Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
" А ну -ка ,парни!"- "Ягез әле, егетләр !"
23.02.2024
Хәрби -патриотик айлык кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Ягез әле , егетләр !" ярышы 22 февраль көнне уздырылды. Мәктәп егетләре , ике командага бүленеп, төрле ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җанатарларны - сыйныфташ кызлары һәм укытучыларны сәламләп, иң беренче чиратта үзләренең командалары белән таныштырдылар. Егетләргә хас булганча, командага исемне дә кыюны сайлаганнар : бер команда " Бөркет " булса, икенчесе " Очкын " иде. Ярышны башлап , противогазны дөрес һәм тиз итеп киюдә ярыштылар. Кабартылган шарны указка таягы белән билгеләнгән урыннан уратып, төшереп җибәрмичә алып килү ярышыннан тагын да кызыграк уеннар башланды. Җанатарлар , урында гына тик утырмадылар һәрберсе командаларга " болеть " итеп утырды. Егетләрнең төгәллеген тикшерү өчен уздырылган мишеньгә ук тигерү ярышында да беркем дә сынатырга теләмәде. " Граната"ны тиешле урынга ташлау уены да төгәллекне, алдан әзерлекне сорый торган ярышларның берсе иде. Ә боҗра белән билгеләнгән урыннан урап килеп , команданның катнашучылырын да ботенесен бергә шул боҗра эченә сыйдырып бетереп тагын урау җиңелләрдән булмады. Команда уенчылары өчен генә түгел, карап утыручылар да бу уенны бик кызык дип таптылар. Автомат сүтеп җыю, автоматтан ату- егетләр күңеленә хуш килгән уеннарның берсе булды. Ә турникта тартылу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Бу ярышта иң күп тартылучылар булып Насыйров Нияз һәм Кашапов Наил булдылар. Кул көрәше, аркан тартуда командалар бу ике ярышның иң соңгы ярышлары булганын аңлап , тагын да ныграк көч түктеләр.
Шулай да , һәрвакыттагыча дуслык җиңмәде. Көндәш команданы артта калдырып , " Очкын " командасы беренче булды. Командалар гына түгел, ә аерым ярышларда үзләрен бик югары нәтиҗәләрдә күрсәткән укучылар да бүләкләнде.
В рамках военно-патриотического месячника и ко Дню защитника Отечества в Атясевской школе прошли соревнования " А ну-ка , парни !" Учащиеся, разделившись на две команды, показали свое мастерство на разных соревнованиях. Они , поприветствовав зрителей и болельщиков, познакомили с названием своей команды. Как и полагается парням, ребята выбрали себе смелые названия " Орел " и " Пламя " . Соревнования начались с правильного и быстрого надевания противогаза. А надутый шар нужно было донести от точки "А " , точки " Б " с помощью указки . С этого соревнования началось самое интересное . Болельщики , не смогли усидеть на месте и болели за каждую команду всей душой. Никто из ребят не хотел показываться слабым, на соревнованиях по " мишени " , каждый хотел быть точным . Метание " гранаты " на нужную точку тоже требовало от парней меткости , четкости. Так же не из легких заданий было побежать в обруче и при этом на каждом кругу добавлять по одному участнику команды в это обруч. Не только для участников команды , но и для зрителей эта игра показалась особенно смешной . Но и как всегда, как полагается в таких соревнованиях , ребята собирали автомат и стреляли из него. А вот подтягивание на турнике - дело не для каждого. Самыми - самыми в данном соревновании были Насиров Нияз и Кашапов Наиль. Армреслинг , подтягивание каната были самыми последними на этом соревновании и каждая команда боролась уже со всей силой. .
А в конце победила команда " Орел " , оставив своих соперников на второе место. Были вручены грамоты и дипломы не только командам, но и отдельным ученикам, которые показали лучшие результаты по отдельным соревнованиям
-
Акция " Письмо солдату "- " Солдатка хат "акциясе
22.02.2024
"Солдатка хат" акциясенә безнен мэктэп укучылары да кушылды.
Ученики нашей школы присоединились с акции « Письмо солдату «
-
Ленар Шәех көне - День Ленара Шаеха
20.02.2024
В рамках месячника Родных языков, сегодня прошло мероприятие в честь татарского поэта , журналиста, переводчика Ленара Шаеха. Ученики познакомились с биографией и творчеством Л. Шаеха, посмотрели книжную выставку поэта .
Туган телләр айлыгы кысаларында бүген мәктәбебездә татар шагыйре, журналисты , тәрҗемәче Ленар Шәехкә багышланган чара узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән, аның иҗаты белән таныштылар. Шулай ук китап күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар.
-
День Ризы Фахретдина- Риза Фәхретдин көне
20.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында , бүген , 20 нче февраль көнне мәктәптә тел гыйлеме белгече, тарихчы, дин һәм җәмгыять эшлеклесе Риза Фәхретдин көне уздырылды. Укучылар мәктәп коридорында ук Риза Фәхретдин язып калдырган киңәшләр белән таныша -таныша бу чарага килделәр. Чараның үзендә Риза Фәхретдиннең тормыш юлы белән таныштылар, аның эшчәнлеге турында күп яңа мәгълумат белделәр.
