Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Бердәм мәдәни көндәлек" 15.11.2014

Иске Кыязлы авылы китапханәсендә I сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен " Бердәм мәдәни көндәлек" белән танышу уздырылды. Китапханәче Сәгыйтдинова Мөния балаларга көндәлекне тапшырып аны тутыру буенча киңәшләрен бирде,конкурслар белән таныштырды. Соңыннан әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.
-
Каникулны файдалы уздырабыз
03.11.2014
9-11 сыйныф укучылары өчен каникул вакытында лагерь эшләячәк. Укучыларга имтиханнарга әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек.
-
Алтын көз хәзинәсе 17.10.2014

Җәйге эшләргә йомгак ясап ,мәктәбебездә Уңыш бәйрәме уздырылды. 5,6 сыйныф укучылары көз турында матур шигырьләр сөйләделәр, моңлы җырлар җырладылар.Бәйрәмгә кунаклар Кызыл Калфак, бүре, Хуҗа Насретдин да килгән иде. Кызыклы тапышмаклар әйтеп, Хуҗа Насртдин укучыларның тапкырлыкларын сынады. Кызыл Калфак белән бүре дә бүләксез килмәгәннәр иде. Укучылар өчен төрле уеннар уйнаттылар.
Яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән ясалган күргәзмәдә укучылар бик теләп катнаштылар. "Алтын көз хәзинәсе" күргәзмәсендә бик үзенчәлекле, фантазияле композицияләр бар иде. Башлангыч сыйныф укучылары беренчелекне алдылар. 5-7 сыйныф укучылары арасында I урын 7 сыйныф укучыларына бирелде. "Иң эре бәрәңге үстерүче" Насибуллин Муса, "Иң үзенчәлекле бәрәңге" хуҗасы Кыямов Руфил."Кабаклардан кызыклы композиция" иясе Камалетдинов Динар һ.б. бүләкләр алдылар.
Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырылды.
-
Үзидарә көне 03.10.2014

3нче октябрь көнне мәктәптә Үзидарә көне уздырылды. 11 сыйныф укучылары бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алдылар. Иң авыры директор Гафиятуллина Елизавета җилкәсенә төште. "Укытучылар"да укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә кызыклы ,шул ук вакытта кыен икәнлеген аңладылар.
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2014

1 октябрь көнне мәктәбебездә ихтирамга, хөрмәткә лаек кешеләребез -Өлкәннәр кунакта булды. Әлеге бәйрәм кайчан барлыкка килгән соң? Бераз тарихка күз салыйк.1990 нчы елның 14 октябрендә 1 октябрь өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Бу бәйрәм 20 нче гасырда барлыкка килә. Иң беренче Европада,аннан Америкада, ә инде 1980 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Өлкәннәр хөрмәтенә "Акчарлак" балалар бакчасы, 7 сыйныф укучылары тарафыннан бик тә кызыклы һәм эчтәлекле бәйрәм кичәсе күрсәтелде. Бәйрәм котлаулары, җылы сүзләр чәй табыны артында дәвам итте.
-
Укытучылар көне 02.10.2014

2-октябрь Укытучылар көне Түбән Татар Майна урта гомуми белем бирү мәктәбендә билгеләнеп үтте.Хөрмәтле хезмәттәшләребез!Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!Сезгә сәламәтлек,иҗат һәм һөнәр уңышлары,авыр һәм җаваплы эшегездә сабырлык телибез.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 25.09.2014

-
Кросс наций 2014 22.09.2014

Учащиеся школы приняли активное участие в Кроссе наций.
-
Без һәрвакыт әзер! 16.09.2014

15 сентябрь -Варисларның туган көненә багышланган сбор уздырылды. 5-6 сыйныф укучылары арасында "Син беләсеңме?" дип аталган КВНга варислар ныклап әзерләнгәннәр . Алар варисларның программаларын өйрәнеп, күп сорауларга җавап бирделәр , тапкырлыкта, зирәклектә дә сыналдылар. "Бөркет" (6 сыйныф) отряды җиңү яулады.
-
Юл кагыйдәләрен син бел! 16.09.2014

Юлда хәвефсез йөрү айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар уздырыла. Башлангыч сыйныф укытучысы Хәметвәлиева Т.М.. укучыларга юлда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Җәяүлеләр өчен юл билгеләре белән таныштырды.






