Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 25учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100
-
Конференциядән җиңү белән кайттылар! 02.05.2014

Татарстан Республикасы һәм Фән Министрлыгы оештырган Галимҗан Ибраһимов исемендәге VI Республика фәнни-гамәли конференциясендщ катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Әбрарова Алия һәм аның җитәкчесе Камалова Зөлфирә Сәлихҗан кызы II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
Иң оста велосипедта йөрүче! 01.05.2014

Район күләмендә уздырылган Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары конкурсында катнашып, Мөдәрисова Зөһрә "Иң оста велосипедта йөрүче" номинациясендщ беренче урынны яулады ёщм велосипед белән бүләкләнде.
-
Парламентский урок 30.04.2014

-
"Язгы шаярулар" фестивале 26.04.2014

Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган "Язгы шаярулар" конкурс-фестивалендә 5 нче ыйныф укучысы Салахов Риназ һәм 10 нчы сыйныф укучысы Гафиятуллина Елизавета җыр номинациясендә II урынны алдылар. Шигырь номинациясендә Әбрарова Алия сертификат белән бүләкләнде.
-
В.И.Ленинны искә алуга багышланган чаралар.
22.04.2014
21 апрель көнне барлык сыйныфларда В.И.Ленинга багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Космонавтика көне 14.04.2014

Мәктәбебездә ,12 апрель - Космонавтика көненә багышланган, сыйныф сәгатләре,интеллектуаль уеннар уздырылды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре,ветераннары белән очрашу. 11.04.2014

Мәктәбебездә үзләренең хезмәтләре,яшәү рәвешләре белән безгә үрнәк булырлык мәгариф ветераннары һәм безнең мәктәптә күп еллар эшләп киткән укытучылар белән очрашу кичәсе булып узды.
Чын күңелдән сөйләшер өчен, балачакка, мәктәп елларына кабат кайтыр өчен, мәктәптә төрле елларда белем биргән укытучылар укучыларга белем биргән нигезләренә кайттылар.
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан хезмәттәшләр
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын...
-
Юбилеегыз белән котлыйбыз! 10.04.2014

Иллә дә шәп зур тантана -
Олуг юбилей җиткән.
Җиргә аваз салган көннән
80 ел үткән-киткән.
Хөрмәтле Мәсхүдә апа ! Сезне ихлас күңелебездән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек-саулык,җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тормыш телибез!Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерү сезне ифрат зур бәхетле итә. Ходай Тәгалә сезнең шул бәхетләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен.
Киләсе еллар Сезгә
Куанычлар гына алып килсен
Сезгә бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
-
Җиңү белән кайттылар! 09.04.2014

7 апрель көнне укучыбыз Могыйнов Илфат (11 сыйныф) һәм аның җитәкчесе Камалова Зөлфирә Сәлихҗан кызы Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә катнашып. "Сөй гомерне,сөй халыкны..." номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломы һәм Мәгариф министрлыгы премиясе белән бүләкләнделәр.10 сыйныф укучысы Әбрарова Алиягә дә шул ук номинациядә Шәһәдәтнамә тапшырылды. Аларга иҗат үрләре һәм уңышлар телик.
-
Кошлар-канатлы дусларыбыз! 05.04.2014

Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә!
Гөрләшеп,сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Җылы яктан безнең дусларыбыз-кошлар кайта башладылар. Мәктәбебездә әлеге уңайдан кошлар көнен билгеләп уздык. 1-7 сыйныф укучылары атна дәвамында бәйрәмгә әзерлек эшләре белән мәшгуль иделәр.Остаханәдә малайлар тырыша-тырыша сыерчык оялары ясадылар, ә кызлар исә матур-матур рәсемнәр ясадылар. Бәйрәмдә 7 сыйныф укучылары кошлар турында бик күп мәгълүматлар җиткерделәр,кошлар турында табышмаклар,шигырьләр,җырлар яңгырады. "Иң көчсез звено" уенында 7 сыйныф укучысы Загидуллина Әминә җиңү яулады. Иң оста сыерчык ояларын ясаучылар: Насибуллин Муса, Кыямов Руфил, Салахов Риназ,Хөсәенов Илфат, Нуриев Рәсим, Вәлиуллин Салават .Рәсем конкурсы буенча Чанышев Райнур.Мәхмүтова Назлыгөл,Җәләлетдинова Ләйсән призлы урыннарга лаеклы булдылар.
Быел да күпме кошларыбызны яңа оялар ясап шатландырдык. Канатлы дусларыбызны саклыйк! Аларга һәрчак ярдәм итик.






