Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә" 16.02.2026

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Без дә балалар бакчасында М. Җәлил иҗатын яратып өйрәнәбез. Шигырьләрен тыңлыйбыз, яттан сөйлибез, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек һәм уртанчылар төркеме балалары М. Җәлил иҗаты, аның тормыш юлы белән якыннан таныштылар. Матур шигырьләрен укыдылар.
-
"Яшь белгеч + остаз"/ "Молодой педагог + наставник" 06.02.2026

6 нчы февраль көнне районыбызда, 4 нче балалар бакчасында, Республикакүләм "Яшь белгеч + остаз" бәйгесе үтте. Әлеге конкурс мәгариф учреждениеләре арасында яшь белгечләр, остазларның эш тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, яшь белгечләрдә уңай һөнәри мотивация булдыру максатыннан үткәрелде. Бәйгедә 11 пар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Әлеге конкурс 2 этапта үтте:
1 этап (онлайн) – гаризалар кабул итү, яшь педагог һәм остазның үзләре белән якыннан таныштыруы (визитка) һәм үзара интервьюны үз эченә алды.2 этап – безнең балалар бакчасында үтте. Ул “Буыннар бәйләнеше” дип аталды. Педагог- остаз, белем бирү процессын оештыруда үз тәҗрибәсеннән чыгып яшь педагог белән уртак мастер-класс күрсәтелде.
Бәйгедә берсеннән-берсе кызыклы «Мастер-класс»лар күрсәтелде. Һәр катнашучы үзенең педагогик тәҗрибәләреннән чыгып яңа технологияләр, методик алымнар, үзләренең эш стилен күрсәттеләр.
Катнашучылар истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Йолдызлык - 2026" 23.01.2026

"Йолдызлык - 2026"
23 гыйнвар көнне, бакчабызда "Йолдызлар" бәйрәме булды. Кечкенә җырчылар, биючеләр, шигырь сөюче нәниләр, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Берсеннән-берсе матур номерлар белән килгән кунакларны сөендерделәр алар.
Алда да зур җиңүләр теләп калабыз! -
23 октябрь көнне Халыкара Ак Барс көне 24.11.2025

23 октябрь көнне Халыкара Ак Барс көне билгеләп үтелә! 2 нче төркемдәге балалар бүген Ак барс белән якыннан таныштылар. Аның белән уеннар уйнадылар, Ак барсны матур итеп буяп күргәзмә тактасына элделэр.
23 октября отмечается Международный день Ак Барса! Дети 2 группы сегодня познакомились с Ак Барсом поближе. С ним играли в игры, красиво раскрасили Белого Барса и повесили на выставочную доску.
-
« Көзге фантазия» / "Осенняя фантазия" 24.10.2025

Бакчабызда матур « Көзге фантазия» темасына күргәзмә узды. Күргәзмәдә әти-әниләр катнашты. Һәрбер төркемнең үзенең темасы бар иде. 2 нче кечкенәләр - "Көз һәм балалар", уртанчылар төркеме - "Урмандагы аланда, тәмле гөмбәләр үсә", зурлар төркеме - "Икмәк кадере", мәктәпкә әзерлек төркеме - "Көзге эшләпә" темаларын сайлап алганнар. Әти-әниләргә күргәзмәдә катнашкан өчен зур рәхмәт!
В нашем саду прошла выставка на тему « Осенняя фантазия». В выставке приняли участие родители. У каждой группы была своя тема. 2 - я младшая группа выбрала тему "Осень и дети", средняя группа - "На поляне в лесу, растут вкусные грибы", старшая группа - "Хлеб всему голова!", подготовительная группа к школе - "Осенняя шляпка". Большое спасибо родителям за участие в выставке!
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне! 20.10.2025

20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне!
Без чын күңелдән балалар бакчасында эшләгән пешекчеләрне котлыйбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән! Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз!!!
Пешекчеләрнең дә бар бит
Һөнәри бәйрәмнәре,
“Повар” була урысчасы,
“Тәмле һөнәр” иясе!
-
"Сау булыгыз, кошкайлар!" 10.10.2025

Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җылы якка
Күлдәге кошлар китте.
Бакчабызның нәниләре белән сайрар-кошларны җылы якка озаттык. Кошлар безнең кечкенә дусларыбыз. Аларсыз бик күңелсез. Балалар белән көзге табигать, аның үзгәрешләре, кошлар турындагы белемнәрен ныгыттык. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлылык, сак караш турында сөйләштек. Бәйрәм иртәсе күңңелле җырлар, матур шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
Күңелле ярминкә"/"Весёлая ярмарка" 09.10.2025

Көзге "Күңелле ярминкә", гадәттәгечә, безнең балалар бакчасында узды. Өстәлләр рус мәдәниятенең халык традицияләрен саклап бизәлгән иде. Ярминкә кунакларын халык костюмнары кигән шаян скоморохлар, балалар һәм тәрбиячеләр каршы алды, күңелле музыка яңгырады - болар барысы да бәйрәм һәм күңел ачу рухы тудырды. Балалар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, халык уеннары уйнадылар.
Көзге ярминкә бик күңелле узды, балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр алды.Осенняя «Веселая ярмарка» прошла, уже традиционно, в нашем детском саду. Столы были оформлены с соблюдением народных традиций русской культуры. Всех гостей ярмарки встречали весёлые Скоморохи, дети и воспитатели в народных костюмах, звучала веселая музыка – все это создавало атмосферу праздника и веселья. Дети пели песни, водили хороводы и играли в народные игры.
Осенняя ярмарка прошла очень весело, дети и родители получили позитивные эмоции.
-
"Водорослям крышка" акция 08.10.2025

! ! ! Бездә АКЦИЯ ! ! !
4 нче балалар бакчасы Башкортстанның зоозащитниклар организациясы белән берлектә "Водорослям крышка" дигән акция игълан итә.
-
Өлкәннәребез "Әтәчкәйдә" кунакта. 05.10.2025

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Озак еллар безнең балалар бакчасында хезмәт иткән, яраткан, хөрмәт иткән Өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Аларны бәйрәм белән котлап Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм иртәсе күрсәтте. Бәйрәм җылы сүзләр, җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, бәхетләрнең олысын теләп калабыз. Сезнең белән күрешү - зур бәхет. Сез булганда бакчабыз тарихы югалмас. Яшь буынга биргән киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә!
