В рамках месячника Родных языков, 20 февраля в школе было проведено мероприятие в честь историка, религиозного и общественного деятеля, писателя Ризы Фахретдина. Учащиеся познакомились с советами Р.Фахретдина уже в коридоре , которые были вывесены на стенах . Каждый его совет можно применять и в современном мире, это заметили и ученики .
-
Конкурс "Один день молодого учителя " " Яшь укытучының бер көне " конкурсы
20.02.2024
Яшь укытучыларның педагогик оешмаларының эшчәнлеген активлаштыру, аларның эшчәнлегендә заманча информацион технологияләрне куллану, иҗади инициативаларга ярдәм итү максатында уздырылган " Яшь укытучының бер көне " дип аталган конкурста Әтәс мәктәбенең математика укытучысы Р.Ф.Гатина һәм рус теле укытучысы С.Ф. Мусаяпова катнаштылар.
Р.Ф.Гатина әлеге конкурста мәртәбәле 3 нче урынны яулады. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз !
-
Мероприятия военно-патриотического месячника - Хәрби -патриотик айлык чаралары
19.02.2024
Хәрби -патриотик айлык кысаларында мэктэптэ пневматик мылтыктан ату ярышларында укучылар бик актив катнаша. Тиздән нэтижэлэр билгеле булачак.
В рамках военно- патриотического месячника учащиеся активно участвуют на соревнованиях по стрельбе из пневматического оружия . В скором времени будут известны результаты
-
Прощание с " Алифбой "- "Әлифба " белән саубуллашу чарасы
19.02.2024
Мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Ганиева Нәркизә мәктәпкә ияләнү чорын узды. Ул укый ,яза белә.
" Әлифба "белән хушлашу кичәсе бүген ,19 февральдә уздырылды .Яхшы укучы булырга ,белем серләрен өйрәнергә сүз биреп ,Нәркизә әнисен, укытучы апаларын сөендерде .
Ученица 1го класса Ганиева Наркиза прошла этап привыкания к школе. Она уже знает все буквы. читает, пишет .
И сегодня ,19 февраля прошло мероприятие " Прощание с " Алифбой ". Наркиза обещала учиться хорошо, быть прилежной ученицей, обрадовав своими словами маму и классного руководителя
-
Семейная лыжная эстафета " ПАпа , мама и я - "Әти , әни һәм мин " гаилә чаңгы эстафетасы
17.02.2024
Гаилә елына багышланган чараларның чираттагысы бүген " Бүләк"базасында узды. Ул гаилэ чаңгы ярышы булып үткәрелде. Мәктәбебездән Ганиева Нәзилә һәм аның әти-әнисе бу ярышта призлы 3 нче урынны яулап кайттылар . Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә ярышларда бердәм булып, бергә булып катнашырлар һәм югары үрләр яуларлар дип телибез !
-
День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами страны- Чит илдә хәрби бурыч үтәгән РОссия халкын искә алу көне
15.02.2024
Начиная с 2011 года в России отмечается важная дата - День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества.
Следует подчеркнуть ,что 15февраля всоминают не только ветеранов войны в Афганистане, но и других российских военнослужащих, принимавших участие в более чем 30 вооруженных конфликтах за пределами страны.
В нашей школе так же вспомнили про эту памятную дату и была проведена беседа об этой дате. #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 , #НавигаторыСПО , #Годсемьи , #МинОбрНаукиРТ , #КомандаВоспитанияРТ , #ЮнармияРТ, #навигаторыпомнят -
День Мусы Джалиля- Муса Җәлил көне
15.02.2024
15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.
Туган телләр айлыгы кысаларында мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә узды. Укучыларга Ландыш апалары Галиева Муса Җәлилнең тормыш юлы турында , аның иҗаты турында сөйләде, видеопрезентация күрсәтте. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алдан өйрәнгән, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы мәгълуматларны укучылардан викторина сораулары итеп бирде . Укучылар да җавапсыз калмыйча , тиз генә исләренә төшереп , җавап бирергә тырыштылар.
Викторинадан соң барлык укучылар да Муса Җәлилнең үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Һәр сөйләнгән шигырь сәнгатьле итеп , башкаларның күңелендә эз калдырырлык итеп сөйләү, публика каршында үзеңне матур итеп күрсәтә белү - укучыларның үзләре өчен куелган бурычлары иде. Укучыларга гына түгел , укытучыларның да күңелләренә хуш килгән иң -иң шигырьләр - 7 нче сыйныфларныкы булгандыр , мөгаен. Алар үзләренең образларын милли калыпта итеп әзерләгәннәр.
Муса Җәлилне һәр елны искә алу, аның иҗатын күңелләребездә саклау- барыбызның да изге бурычы.