Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Кулланылган батарейкалар җыю акциясенең район этабы/Итоги акции по сбору отработанных батареек 06.12.2019

Кулланылган батарейкалар җыю акциясенең район этабында мәктәбебез актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде. Акциянең икенче этабы март аенда йомгаклана.
Наша школа награждена за активное участие грамотой на муниципальном этапе акции по сбору отработанных батареек. Второй этап акции запланирован на март-месяц.
-
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне 04.12.2019

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу уңайдан мәктәптә "Шәфкатьлелек бизи кешене" исеме астында тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2019

Билгесез солдат көне – 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.Мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре узды.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы каршы көрәш көне 02.12.2019

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Югары сыйныфларда "СПИД-гасыр бәласе" дигән темага бердәм дәрес үткәрелде.
-
Инвалидлар ункөнлеге 02.12.2019

1-10 декабрь көннәрендә “Инвалидлар ункөнлеге” уздырыла. Укучыларга атналык линейкада бу чараның әһәмияте аңлатылды һәм ярдәм итү кирәклеге искәртелде, эш планы белән таныштырылды.
-
Физкультура олимпиадасында җиңү 01.12.2019

29 - 30 нчы ноябрьдә физкультура олимпиадасының район туры узды. 8 класс укучысы Хабибуллина А. призер булды. Укытучысы: Хабибуллин А.Д. Котлыйбыз, киләчәктәдә уңышлар телибез!
-
Туклану буенча анкеталар алынды 29.11.2019

Мәктәптәге туклануның торышы буенча әти-әниләреннән һәм укучылардан анкеталар алынды. Нәтиҗәләр анализланып, район мәгариф идарәсенә тапшырылды.
-
Что изменится в структуре ОГЭ в 2020 году 29.11.2019

Федеральный институт педагогических измерений (ФИПИ) утвердил изменения в Основной государственный экзамен 2020 года. Теперь у учеников будут проверять не только знания, но и умение их применять. Больше всего изменились ОГЭ по обществознанию, истории, физике. Много нового в ОГЭ по математике. Топ-10 изменений в ОГЭ-2020.
-
"Батарейкалар тапшыр-планетабызны коткар " акциясе 28.11.2019

Кулланылышта булган, яраксызга чыккан батарейкалар җыю бөтенроссия акциясендә мәктәбебез укучылары да кушылды.
-
Математик карусель 28.11.2019

Район күләмендә 5-6 класслар арасында уздырылган "Математик карусель" бәйгесендә мәктәбебез командасы да катнашып, үз көчләрен сынап кайтты.










