Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 21 укучы |
У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Публикация в газете «Актаныш таннары»/ «Актаныш таңнары» газетасында язма
08.05.2024
08 мая 2024 года в № 18 районной газеты «Актаныш таннары» был опубликован рассказ ученика 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Ахметова Даниса «Музей буйлап экскурсия»//
«Актаныш таннары» район газетасының 2024 елның 08 май аеның 18 номерлы санында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әхмәтов Данисның «Музей буйлап экскурсия» дип аталган язмасы басылып чыкты.
-
Митинг, посвященный 79 – ой годовщине со дня Великой Победы/ Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг
08.05.2024
8 мая 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошел митинг, посвященный 79-й годовщине Великой Победы. «Эхо победы в наших сердцах!» - это стало не только названием мероприятия, но и девизом этого митинга. Торжественное мероприятие началось с исполнения гимнов РФ и РТ. В митинге приняли участие начальник отдела по делам молодежи, спорту и туризму Актанышского района Валеев Л. А., председатель Аккузовского сельского поселения Имамова Г. И., директор ООО «Чишма» Сахабетдинов Р. Р., директор Аккузовской школы Зямилов Р. Ф. Все они поздравили участников мероприятия с «Днем Победы». Школьники, воспитанники детского сада рассказали стихи, исполнили песни и танцы, выразили слова благодарности тем, кто воевал и побеждал за Родину. Минутой молчания почтили память павших героев и возложили цветы к памятнику павшим воинам.///
2024 елның 8 маенда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. «Безнең йөрәкләрдә Җиңү кайтавазы!» - бу чараның исеме генә түгел, бу митингның девизы да булып торды. Тантаналы бәйрәм РФ һәм ТР гимннарын башкарудан башланды. Митингта Актаныш районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиев Л. Ә., Аккүз авыл җирлеге рәисе Имамова Г.И., «Чишмә» ҖЧҖ директоры Сәхабетдинов Р. Р., Аккүз мәктәбе директоры Җәмилов Р.Ф. катнаштылар. Алар барысы да әлеге чарада катнашучыларны «Җиңү көне» белән котладылар. Мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр шигырьләр сөйләделәр, җырлар-биюләр башкардылар, Ватан өчен сугышкан һәм җиңгән кешеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
-
Итоги конкурса «Безопасное колесо - 2024»/ «Имин тәгәрмәч-2024» конкурсы нәтиҗәләре
07.05.2024
07 мая 2024 года был проведен муниципальный этап республиканского конкурса юных инспекторов движения «Безопасное колесо». В конкурсе приняли участие 20 команд юных инспекторов движения. В соответствие с протоколами жюри, команда ЮИД МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла 3 место. Руководители Зямилов Р.Ф. и Зямилова Р.Г. Поздравляем!!!///
2024 елның 07 маенда «Имин тәгәрмәч-2024» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста 20 юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем командасы катнашты. Жюри беркетмәләре нигезендә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем командасы 3 нче урынны алды. Җитәкчеләре Җәмилов Р.Ф. һәм Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!!!
-
Участие в марафоне журнала «Сабантуй»/ «Сабантуй» журналы марафонында катнашу
06.05.2024
Ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Айзиля Ахметова стала победителем в номинации «Иң көчле яклаучым» в марафоне журнала «Сабантуй» «МИННӘН БҮЛӘК», посвященном Дню защитника Отечества. Айзиле был вручен Диплом и памятный подарок от журнала «Сабантуй». Руководитель Ахметова Чулпан Инсафовна.
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтова «Сабантуй» журналының Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәргән «МИННӘН БҮЛӘК» марафонында «Иң көчле яклаучым» исеменә лаек булды. Айзиләгә «Сабантуй» журналыннан Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Җитәкчесе Әхмәтова Чулпан Инсаф кызы.
-
Участие в марафоне журнала «Сабантуй»/ «Сабантуй» журналы марафонында катнашу
06.05.2024
Ученица 6 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Назлыгуль Шайдуллина стала победителем в номинации «Иң үрнәк яклаучым» в марафоне журнала «Сабантуй» «МИННӘН БҮЛӘК», посвященном Дню защитника Отечества. Назлыгуль был вручен Диплом и памятный подарок от журнала «Сабантуй». Руководитель Шайдуллина Лейля Наилевна.
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Назлыгөл Шәйдуллина «Сабантуй» журналының Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәргән «МИННӘН БҮЛӘК» марафонында «Иң үрнәк яклаучым» исеменә лаек булды. Назлыгөлгә «Сабантуй» журналыннан Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Җитәкчесе Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы.
