Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Юлларда тәртип булсын" 08.12.2017

Бүген бездә кунакта юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Сатеова Р.З., имин булмаган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Багавиева Д.А. булды. Алар мәктәпкә әзерлек логопед һәм зурлар төркеме балалары катнашында "Юллар тәртип ярата" күңел ачу чарасы карадылар, үзләренең киңәшләре белән балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Алар тарафыннан бирелгән төсле китаплар, буяу китаплары, өстәл уеннары балаларның алган белемнәрен тагын да ныгыту, исләрендә калдыру өчен бик файдалы булыр.
-
"Әниләр көне"
05.12.2017
Әниләр көне уңаеннан, “Каенкай” балалар бакчасында, әниләр өчен Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” дигән спектакле сәхнәләштерелде. Сәхнә бизәлешенә, артистлар уйнавына югары бәя бирелде, коллективка иҗади уңышлар теләделәр.
-
Уен - төп шөгылебез 29.11.2017

Без уеннарны бик яратабыз. Сюжетлы –рольле уеннар уйныйбыз. “Шофёр”,”Өйле”,”КУрчак йоклатабыз”.
-
Котлыйбыз Сезне, Әниләр! 28.11.2017

Быелгы елны Әниләр бәйрәме бакчабызда үзенчәлекле төстә үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" театры куелды. Бу театр эчтәлеге буенча да, артистларның уйнау осталыгы буенча да Әниләребезнең күңеленә бик хуш килде. Бәйрәмебезгә, шулай ук, Ахлетдинов Әмирнең апасы матур биюләре белән, Булатова Алсу матур җырлары белән тагын да ямь бирде. Рәхмәт Сезгә, Әниләребез! Бәйрәм белән Сезне!
-
Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәндек 24.11.2017

Педагогик киңәшмәгә, район бакча мөдирләренә “Бүлмә гөлләрен тәрбияләү” темасына ачык эшчәнлек күрсәттек. Балалар гөлләр тәрбияләргә, гөлләрнең исемнәрен аера белергә өйрәнделәр. Балалар туфрак турында күзаллауларын киңәйттеләр, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнеш белән таныштылар.
-
Балалар бакчалары мөдирләренең район методик берләшмәсе булып узды 24.11.2017

"Экологик тәрбия бирүдә - проектлар" дигән тема астында узган РМО да педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатында ачык белем бирү эшчәнлекләре, мастер-класслар күрсәттеләр, презентация ярдәмендә үзләренең проектлары белән таныштырдылар. Шулай ук ата-аналар тарафыннан оештырылган "Тормыш калдыкларына - икенче тормыш" күргәзмәсе, "Экосумка", "Экобахила" акцияләре барышында әзерләнгән эш нәтиҗәләре белән таныштылар.
-
Чыныгып үсәбез 23.11.2017

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, безнең 1 кечкенәләр төркемендә системалы рәвештә чыныктыру чаралары үткәрелә.
-
Экологик тәрбия бирү 23.11.2017

Ясле төркеме ата-аналары белән балалар бакчасы күләмендә уздырылган “Көнкүреш калдыкларына икенче тормыш” акциясендә катнаштык.
-
"Беренче адымнар" 21.11.2017

Ата-аналар катнашында “Беренче адымнар” темасына ачык шөгыль бик күңелле узды. Шөгыльдә “Тылсым” мәктәп –бакчасының укытучы-логопеды да катнашты.
-
Ата-аналар белән семинар-практикум 15.11.2017

Логопедның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары өчен артикуляция, кулның вак моторикасын үстерү буенча семинар-практикум уздырылды.Ата-аналар каршында укытучы-логопед Нуртдинова Ф., тәрбиячеләр Ганиева Л., Мухаметова Л., рус теле тәрбиячесе Вахитова Г.,музыка җитәкчесе Гыйлфанова Айзилә чыгыш ясадылар.






