Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Атясевской ООШ
Техникумда практик дәресләр
Опубликовано: 11.03.20267–8 нче сыйныфларда укучы кызлар өчен бүген кызыклы һәм файдалы очрашу узды. Алар Актаныш техникумына экскурсиягә барып, пешекче һөнәре белән якыннан таныштылар. Техникум укытучылары кызларга аш-су әзерләү серләре турында сөйләделәр, кухнядагы төп кагыйдәләрне аңлаттылар. Экскурсия барышында укучылар заманча кухня җиһазларын күрделәр, ризык әзерләү этаплары белән таныштылар. Иң кызыклы өлеше – практик дәрес булды. Кызлар үз куллары белән тәмле ризык әзерләп карадылар, камыр белән эшләү серләрен өйрәнделәр. Остазлар аларга файдалы киңәшләр бирде, пешерүдә иң мөһиме – төгәллек, чисталык һәм иҗат булуын ассызыкладылар. Мондый очрашулар укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга, киләчәк һөнәрләрен сайлау турында уйланырга ярдәм итә. Ә бу экскурсия кызларда пешерүгә карата тагын да зуррак кызыксыну уятты
К списку новостей