-
Посадка овощей и цветов на пришкольном участке/ Мәктәп яны участогына яшелчә һәм чәчәкләр утырту
04.05.2024
04 мая 2024 года на пришкольном учебно-опытном участке обучающиеся и коллектив школы посадили картофель, свёклу, лук, привели в порядок цветники. Пришкольный участок используется как основной источник для выращивания и заготовки овощей для школьной столовой. Кроме того, обучающиеся привлекаются к общественно - полезному труду. Все работали усердно и с большим желанием.///
2024 елның 04 маенда мәктәп яны уку-тәҗрибә участогында укучылар һәм мәктәп коллективы бәрәңге, чөгендер, суган утырттылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр. Мәктәп яны участогы мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр үстерү һәм әзерләү өчен төп чыганак буларак кулланыла. Моннан тыш, укучылар иҗтимагый - файдалы эшкә җәлеп ителәләр. Барысы да тырышып һәм зур теләк белән эшләделәр.
-
Родительский контроль/ Ата-аналар контроле
03.05.2024
03 мая 2024 года в школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 5-9 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.///
2024 нче елның 03 май көнне мәктәптә 5-9 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
-
Церемония выноса государственных флагов/ Дәүләт флагларын чыгару тантанасы
02.05.2024
02 мая 2024 года в нашей школе прошла торжественная церемония выноса государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, исполнены оба гимна.///
2024 елның 02 май көнне мәктәптә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын чыгару һәм гимннарны башкару тантанасы узды.
-
Школьный этап Всероссийского конкурса юных инспекторов движения «Безопасное колесо»/«Куркынычсыз тәгәрмәч» Бөтенроссия яшь юл хәрәкәте инспекторлары конкурсының мәктәп этабы
02.05.2024
2 мая 2024 года в нашей школе прошел школьный этап Всероссийского конкурса юных инспекторов движения «Безопасное колесо». В конкурсе приняли участие обучающиеся 1–5 классов. Каждая команда-участница подготовила по четыре юных участника. Команды получили маршрутные карточки, в соответствии с которыми передвигались по станциям с заданиями. Ребята показали свои знания ПДД на станции «Знатоки правил дорожного движения», решали тесты по медицине, предлагали решение ситуативных заданий. Также команды-участницы показали свои знания устройства велосипеда на станции «Мой друг - велосипед». Самым сложным испытанием для команд стала станция «Фигурное вождение». Здесь школьники показали всю свою внимательность и ловкость при вождении велосипедом. Все участники получили массу положительных эмоций и закрепили знания правил дорожного движения, о которых расскажут своим друзьям.///
2024 елның 2 маенда безнең мәктәптә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия яшь юл хәрәкәте инспекторлары конкурсының мәктәп этабы узды. Конкурста 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Һәр катнашучы команда дүрт яшь катнашучы әзерләгән. Командалар маршрут карточкалары алып станцияләр буенча биремнәр белән хәрәкәт иттеләр. Балалар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» станциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, медицина буенча тестларны эшләделәр, ситуацияле биремнәрне чиштеләр. Шулай ук катнашучы командалар «Минем дустым-велосипед» станциясендә велосипед төзелеше турында белемнәрен күрсәттеләр. Командалар өчен иң катлаулы сынау «Фигуралы йөртү» станциясе булды. Монда укучылар велосипедта йөргәндә бөтен игътибарлылыкларын һәм осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар.
-
Встреча с целью обеспечения безопасности учащихся и предотвращения правонарушений/Укучыларның иминлеген тәэмин итү һәм хокук бозуларны булдырмау максатыннан очрашу
27.04.2024
27 апреля 2024 года, с учетом предстоящих майских выходных, с целью обеспечения безопасности учащихся и пресечения правонарушений в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялась встреча с инспектором по делам несовершеннолетних Актанышского отделения полиции Камаловой Региной Радиковной. На встрече подробно разъяснены правила поведения при езде на мотоциклах, квадроциклах, велосипедах, с незнакомыми людьми, предотвращение правонарушений, связанных с причинением вреда человеческому имуществу, кражами, ночными прогулками, драками, неосторожностью на дорогах и др. Также инспектор Регина Радиковна отдельно встретилась с родителями и напомнила, что они сами несут ответственность за своих детей. Такие профилактические беседы особенно необходимы для предотвращения нарушений среди учащихся.///
2024 нче елның 27 апреле көнне, алда торган май ялларын исәпкә алып, укучыларның иминлеген тәэмин итү һәм хокук бозуларны булдырмау максатыннан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш полиция бүлекчәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Камалова Регина Радик кызы белән очрашу узды. Очрашуда мотоцикл, квадрацикл, велосипедта йөрү, таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кеше мөлкәтенә зыян салу, урлашу, кич урамда йөрү, сугышу, юлларда сак булу һ. б. хокук бозуларны булдырмау турында ныклап аңлатылды. Шулай ук инспектор Регина Радик кызы ата - аналар белән аерым очрашып балалары өчен үзләре җаваплы булуларын искәртте. Укучылар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен мондый профилактик сөйләшүләр аеруча кирәк.