Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
Руководитель: | Зямилов Ринат Флунович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 28 укучы |
У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Районный конкурс «Татар кызы, татар егете – 2024»/ «Татар кызы, татар егете – 2024» район конкурсы
18.04.2024
В целях приобщения учащихся к культурным ценностям татарского народа и выявления талантливых детей 09 апреля 2024 года в ЦДТ состоялся районный конкурс «Татар кызы, татар егете – 2024». Учащиеся продемонстрировали свои способности и таланты в рамках 3 конкурсных этапов. Из нашей школы в этом конкурсе участвовали ученица 6 класса Шайдуллина Назлыгуль (руководитель Шайдуллина Л.Н.), ученицы 9 класса Шайдуллина Ильвина (руководитель Ахметова З.Н.) и Гайсина Залина (руководитель Зямилова Р.Г.). Шайдуллина Назлыгуль и Гайсина Залина заняли в этом конкурсе 3 место. Поздравляем!//
Укучыларны татар халкының мәдәни хәзинәләренә тарту һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан, 2024 елның 09 апрелендә Актаныш Балалар иҗат үзәгендә «Татар кызы, татар егете – 2024» район конкурсы булып узды. Укучылар 3 конкурс этабы кысаларында үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәттеләр. Безнең мәктәптән бу конкурста 6 сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл (җитәкчесе Шәйдуллина Л.Н.), 9 сыйныф укучылары Шәйдуллина Ильвина (җитәкчесе Әхмәтова З.Н.) һәм Гайсина Зәлинә (җитәкчесе Җәмилова Р.Г.) катнаштылар. Шәйдуллина Назлыгөл һәм Гайсина Зәлинә әлеге бәйгедә 3 урын алдылар. Котлыйбыз!
-
Зональный этап конкурса «Без бергэ»/«Без бергэ» конкурсының зона этабы
18.04.2024
18 апреля 2024 года в Азнакаево на зональном этапе конкурса народного творчества «Без бергә» в номинации «Народный вокал» приняла участие ученица 9 класса Гайсина Залина из МБОУ «Аккузовская ООШ».///
2024 елның 18 апрель көнне Азнакайда «Без бергә» халык иҗаты конкурсының зона этабында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән «Халык вокалы» номинациясендә 9 сыйныф укучысы Гайсина Зәлинә катнашты.
-
Вечер вручения премии Шауката Галиева «Көмеш кыңгырау» собирает друзей»/«Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру кичәсе
17.04.2024
17 апреля 2024 года в гимназии № 2 имени Мулланура Вахитова г. Набережные Челны в торжественном вечере вручения премии Шауката Галиева «Көмеш кыңгырау» собирает друзей» приняли участие учащиеся МБОУ «Аккузовская ООШ» и заместитель директора по воспитательной работе Зямилова Розалия Гарифяновна. Праздник был организован с целью выявления и чествования активных корреспондентов газеты, а самым достойным-вручения литературно-общественных премий имени Шауката Галиева. В ходе вечера учащиеся 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Ильвина Шайдуллина и Айзиля Ахметова за интересное творчество и постоянное сотрудничество с газетой «Көмеш кыңгырау» стали победителями в номинации «Интернет-корреспондент» и были награждены дипломами и ценными подарками. Победителей в данной номинации поздравила главный редактор газеты «Шәһри Чаллы» Резеда Махмутовна Юсупова. Руководитель учащихся-победителей- Зямилова Розалия Гарифяновна. В знак уважения к коллективу МБОУ «Аккузовская ООШ» одна из самых известных в татарской литературе поэтесс, писательница Лилия Фаисовна Гибадуллина вручила свой специальный приз. Поздравляем с замечательными успехами учащихся МБОУ «Аккузовская ООШ», руководителя учениц Зямилову Розалию Гарифяновну и директора школы Зямилова Рината Флуновича.///
2024 нче елның 17 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә оештырылган «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру кичәсендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы катнаштылар. Бәйрәм газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру максатыннан оештырылды. Кичә барышында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Ильвина Шәйдуллина һәм Айзиля Әхмәтова кызыклы иҗаты һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен «Интернет-хәбәрче» номинациясендә җиңүчеләр булып Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әлеге номинациядә җиңүчеләрне «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резеда Мәхмүт кызы Йосыпова тәбрикләде. Җиңүче укучыларның җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Аккүз мәктәбе коллективына ихтирам билгесе итеп татар әдәбиятында танылган шагыйрәләрнең берсе, язучы Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина үзенең махсус бүләген тапшырды. Аккүз мәктәбе укучыларын, укучыларның җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызын һәм Аккүз мәктәбе директоры Җәмилов Ринат Флүн улын матур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Итоги районного конкурса «Профессиональный дебют-2024»/«Һөнәри дебют- 2024» район конкурсы нәтиҗәләре
16.04.2024
13 марта 2024 года на ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» проведен профессиональный конкурс «Профдебют» среди учащихся общеобразовательных учреждений. В соответствии с протоколами жюри, из нашей школы ученица 9 класса Исламова Юлия стала номинатом по компетенции «Поварское дело». Руководитель Зямилова Р.Г. Поздравляем!///
2024 елның 13 мартында Актаныш технологик техникумы базасында «Һөнәри дебют- 2024» район бәйгесе булып узды Жюри беркетмәләре нигезендә, безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Исламова Юлия «Пешекче эше» компетенциясе буенча номинат булды. Җитәкчесе Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!
