Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 107 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Личный прием граждан 31.05.2026
Личный прием граждан
- Единый приемный день граждан начальником МКУ "Управление образования" - каждый вторник с 14.00 часов.
Телефон (88555)23 -44-70
- Единый приемный день граждан заведующим МБДОУ «Детский сад № 4 с.Актаныш» - каждый вторник с 14.00 часов.
Телефон (88555) 23 -19-28
-
"Җәй җимеше - кыш хәзинәсе" / "Плоды лета — сокровища зимы" 23.09.2025
Без кәрзиннәр алабыз,
Бергәләп җыр җырлыйбыз.
Мул уңышны җыябыз,
Кышка дип әзерлибез.
Әнә кабак түтәле,
Нинди зурлар күр әле.
Борчак, фасоль, чөгендер.
Тиз җыеп кына өлгер!
Зурлар төркеме балалары узләре карап үстергән түтәлләрдән уңыш җыйдылар. Ташкабак, чөгендер, фасоль бу елны бик мулдан булды. Балаларның җәй буе эшләгән эшләре, хезмәте күренә. Яшелчәләрне бакчабызның ашханәсенә тапшырдылар алар. Тәрбиячеләре Эльвира Илгиз кызы, уңышны кышка әзерләү, аларны саклау, аларның файдасы турында балалар белән әңгәмә үткәрде.
Старшая группа собрала урожай с грядок, на которых они сами выращивали. Кабачки, свекла и фасоль в этом году были в изобилии. Видны работы, труд детей в течение всего лета. Овощи они сдали в столовую нашего сада. Воспитательница Эльвира Ильгизовна провела беседу с детьми о подготовке урожая к зиме, об их сохранении, об их пользе.
-
"Тәмле Ярминкә" / "Вкусная Ярмарка" 17.09.2025
Ярминкә җитте, белдегезме
Килде ярминкә даулап,
Килде ярминкә шаулап,
Бәхет, муллыклар яулап!
Бүген бакчабызда бик күңелле чара үтте - "Тәмле Ярминкә". Көз үзенең мул уңышлары белән сөендерде. Балалар бакчасы тирәсе зур ярминкә мәйданына әйләнде. Әти-әниләр көче белән бик мул, матур сәүдә үзәкләре булдырылды. Ярминкә җыр- биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Катнашкан барлык әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, балаларга бик зур рәхмәт!
Сегодня в нашем саду прошло очень интересное мероприятие - "Вкусная ярмарка". Осень порадовала своими богатыми урожаями. Территория вокруг детского сада превратилась в большую ярмарочную площадь. Усилиями родителей было создано множество красивых торговых столиков. Ярмарка сопровождалась песнями, танцами, красивыми стихами. Огромное спасибо всем присутствующим родителям, воспитателям, детям!
-
1 сентябрь - Белем көне!/1 сентября - День знаний! 01.09.2025
1 сентябрь - Белем көне! Уку йортларында, мәктәпләрдә генә түгел, нәниләр дә белем көнен көтеп ала! Балалар бакчасында да белем көне билгеләп үтелә. Белем көнендә балаларга яңадан-яңа уңышлар, кызыклы ачышлар, яңа танышулар, күп энергия һәм сәламәтлек теләп калабыз! Тәрбия өлкәсендә эшләгән апаларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елы күп җиңүләр алып килсен!
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2025
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора.
Безнең балалар бакчасында балалар өчен китаплар бик күп. Без һәрдаим китаплар укырга,аларның рәсемнәрен карарга яратабыз.Китап укуга кызыксыну,сакчыл караш кече яшьтән үк тәрбияләнә.
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2025
1 апрель – Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да “Язны котлап сайрый кошлар” дигән чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - балаларда кошлар турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирү, кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. Әлеге әңгәмәләр балаларда кошларга карата гына түгел, ә барлык тереклек ияләренә карата да мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Табигатьне яратырга, чиста тотарга, кошларны җәнлекләрне сакларга өнди.
Яз җитү белән, кошлар кайта; күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек, аларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
Республикакүләм конкурс “ Без Тукайлы бүгендә”. 27.03.2025
Конкурс!
Г. Тукайның туган көненә багышланган республикакүләм конкурс «Без Тукайлы бүген дә » игълан ителде.
Конкурста катнашучылар:
- балалар (5-7 лет)
- 1 нче класс укучылары
- балалар бакчасы педагоглары.
Конкурсның номинацияләре:
- Әсәрләр номинациясе. (Бәйгегә Габдулла Тукай иҗат иткән бер әсәрне сайлап алып, аны бүгенге көн күзлегеннән чыгып, үзгәртеп, заманчалаштырып язарга кирәк.)
