Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 114 воспитанников+7 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Всероссийский день бега Кросс Татарстана - 2017" 16.09.2017
Россия йөгерү көненә багышланган җиңел атлетика кроссында безнең балалар да, хезмәткәрләр дә актив катнаштылар. бездә тәрбияләнүче Салимова Мәрьям үз яшьләре арасында 3, Садертдинова Иркә - 1 урынга лаек булдылар. без аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Нәниләргә - гаилә белеме" 12.09.2017
Тәрбияче Вахитова Г.Х. Республикакүләм “Нәниләргә - гаилә белеме” иң яхшы дидактик уен эшкәртмәсе коннкурсында катнашып, “Иң яхшы сүзле уен” номинациясендә җиңү яулады,
Авторская игра воспитателя Вахитовой Г.Х. заняла 1 место на республиканском конкурсе на лучшую разработку дидактической игры «Семьеведение для малышей» в номинации «Лучшая словесная игра».
-
Көз турында сөйләшәбез 07.09.2017
2 кечкенәләр төркеме балалары белән бакчадагы көзге мул уңыш турында сөйләштек, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турындагы табышмакларга җавап таптык, шигырьләр сөйләдек һәм “Яшелчә бакчасында” уенын уйнадык.
-
Август конференциясе кысаларында 25.08.2017
Август конференциясе кысаларында уздырылган "Белем һәм тәрбия - иҗтимагый үсешнең аерылгысыз бер өлеше" темасындагы күргәзмәдә безнең балалар бакчасы лаеклы икенче урынга лаек булды.
-
Тәрбиячеләр - август киңәшмәсенең секция утырышында
14.08.2017
14 август көнне 2 нче балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары педагогларының секция утырышы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан Әхтәмова Айгөл Азат кызы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Иң яхшы авторлык дидактик уены" бәйгесендә 12 педагогыбыз үзләре иҗат иткән дидактик уеннары белән катнаштылар.
-
Для родителей
16.06.2017
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, балалар бакчасының эшчәнлеге вакытлыча 19 июньнән 31 июльгә кадәр туктатылып торыла. Балалар "Тылсым", "Кояшкай" балалар бакчаларында вакытлыча йөреп торачаклар. Сорауларыгыз булса, балалар бакчасы мөдиренә мөрәҗәгать итәргә.
Яңа балаларны кабул итү буенча 28,31 июльдә мөрәҗәгать итәргә.
-
Изге җиребез - Болгарда 03.06.2017
Без, «Каенкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре, бабаларыбыз яшәгән төбәккә, көчле һәм мәгърур Болгар музей-тыюлыгында экскурсиядә булдык. Рухыбыз үткәннәр белән тоташты. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар… Әйе, соңгы елларда борынгы Болгар жире яңарыш кичергән. Күп хатирәләрне үзләренә сеңдереп яткан харәбәләр, халкыбызның үлмәс рухына булган һәйкәлләргә әверелеп яңарып, матураеп торып басканнар. Болгар музей-тыюлыгында кабат торгызылган Ак мәчет, Көньяк мавзолей, Төньяк мавзолей, Кече манара, Ак пулат, Кара пулат, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек янында йөрдек. Болгарда күргәннәрне бернинди китапка да сыйдырып булмыйдыр. Анда туган уй-фикер, хис-тәэсирне күңел сыйдырса гына…
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2017
"Яшьлек" милли-мәдәни үзәк каршында 1 июнь - халыкара балаларны яклау көненә багышланган чарада безнең балалар да үзләренең җырга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм тамашасын да бик кызыксынып күзәттеләр.
-
Хуш, бакчам! 30.05.2017
Бүген бакчабызның иң сәләтле, иң уңган 37 баласы үзләренең тормышындагы иң кызыклы, иң күңелле чорын үз эченә алган балалар бакчасы белән саубуллашты. Аларга белем һәм тәрбия бирүдә үз өлешләрен керткән хезмәткәрләр, әти-әниләре, кунакка килгән мәктәп укытучылары хәерле юаллар, бәхетле киләчәк теләп, үз котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәхетле киләчәк Сезгә, балалар!
-
Г.Афзал укулары 18.05.2017
"Гамил Афзал укулары" VI республика фәнни-тикшеренү конференциясендә безнең балалар бакчасыннан 6 педагог (Нуртдинова Ф.Г., Ахтямова А.А., Вахитова Г.Х., Шайхутдинова Ч.Т., Шайхутдинова Г.Р., Насрыева Л.Н.) үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Нәтиҗәдә призлы 1 урынга безнең югары категорияле укытучы-логопед Нуртдинова Ф.Г. лаек булды.