.11.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 16 ноябрь көнне махсус операциядә катнашып, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан Гатарахманов Марс Марсель улы белән очрашу үткәрде. Ул мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Исламлов Ирекнең әтисе. Орашу патриотик темага әңгәмә, җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Очрашу азагында бөтен ата-аналар, бакча хезмәткәрләре тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм тапшырылды. Марс Марсел улы аны хәрби операциядәге солдатларга алып барып җиткерәчәген әйтте. Очрашу бик җылы атмосферада үтте. Марс абый үз чиратында, Ирек йөргән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының һәрберсенә үзенең гаилә исеменнән күчтәнәчен тапшырды. Илләребез тынычланып , Марс абый белән сөенечле янәдән орашу насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Тәрбияче: Насрыева Л.Н. -
Логопедлар көне / День логопеда
14.11.2023
Бүген 14 нче ноябрь - логопедлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән логопед Набиева Чулпан Дилбәр кызын һөнәри бәйрәме белән котладык. Балалар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, иҗади уңышлар теләделәр.
Тәрбияче Ганиева Л.М.Сегодня, 14 ноября, отмечается день логопеда. В связи с этим мы с детьми логопедической подготовительной к школе группы поздравили с профессиональным праздником логопеда Набиеву Чулпан Дильбаровну. Дети выразили свои искренные пожелания и пожелали творческих успехов.
Воспитатель Ганиева Л.М. -
Бөтендөнья игелек һәм әдәплелек көне / Всемирный день добра и вежливости
13.11.2023
Бүген Бөтендөнья игелек һәм әдәплелек көне. Шушы уңайдан, без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән курчак театры уйнадык. "Йомры икмәк" әкиятен яңача сәхнәләштердек. Әкият геройларын игелеклелеккә һәм әдәплелеккә өйрәттек. Әйдәгез игелекле һәм әдәпле булыйк!
Тәрбияче: Вахитова Г.Х.
Сегодня Всемирный день добра и вежливости. По этому поводу, мы с детьми подготовительной к школе группы играли в кукольный театр. Обыграли сказку "Колобок" на новый лад. Учили героев сказки доброте и вежливости. Давайте будем добрыми и вежливыми!
Воспитатель: Вахитова Г.Х. -
Песнәкләр көне / Синичкин день
10.11.2023
12 ноябрь - Песнәкләр көне. Бу көнне орнитологлар җимлек эләргә һәм кышлаучы кошларны сыйларга кушалар. Аеш төркеме тәрбияләнүчеләре бүген песнәк турында күп мәгълүмат алдылар. Кәгазьдән матур кошлар һәм җимлек ясадылар.
12 ноября - Синичкин день! В этот день орнитологи рекомендуют вешать кормушки и раскладывать в них угощение для зимующих птиц. Сегодня воспитанники Аишевской группы узнали много интересного про синиц и изготовили из бумаги "кормушки" и красивых птичек. Воспитатель Тагирова Г. М.
-
“English art festival” конкурсы
09.11.2023
9 ноябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Гилметдинов Самат, Ханнанова Ясмин, Шарипова Диләрә, Шаязданова Раяна һәм Хабирова Зәлинә Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән “English art festival” конкурсында катнашып, лауреат булдылар Чын күңелдән, котлыйбыз! Молодцы!
Тәрбияче: Гилметдинова Г.Р.