- Видеоролик / фильм номинациясе. (Габдулла Тукай иҗат иткән бер әсәрне сайлап алып, бүгенге көн күзлегеннән чыгып, үзгәртеп, заманчалаштырып, аның буенча видеоролик яки фильм төшерергә кирәк.)
- Поделкалар (Г.Тукайның әсәрләре буенча(сюжет)).Үткәрү вакыты: 27 марттан 18 апрель 2025 ел.
Внимание конкурс!
Стартует республиканский конкурс «Без Тукайлы бүген дә », посвященный дню рождения писателя.
В конкурсе принимают участие:
- воспитанники ДОУ (5-7 лет)
- учащиеся 1 - х классов
- педагоги ДОУ.
Номинации конкурса:
- Произведения. (выбрать одно произведение Габдуллы Тукая и написать его с точки зрения сегодняшнего дня, переделав и модернизировав.)
- Видеоролик/фильм. (выбрать одно произведение Габдуллы Тукая, переделать, осовременить его с точки зрения сегодняшнего дня и снять по нему видеоролик или фильм.)
- Декоративно-прикладное творчество (поделки).(по произведениям Габдуллы Тукая (сюжет).Сроки и порядок проведения: с 27 марта по 18 апреля 2025 года.
-
Балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2025
Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме!
Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Без дә Нәүрүз бәйрәмен көтеп алабыз. Балалар белән язны каршылыйбыз. Бүген уртанчылар төркеме балалары, тәрбияче Гөлчәчәк Тимерҗан кызы, музыка җитәкчесе Ирина Ригель кызы белән бик матур бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм күңелле җырлар, матур шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә, Аюкай һәм Убырлы карчык кунакка килделәр. Үзләренең күңелле уеннары белән балаларның күңелләрен күрделәр. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!!
-
Экологический праздник «День дикой природы» / Бөтендөнья «Кыргый табигать көне» экологик бәйрәм. 03.03.2025
Март башында “Бөтендөнья кыргый табигать көне” билгеләп үтелә. Әлеге көн кешеләр кыргый табигать турында онытмасыннар, аңы сакласыннар һәм кирәклеген истә тотсыннар өчен үткәрелә. Безнең балалар бакчасында барлык төркем педагоглары тарафыннан тәрбияләнүчеләр өчен тематик әңгәмәләр үткәрелде, презентацияләр күрсәтелде. Балалар кыргый табигатькә нәрсә каравын искә төшерделәр, Кызыл китап турында, браконьерларның кем икәнен һәм әлбәттә, табигать сакчылары турында белделәр. Бу көнне без балаларның игътибарын кыргый табигатьтәге проблемаларга юнәлтергә тырыштык. Тәрбияләнүчеләр бу көнне күп яңалыклар белделәр һәм үзләренең сүзлек запасын киңәйттеләр. Үсеп килүче буын табигатьнең безнең уртак йортыбыз булуын һәрвакыт истә тотар дип ышанабыз!
В начале марта отмечается” Всемирный день дикой природы". Этот день проводится для того, чтобы люди не забывали о дикой природе, сохраняли сознание и помнили о необходимости. В нашем детском саду педагогами всех групп были проведены тематические беседы для воспитанников, показаны презентации. Дети вспомнили, что они смотрят на дикую природу, узнали о Красной книге, Кто такие браконьеры и, конечно же, о защитниках природы. В этот день мы постарались привлечь внимание детей к проблемам дикой природы и воспитанники узнали много нового и расширили свой словарный запас. Мы надеемся, что подрастающее поколение всегда будет помнить, что природа-наш общий дом!
-
Заседание РМО воспитателей ДОУ района /Балалар бакчалары тәрбиячеләре методик берләшмә утырышы 27.02.2025
Бүген бакчабызда район балалар бакчалары тәрбиячеләре чираттагы методик берләшмә утырышына җыелдылар."Сказкотерапия в современном мире" темасында узган утырышта Ардуанова Г.Т., Габдрахманова Э.Р., Ибнеева Р.Р., Галиева А.Р. балалар белән ачык шөгыльләр күрсәтте, Арсланова Г.М. "Игелек эшлә" дигән темага тренинг үткәрде һәм Бадертдинова И.Р., яңа алым - иммерсив технологиясын кулланып, "Иммерсив театр балалар белән" дегән темага мастер класс күрсәтте.
Сегодня в нашем ДОУ прошло очередное заседание методического объединения воспитателей ДОУ района. В рамках работы РМО "Сказкотерапия в современном мире" педагоги Ардуанова Г.Т., Габдрахманова Э.Р., Ибнеева Р.Р., Галиева А.Р. показали открытые занятия, Арсланова Г.М. провела тренинг "Делай добро" и музыкальный руководитель Бадертдинова И.Р. показала мастер класс с инновационной технологией "Иммерсивный театр для дошкольников".