Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 114 воспитанников+7 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Әнием, назлыкаем, иркәм" 30.11.2016
-
Ата-аналар өчен - семинар 25.11.2016
Логопед төркеме ата-аналары белән семинар үткәрелде. Семинарны югары категорияле укытучы - логопед нуртдинова Ф.Г. үткәрде.
- "Сөйләм үсешендә - УМК" темасында педагогик киңәшмә узды. 25.11.2016
- "Иң яхшы ата-аналар почмагы" бәйгесе йомгаклары 24.11.2016
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 17.11.2016
База площадкасы кысаларында методик берләшмә утырышы 6 нчы балалар бакчасында узды. Тәҗрибә уртаклашу максатында сәнгати-эстетик үсеш буенча уртанчылар төркеме балалары белән Шайхетдинова Г.Р., логопед төркеменең мәктәпкә әзерлек төркемчәсе балалары белән Мухаметова Л.Р. ачык рәсем эшчәнлеге күрсәттеләр. Тәрбиячеләр белән, шулай ук, рәсемләү методикасы кабаттан искә төшерелде, үрнәк рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Сау булыгыз, кошкайлар! 08.11.2016
-
Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлылык, сак караш тәрбияләү максатында кошларны озату бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне тәрбиячеләре Шайхетдинова Гүзәл Роберт кызы белән бергә уртанчылар төркеме балалары үткәрде. Бәйрәмгә кунак булып Төлкекәй дә килгән иде. Балалар кошлар турында җырлар, җырлы-биюле уеннар башкардылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. кунак булып килгән башка төркем балалары да бәйрәм барышында актив катнаштылар.
-
Көз бәйрәме 03.11.2016
Балалар бакчасында зур әзерлек белән көзге уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмне зурлар төркеме балалары үткәрде. Бәйрәмгә башка төркем балалары белән бергә куян, бүре, Уңыш бабай, көз кызы Сөмбелә кунакка килде. Алар балалар белән бергә көз турында җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, төрле уеннар уйнадылар, балаларны тапкырлыкта сынадылар.
-
Балалар бакчаларының район методик берләшмәсе
28.10.2016
"ФГОС ны тормышка ашыру шартларында - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше" дигән темада район балалар бакчалары мөдирләренең район методик берләшмәсе булып узды. Семинар кысаларында 1 кечкенәләр төркеме балалары белән - Насрыева Л.Н., 2 кечкенәләр төркеме балалары белән - Нуриева З.Р., уртанчылар төркеме балалары белән - Вахитова Г.Х., мәктәпкә әзерлек А төркеме балалары белән - Идрисова Ф.М. лар ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Мәктәпкә сәяхәт 11.10.2016
Мәктәпкә әзерлек А, Б, логопед төркеме балалары Актаныш мәктәп - бакчада сәяхәттә булдылар. Мәктәп тормышы белән якыннан таныштылар.
-
Өлкәннәр - бездә кунакта 06.10.2016
Бүген хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булган өлкәннәребезне кунак иттек. Хезмәтләре өчен без аларга бик тә рәхмәтле. Сәламәтлек, бәхетле картлык телибез аларга.