Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Агач утырту көне 26.04.2019

#ЭКОяз2019 акциясе кысаларында, бердәм агач утырту көнендә 8 класс укучылары урманда нарат агачлары утырту өмәсендә катнашалар. Шулай ук мәктәп коллективы, Әтәс авылы юл читендәге усак полосасын чистарту-агартуда да үз өлешен кертте.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай! 26.04.2019

Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан мәктәп күләмендә шигырь бәйрәме үтте.
-
"Чиксез балачак"конкурсы нәтиҗәләре 26.04.2019

«Чиксез балачак» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 3 класс укучысы Галиева Л.- 3 урын ( укытучысыГарданова З.М.), 4 класс укучысы Зиннурова К.- 3 урын (укытучысы Мирзаянова Р.М.), 5 класс укучысы Хуҗина Н. -3 урын (Галиева Л.И), Хабибуллина А. "Давайте жить, и с природою дружить" проект номинациясендә 2 урын, "Мин горурланам" эссе конкурсының "Минем гаиләм-минем горурлыгым" номинациясендә 1 урын (укытучысы Хабибуллина С.Г.) лаек булдылар.
-
Актанышта Тукайны искә алдылар 26.04.2019

26 апрель көнне Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан зурлап искә алу бәйрәм чарасы уздырылды. Г.Тукай һәйкәле каршында оештырылган чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов, “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзаләре, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Безнең мәктәп директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче әлеге чарада катнашты. Габдулла Тукай һәйкәленә тере чәчәкләр салынды.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмә 25.04.2019

Мәктәптә Г.Тукай иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.
-
Сочинение язу бәйгесе 24.04.2019

24 нче апрель көнне район үзәгендә 8 нче класс укучылары арасында рус теле фәненнән БДИ сочинениеләре язу буенча бәйге үткәрелде. Анда Галиева А. катнашты.
-
Здоровое утро с РДШ 24.04.2019

Наша школа активно участвует в акции "Здоровое утро с РДШ". Учащиеся каждое утро делают гимнастику на свежем воздухе.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе 22.04.2019

22 апрель көнне 1-11 сыйныф укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды. Безнең мәктәптән Газиева А., Ганиева Н., Муллаянова Т., Шәмсетдинов Р. катнашты. Муллаянова Т.- 3 урын, Шәмсетдинов Р.- урынга лаек булды. Укытучылары: Мирзаянова Р.М., Галиева Л.И.
-
Язгы өмә 20.04.2019
Районыбызда 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр чисталык 2 айлыгы башланып китте. Шул уңайдан 20 нче апрель көнне тирә-якны чистарту өмәсе уздырылды. Мәктәп коллективы да бу эштән читтә калмады. Барлык укучылар тирә-ягыбызны чистарту эшендә үз өлешен кертте. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. -
Җәйге спорт сезоны ачылды 19.04.2019

19 апрель көнне Актанышта быелгы җәйге спорт сезоны Фирая Солтанова - Жданова Кубогына үткәрелгән җиңел атлетика буенча эстафета белән башланып китте. Әлеге ярышта безнең мәктәп йөгерешчеләре җыелма командасы катнашып, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2 урынга лаек булды. Зур җиңүләре белән команданы һәм аларның остазы Хабибуллин А.Д. котлыйбыз!










