Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Әти - син безнең горурлыгыбыз" 22.02.2018

“Әти- син безнең горурлыгыбыз” бәйрәм кичәсе узды. Кичәгә әтиләрне чакырдык.Әтиләр балалар белән бергә ярышларда катнаштылар, балалар башкаруында җырлар,шигырьләр тыңладылар, биюләр карадылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
-
Әтиләр белән ярыштык 22.02.2018

· Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләр бәйрәме – спорт бәйрәме үтте. Әтиләр спортта үзләрен сынадылар, ә балалар матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.
-
Укытучы-логопед белән - семинар-практикум 20.02.2018

”Сөйләмендә җитешсезлеге булган балаларны грамотага өйрәтү” темасына ата-аналарга чираттагы семинар-практикум уздырылды. Ата-аналар белән эшлекле сөйләшү уздырылды.
-
"Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең төбәкара этабы 20.02.2018

"Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең төбәкара этабы Минзәлә шәһәренең 11 нче балалар бакчасында узды. Анда Минзәлә, Әгерҗе, Мөслим районы тәрбиячеләре белән бергә безнең балалар бакчасыннан районда җиңү яулаган Ганиева Ләйсән Мәгъсумовна да уңышлы чыгыш ясады.
-
Логопед төркемендә - шигырь бәйрәме 16.02.2018

”Шигырь бәйрәме”ндә логопед төркеменә йөрүче балалар кимчелекле авазларның бетә бару уңышлары белән әти-әниләре каршында имтихан тоттылар.
-
Без дә үз өлешебезне керттек 15.02.2018

Балаларның сәламәтлекләрен саклау, ныгыту максатыннан балалар бакчасы күләмендә уздырылган “Безнең гаиләнең сәламәт яшәү рәвеше” дигән темадагы күргәзмәдә безнең ясле төркеме ата-аналары да актив катнаштылар, стенгазеталар ясадылар.
-
Әкиятләр яратабыз 13.02.2018

Безнең төркем балалары әкиятләрне яраталар. Һәр көнне буш вакытларда балалар үзләре яраткан, таныш әкиятләрне сөйләргә яраталар. Бүген дә без әкият иленә сәяхәт кылдык
-
“Моряклар, Мәче Мотроскинга ярдәмгә баралар"
08.02.2018
Балалар бакчасының физкультура инструкторы Ахтямова А.А. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Моряклар, Мәче Мотроскинга ярдәмгә баралар” педсовет өчен шөгыль күрсәтте. Уеннар, күнегүләр аша балаларда физкультура шөгыленә кызыксыну уятылды. Балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерелде.
-
"Мастер-класс" район бәйгесе
31.01.2018
"Иң яхшы мастер-класс" район бәйгесендә безнең балалар бакчасыннан Мухаметова Л.Р. ""Граттаж" алымы белән таныштыру" темасында мастер-класс күрсәтеп, беренче урынга лаек булды. Афәрин, Ләйсән Рәдифовна.
-
Район алдынгылар слеты/Районный слет передовиков 25.01.2018

Балалар бакчасы коллективы район үзәге балалар бакчалары арасында 2017 ел нәтиҗәләре буенча I урынга лаек булды. Алдагы елларда да коллективка иҗади уңышлар, зур тырышлык, яңа идеяләр юлдаш булсын!






