Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Республикакүләм интернет-олимпиада 01.10.20195 нче октябрь көнне Sakla сайтында 5-6 класс укучылары өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча интернет-олимпиада уза. Шул уңайдан укучыларны регистрация үткәрү процессы бара.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 30.09.2019
"Алтын көз" кроссында катнашып, зур җиңүләр яулаган укучыларга Фирдәвис Шәемов фотосы төшерелгән бик үзенчәлекле дипломнарны, медальләр белән бергә, ияләренә Ф.Шәемов үзе тапшырды.
-
"Алтын көз" кроссы 29.09.2019
Фирдәвис Шәемов призына 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кросс быел да йөгерешчеләрне район үзәгенә җыйды. Җиңүче командага тапшырылып килүче күчмә кубокны, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, янәдән безнең Әтәс мәктәбе командасы яулады. Шул рәвешле безнең уучылар 2нчеел рәттән җиңел атлетика буенча үзәренең иң көчле команда икәнен исбат итүгә иреште. Остазлары Айдар Дамир улын һәм команданы зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Чаллы шәһәрендә төбәкара семинар 26.09.2019
26 сентябрь көнне районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Яр Чаллы шәһәренең 35 мәктәп базасында семинарда катнаштылар. Семинар темасы: "Единая методика социально-психологического тестирования (ЕМ СПТ) : особенности методики и возможности ее использования". Безнең мәктәптән әлеге семинарда Галиева Л.И катнашты.
-
Фән олимпиадалары 25.09.2019
Фән буенча үткәрелә торган олимпиадалар – укучыларның белемен тикшерүнең бер төре. 23нче сентябрь көнне Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Иң беренче булып график нигезендә информатикадан үтте бу бәйге. Әлеге бәйгедә укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
“Игътибар-балалар!» операциясе 24.09.2019
Сентябрь аенда республикада һәм район эчендә ГИБДД катнашында “Игътибар-балалар!» операциясе бара. Балалар һәм яшүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итү, алар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 24 нче сентябрь көнне, 1-4 класс укучылары белән “ Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Зимфира, Рәмилә апалары балаларга юл да сак булу, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында аңлатты. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәр уен-ярышта тикшерелде.
-
Математика фәненнән вебинар 24.09.2019
24 сентябрь көнне матматика укытучылары өчен вебинар оештырылды. Безнең мәктәпнең математика укытучысы Галиева Г.В. катнашты.
-
"Бөтенрәсәй йөгерү көне- Милләтләр кроссы 2019" 21.09.2019
21 сентябрь көнне "Милләтләр кроссы 2019" ярышына безнең мәктәп командасы да катнашты. Команда составы: Зиннурова К., Муллаянова Т., Газиев Р., Хисамов Б., Шайхуллин И., Җәмилов Н.. Җитәкчеләр ярышында катнашып директорыбыз Салихова И.С -1 урын, 45 яшьтән узганнар арасында физкультура укытучыбыз Хабибуллин А.Д. -1 урын яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Яшел Россия" акциясе 20.09.2019
"Яшел Россия" акциясе кысаларында укучылар "Чиста чишмә" операциясе оештырдылар, тирә-юньне чистарту эшләренедә катнаштылар.
-
Барда кунаклары бездә 19.09.2019
19 сентябрь көнне Пермь крае Барда районыннан килгән кунаклар безнең җирлек белән таныштылар. Ә без үз чиратыбызда аларны дәртле татар биюләре белән каршы алдык.