Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Бакчабыз чәчәкләре / Цветы нашего сада
04.06.2024
Уртанчылар төркеме балалары бүген бакчабызның чәчәкләрен күзәттеләр, аларның матурлыгына сокландылар.
Воспитанники средней группы сегодня наблюдали за цветами нашего сада, восхищались их красотой.
-
Өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионаты
03.06.2024
Акыллы уеннар уйныйбыз, туган телне саклыйбыз!
1нче июнь көнне Казан шәһәрендә, республиканың 100 балалар бакчасында тормышка ашырылучы "Акыллы уеннар" программасының өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионаты булып узды.
Актаныш районы данын "Каенкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Әюпова Зилә, Гыйлметдинов Самат һәм Галимов Муса якладылар! Гыйлметдинов Самат үз номинациясендә өченче урын яулады! Балаларны, әти-әниләрен һәм балаларны әзерләгән өлкән тәрбияче Әюпова Айгөл Айдаш кызын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! -
Йомгаклау шөгыле / Итоговое открытое логопедическое занятие
28.05.2024
28 май көнне мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә йомгаклау шөгыле үтте. Балаларның белем күрсәткече яхшы. Сөйләм, танып белү үсеше өчен шөгыль вакытында уңай шартлар тудырылган иде. Балалар өчен шөгыль кызыклы булды.
28 мая было проведено итоговое открытое логопедическое занятие с воспитанниками подготовительной логопедической группы. Дети показали хороший уровень знаний. Для детей во время занятия были созданы благоприятные условия для развития речи, познавательной активности. Занятие получилось интересным, эффективным. -
#ЭкоЯз2024 / #ЭкоВесна2024
24.05.2024
ЭкоЯз2024 республика бәйгесенә кушылып, бүген без зурлар төркеме белән РТС бистәсендә урнашкан "Актаныш басмалары" паркының яр буенда җыештыру эшләре башкардык. Балалар бик тырышып эшләделәр, аларның эш сыйфатлары сокландыргыч булды. Шулай ук сулык яр буендагы күзәтүләр, әңгәмәләр аша алар сулыкларда яшәүче җәнлекләргә, су үсемлекләренә су буендагы җирлекнең чиста булы никадәр мөһим булуын аңладылар. Баларның Актанышлыларга мөрәҗәгате дә бар: "Әйдәгез Актанышыбызның табигатен саклыйк! Йөргән җиребездә чүпләрне калдырмыйк!"
Тәрбияче: Шәйхетдинова Г.Р.
Присоединяясь к республиканскому конкурсу #ЭкоВесна2024 сегодня мы с детьми старшей группы занимались уборкой вдоль набережной парка отдыха "Актаныш басмалары". Ребята трудились очень усердно с интузиазмом, свою работу выпонили очень качествено. По средствам наблюдений и беседы дети поняли насколько важна чистота на берегах водоемов для растений и животных, обитающих в них. У детей есть обращение к актанышцам: "Давайте сохраним природу родного края! Убирайте за собой мусор!"
Воспитатель: Шайхутдинова Г.Р. -
"Карга боткасы"
24.05.2024
"Каенкай" балалар бакчасы балалары бүген "Карга боткасы" бәйрәмендә булдылар. Иртән һава торышы җиләс булса да, балаларны кояш үзенең җылы нурлары белән каршылады. Бакчабыз янында гына булган зур мәйданда балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Иң беренче итеп, балалар төркемнәре белән түгәрәкләнеп утырып, үзләре алып килгән тәмлүшкәләрен иптәшләре белән бүлешә-бүлешә сыйландылар, рәхәтләнеп йөгерештеләр, туплар белән уйнадылар. Аннары инде бәйрәмебез ярыш уеннары белән дәвам итте: йомырка салынган кашыкны кабып йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, аркан тартыштылар. Азактан мәйдандагы чүпләрне җыештырып, пакетларга тутырып куйдык. Балалар бәйрәмне бик ошатып, канәгать булып, икенче елга да киләбезме дип, елмаешып, саубуллашып кайтып киттелэр.
Физик культура инструкторы: Шәйхетдинова Р.Ф. -
Бөтендөнья ташбака көне / Всемирный день черепах
23.05.2024
23 май Бөтендөнья ташбака көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янына Троль исемле ташбака кунакка килде. Балалар ташбаканы күзәттеләр, ашаттылар. Аннары алар Трольнең рәсемен ясадылар. Балаларга бик ошады.
Тәрбияче: Насрыева Л.Н.
23 мая Всемирный день черепах. В честь этого праздника в подготовительную группу в гости пришел черепаха Троль. Дети наблюдали за черепахой . А потом они нарисовали Тролли. Детям очень понравилось.
Воспитатель: Насрыева Л.Н. -
Аҗаган / Зарница
22.05.2024
"Каенкай" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Зарница"-"Аҗаган" патриотик- спорт уеннары булып узды. Уен маршировка, флаг алып керү, отрядларның үз-үзләре белән таныштыру, девизларын әйтүдән башланып китте. Һәр отряд билгеле бер план буенча хәрәкәт итеп, тугыз төр биремне үтәп, яшерен трофейны эзләп табып, штабка алып килеп тапшырды. Балалар уңышлы чыгышлары өчен истәлекле бүләкләр, шулай ук медальләр белән бүләкләнделәр. "Аҗаган" уенында Ләйсән Рәдиф кызы белән бергә ЮИД яшьләре дә балаларны үзләренең кызыклы биремнәре белән сынап карадылар, алар да буш кул килмәгәннәр, балаларга бүләккә кызыклы уеннар, эш дәфтәрләре һәм яктырткыч элементлары алып килгәннәр. Ярышлар бик оешкан рәвештә, мавыктыргыч һәм бик кызыклы булды. Балалар үзләренең бердәмлекләрен, җитезлекләрен, тирә-юньдә тиз ориентлаша белүләрен күрсәттеләр.
Тәрбияче: Шәйхетдинова Г.Р.
Физик культура инструкторы: Шәйхетдинова Р.Ф. -
ЭкоЯз2024 / ЭкоВесна2024
21.05.2024
#ЭкоЯз2024 #ЧистаСу
Бүген без зурлар логопед төркеме белән Экояз бәйгесенең соңгы биремен үтәдек. "Актаныш басмалары"нда сулык буен чүпләрдән арындырдык. Балалар бу эштә бик актив катнаштылар. Перчаткаларны да, чүп пакектларын да алдан хәзерләп алып килгәннәр иде. Табигатьне сакларга, якларга, тәрбияне үзебездән башларга өйрәндек без бу конкурс ярдәмендә.
#ЭкоВесна2024 #ЧистаяВода
Cегодня мы со старшей логопедической группой выполнили последнее задание конкурса Эковесна. Очистили пребрежную территорию "Актаныш басмалары" . Дети пришли подготовленными и активно работали. Благодаря этому конкурсу мы еще бережнее стали относиться к природе, любить и охранять её. -
ЭкоЯз2024 / ЭкоВесна2024
17.05.2024
#ЭкоЯз2024
Зурлар логопед төркеме тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячесе мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан, төрле киемнәр алып килеп "Ихлас гамәл" хәйрия фондына илтеп тапшырдылар
#ЭкоВесна2024
Воспитанники старшей логопедической группы отвезли много одежды нуждающимся в фонд поддержки "Ихлас гамәл" - Логопед төркемнәренә кабул итү комиссиясе 16.05.2024