Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
ЭКО - акция "Водорослям крышка!" 09.11.2023
Безнең 4 нче балалар бакчасы, 2023 елның октябрь ахырында, “Водорослям крышка!” экологик акциядә катнашты. Нинди акция соң бу? Һәр төркем, һәр бала, һәр ата-ана, ел буе пластик капкачлар җыйды. Җыелган капкачларны без Саратов өлкәсендәге пластик капкачлар җыю пунктына тапшырдык. Бу капкачлар эшкәртелүгә җибәрелә. Эшкәртелгән пластмаслар өчен бирелгән акчага кечкенә балыкчыклар сатып алына һәм Волга елгасына җибәрелә. Балык үз чиратында су үсемлекләрен ашый. Су чистара. Бөек Волгага безнең дә өлешебез булуга без бик шат!
Наш детский сад МБДОУ №4, в конце октябре 2023, участвовала в Экологической акции «Водорослям крышка!». Что это за акция? Всем детским садом, каждая группа, каждый ребёнок, каждый родитель, целый год собирали пластиковые крышки. Собранные крышки сдали в пункт сбора в Саратовской области. Эти крышки направляются на вторичную переработку. На вырученные средства закупаются и выпускаются в Волгу мальки растительноядных видов рыб. Рыбы в свою очередь кушают водоросли. И Волга становится чистой. Мы очень рады, что есть и наша частичка в помощи великой реке Волге.
-
Кошлар озату/Проводы птиц в тёплые края 23.10.2023
Инде көз дә килеп җитте. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр , урман кырлар бушап калды, яңгырлар еш ява. Күчмә кошларыбызның да җылы якка китәр вакытлары җитте. Тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы уртанчылар төркеме белән, кошларны озату бәйрәмен үткәрде. Кошларга багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, уеннар уйналды. Аларга озын юллар телибез, имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап мәйданчыкларда элеп куярбыз. Җимнәр салып торырбыз, алга таба да кошларны яратырбыз, сакларбыз.
Наступила осень. Леса опустели, часто идут дожди. Настало время, когда и наши перелётные птицы отправятся в теплую края. Воспитательница Габдрахманова Эльмира Ришатовна вместе со средней группой провела праздник проводов птиц. Были исполнены песни, игры, посвященные птицам. Желаем птицам долгих дорог, ждем возвращения к нам. А птицам, зимующие у нас, желаем, чтобы они благополучно провели холодные зимы. Им изготовим кормушки и повесим на площадках. Будем и дальше любить и беречь птиц.
-
Ә сез сәламәт туклану турында ниләр беләсез?/А что вы знаете о здоровом питании? 16.10.2023
16 октябрь - Бөтендөнья сәламәт туклану көне, ул һәр кешене, үзенең сәламәтлеге һәм көн саен туклану рационы турында, уйланырга чакыра. Зурлар төркеме дә читтә калмады, бу көнне кызыклы һәм файдалы үткәрделәр. Тәрбияче Садыкова Рәйлә Ренат кызы белән сәламәт һәм файдалы ризык турында сөйләштеләр, төрле уеннар аша белемнәрен ныгыттылар .
16 октября - Всемирный день здорового питания, который призывает каждого человека задуматься о своем здоровье и ежедневном рационе питания. Воспитанники старшей группы не остались в стороне и провели этот день интересно и познавательно. Вместе с воспитателем Садыковой Р.Р. беседовали о здоровой и полезной пище, после закрепили все знания интересными, познавательными играми.
-
"Өлкәннәр көне" 06.10.2023
Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәм белән сезне! Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
" Кросс Татарстана - 2023" / “Татарстан кроссы - 2023” 21.09.2023
“Милләтләр кроссы - 2023” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында 21 сентябрьдә Актаныш районында “Татарстан кроссы - 2023” республика массакүләм ярышлары узды. Безнең садикта тәрбияләнуче балаларда актив катнашты. Мактаулы 3 урынны мәктәпкә әзерлек төркеменнән Салихова Мәрьям, Султанов Әмир, Нуруллин Самир яулады.
В рамках Всероссийского дня бега «Кросс наций - 2023» 21 сентября в Актанышском районе прошли республиканские массовые соревнования «Кросс Татарстана - 2023». И воспитанники нашего детского сада приняли активное участие . Ребята, подготовительной к школе группы, Салихова Марьям, Султанов Амир, Нуруллин Самир заняли 3 место.
-
"Актаныш -информ" да кунакта 21.09.2023
"Актаныш - информ"ның турыдан-туры эфирында махсус кунак булып бакчабызның мөдире Әгъләмова Миләүшә Васил кызы катнашты. Интервьюда , "Укытучы һәм остаз" елы уңаеннан үткәрелгән рубрикада, бугенге көнгә кагылышлы булган актуаль темалар һәм бакчабызның төп юнәлеше булып торган - экологик тәрбия турында да әңгәмә алып барылды. Интервьюның тулы эфирын "Актаныш-информ"ның ВК һәм Телеграмм сайтларында карарга була.
В прямом эфире "Актаныш - информ" в качестве специального гостя приняла участие наша заведующая детским садом Аглямова Миляуша Василевна. В интервью, в рубрике, посвященной Году "Учитель и наставник", шла беседа об актуальных темах, касающихся сегодняшнего дня, и об экологическом воспитании нашего сада. Полный эфир с интервью можно посмотреть на сайтах ВК и Телеграмм «Актаныш-информ».