-
Итоги муниципального конкурса «Профессия моих родителей»/ «Әти-әниемнең һөнәре» муниципаль конкурс нәтиҗәләре
16.04.2024
По итогам муниципального конкурса «Профессия моих родителей» ученица 2 класса Валеева Алия заняла 1 место, а ученик 4 класса Гарипов Камиль занял 2 место. Руководители Хисамова А.Ф. и Гарипова Р.Д. Поздравляем!///
«Әти-әниемнең һөнәре» муниципаль конкурсы нәтиҗәләре буенча 2 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алия-1 нче, ә 4 нче сыйныф укучысы Гарипов Камил 2 нче урынны алды. Җитәкчеләре Хисамова А. Ф. һәм Гарипова Р. Д. Котлыйбыз!
-
Церемония выноса государственных флагов/ Дәүләт флагларын чыгару тантанасы
15.04.2024
15 апреля 2024 года в нашей школе прошла торжественная церемония выноса государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, исполнены оба гимна.///
2024 елның 15 апрель көнне мәктәптә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын чыгару һәм гимннарны башкару тантанасы узды.
-
Очередные уроки из цикла «Разговоры о важном»/ «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» циклыннан чираттагы дәресләр
15.04.2024
Занятия «Разговоры о важном» 15 апреля 2024 года были посвящены творчеству Николая Гоголя в честь 215-летия со дня рождения русского классика, которое отмечалось 1 апреля. Целью занятий было показать многогранность личности писателя, его жизненные интересы и приоритеты, а также сформировать уважительное отношение к людям, внесшим большой вклад в развитие культуры России. ///
2024 елның 15 апрелендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресләре 1 апрельдә билгеләп үтелгән рус классигының тууына 215 ел тулу хөрмәтенә Николай Гоголь иҗатына багышланган. Дәресләрнең максаты язучының шәхесенең күпкырлылыгын, аның тормыш кызыксынуларын һәм өстенлекләрен күрсәтү, шулай ук Россия мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыру иде.
-
Учения по антитеррористической защищенности и отработке действий при совершении теракта/ Террорчылыкка каршы саклану һәм теракт вакытында үзеңне тоту буенча өйрәнүләр
15.04.2024
15 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошли учения по антитеррористической защищенности и отработке действий при совершении теракта. Далее прошли классные часы, где подробно рассказал ученикам директор школы Ринат Флунович Зямилов, что при вооруженном нападении нельзя перемещаться по школе. Необходимо оставаться в кабинете, забаррикадироваться, отключить сотовые телефоны и прекратить разговоры. Покидать безопасное место можно только в том случае, если получен сигнал или об этом сообщат взрослые. Были отработаны совместные действия при угрозе террористического акта и иных чрезвычайных ситуации. Также были проведены инструктажи по соблюдению правил безопасного поведения при террористических актах.///
2024 елның 15 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә террорчылыкка каршы саклану һәм теракт вакытында үзеңне тоту буенча өйрәнүләр узды. Аннары сыйныф сәгатьләре узды, анда мәктәп директоры Ринат Флүн улы Җәмилов укучыларга кораллы һөҗүм вакытында мәктәп буйлап йөрергә ярамый дип җентекләп сөйләде. Кабинетта калырга, бикләнергә, кәрәзле телефоннарны сүндерергә һәм сөйләшүләрне туктатырга кирәк. Куркынычсыз урыннан сигнал алынган яки бу хакта өлкәннәр хәбәр иткән очракта гына чыгарга мөмкин. Террорчылык акты һәм башка гадәттән тыш куркыныч хәлләр булганда нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук террорчылык актларында куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде.
-
Весенний субботник/ Язгы өмә
13.04.2024
13 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошёл весенний общешкольный субботник, в котором приняли участие обучающиеся 5-8-х классов. Все участники субботника приводили в порядок школьную территорию: собирали мусор, сухую листву, выщипывали траву, приводили в порядок цветники, подметали свои участки. Совместными усилиями за пару часов территория школы преобразилась и посвежела.///
2024 елның 13 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә язгы гомуми мәктәп өмәсе узды. Анда 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Өмәдә катнашучыларның барысы да мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр: чүп-чарларны, коры яфракларны җыйдылар, үләннәрне йолкып алдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр, үз участокларын себерделәр. Бергәләп берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде һәм чистартылды.
-
Онлайн-урок финансовой грамотности/ Онлайн финанс грамоталылыгы дәресе
12.04.2024
12 апреля 2024 года для учащихся 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» прошел Онлайн-урок «Как защититься от кибермошенничества. Правила безопасности в киберпространстве», проведённый Центральным банком РФ. На уроке ученики получили полезную информацию о правилах работы с электронной почтой, банковскими картами. В ходе урока ученики получили полезные ответы на вопросы о том, как защитить себя в интернете и как защитить покупки через интернет. Также ученики узнали следующие правила: храните номер карточки и ПИН-коды в тайне; запомните и сотрите, заклейте CVC-код; поставьте лимит на сумму списаний или перевода в личном кабинете банка; открывайте вложения только от известных вам отправителей; всегда проверяйте вложения на наличие вирусов; не переходите необдуманно по ссылкам; проверяйте запросы персональных данных от каких-либо организаций. Отличительной особенностью урока стало «живое» общение учеников с профессионалами в сфере финансового рынка.///
2024 елның 12 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен «Кибермошенничестводан ничек сакланырга. Кибер киңлектә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага РФ Үзәк банкы тарафыннан онлайн-дәрес уздырылды. Дәрестә укучылар электрон почта, банк карталары белән эшләү кагыйдәләре турында файдалы мәгълүмат алдылар. Дәрес барышында укучылар Интернетта үзләрен ничек якларга һәм интернет аша сатып алулар буенча файдалы җаваплар алдылар. Шулай ук укучылар карта номерын һәм ПИН-кодларны сер итеп сакларга кирәклеген төшенделәр. Дәреснең үзенчәлеге булып укучыларның финанс базары өлкәсендә профессионаллар белән турыдан – туры аралашуы иде.