-
Белем көне / День знаний. 01.09.2023
Балалар бакчасында Белем көне искиткеч һәм матур бәйрәм. Балалар тормышындагы яңа полоса: әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, мавыктыргыч шөгыльләр, әңгәмәләр, бәйрәмнәр башлана. Бу көнне балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларга чын бәйрәм ясадылар. Шулай күңелле, кызыклы итеп балалар бакчасында яңа уку елы башланып китте. Барыгызны да - ата-аналарны, балаларны, педагогларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Бу көн, яңа уку елын ача. Ул мавыктыргыч, кызыклы булсын! Яңа белемнәр, ачышлар һәм яңа дуслар китерсен!
В детском саду День знаний прекрасный и красивый праздник. Новая полоса в жизни детей: лучше узнать окружающий мир, научиться чему-то, начинаются увлекательные занятия, беседы, праздники. В этот день в детском саду воспитатели провели настоящий праздник для детей. Так весело, интересно, в детском саду начался новый учебный год. Поздравляем всех - родителей, детей, педагогов с этим праздником! Этот день открывает новый учебный год. Пусть она будет увлекательной, интересной! Пусть приносят новые знания, открытия и новые друзья!
-
Дәүләт флагы көне/ День российского флага 22.08.2023
Ел саен 22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да Россия флагы көненә багышланган чара узды. Бәйрәм көне уңаеннан балалар белән “Россия флагы”, “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Мин – Россия өлеше” дип аталган әңгәмәләр, “Төп шәһәр”, “Безнең флагны танып бел”, “Флагны җый”, “Россия Федерациясе флагын тап” дигән дидактик уеннар узды. Алар флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырыга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадыр.
Ежегодно 22 августа в России отмечается День Государственного флага. И в нашем детском саду прошло мероприятие, посвященное Дню российского флага. По случаю праздничного дня прошли беседы с детьми “Флаг России”, “Белый, синий, красный”, “Я – часть России”, играли в дидактические игры “Главный город”, “Узнай наш флаг”, “Собери флаг”, “Найди флаг Российской Федерации”. Они научились распознавать флаги, различать государственную символику, с большим интересом рисовали российский флаг.
-
Район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләрнең секция утырышы 18.08.2023
Буген, ягъни 18 август көнне, 4 нче санлы балалар бакчасында район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләрнең районкуләм август киңәшмәсе узды. 2022 -2023 нче уку елына балалар бакчаларының эшчәнлегенә Хисматуллина Л.Ф. анализ ясады. Мәгариф идарәсе педагогларның һөнәри усеше буенча методисты Галиева И. И. 2022 елда уткәрелгән педагогик аттестация нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады, коллективны югары эш нәтиҗәсенә ирештерер өчен, мөдирләргә өлкән тәрбияче Максутова Л.Р. мавыктыргыч тренинг үткәрде. Ә инде Нургалиева Й.С. балалар бакчасында ике теллелек буенча грантлар оту ысуллары белән таныштырды. Һәм киңәшмә ахырында район мәгариф идарәсе методисты Хасанова Н. Н. җитәкчелегендә киләсе уку елына планнар куелды.
Сегодня, 18 августа, в детском саду № 4 прошло районное августовское совещание заведующих детскими садами и старших воспитателей. Хисматуллина Л. Ф. сделала анализ по деятельности детских садов на 2022-2023 учебный год, методист Управления образования по профессиональному развитию педагогов Галеева И. И. выступила по итогам, проведенной в 2022 году, педагогической аттестации, старший воспитатель Максутова Л. Р. провела для заведующих увлекательный тренинг с целью достижения высоких результатов работы коллектива. Ещё Нургалиева Ю.С. познакомила с методами выигрыша грантов как билингвальный садик. И в конце заседания методистом районного управления образования Хасановой Н.Н. были поставлены планы и задачи на следующий учебный год.
-
Мин асфальтта рәсем ясыйм... / Я рисую на асфальте... 20.07.2023
Төсле акбурлар белән,
Асфальтта рәсем ясыйм.
Кояш, күк йөзе, болытлар
Өй һәм зур салават купере...
20 июльдә безнең балалар бакчасында һәр елны 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне үткәрелде. Бу көнне балалар өчен асфальт иҗат һәм хыял өчен зур полотнога әйләнде. Асфальтта рәсем ясау - урамда йөргәндә балалар өчен күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗади һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, өстәвенә, кәгазьдә түгел, ә асфальтта - кечкенә рәссамнар өчен бәхет. Төсле акбур белән коралланып, яшь рәссамнар зур теләк, шатлык һәм соклану белән асфальтта үзләренең "шедеврларын" иҗат итәләр. Бик тиз арада асфальт балаларның кабатланмас образлар мозаикасына әверелде: йортлар, чәчәкле алан, диңгез һәм балыклар. Гадәти булмаган бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
20 июля в нашем детском саду прошел День рисования на асфальте, который отмечается ежегодно 16 июля. В этот день асфальт для детворы стал большим полотном для творчества и воображения. Рисование на асфальте - это не только веселое занятие для ребят на улице во время прогулки, но и творческое, и познание окружающего мира. Рисовать цветными мелками, да еще не на бумаге, а на асфальте — это счастье для маленьких художников. Вооружившись цветными мелками, юные художники с огромным желанием, радостью и восторгом творили свои «шедевры» на асфальте. И вскоре асфальт превратился в мозаику неповторимых образов, созданных воспитанниками солнышко и облака, дома и цветочная полянка, море и рыбки. Необычный праздник подарил всем участникам массу положительных эмоций.