Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Билгесез солдатларны искә алу көне. 03.12.2014

З декабрь көнне Билгесез солдатларны искә алу чаралары оештырылды. Мәктәп музеенда 11 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үтте. Авылыбыздан 700 дән артык авылдашыбыз Бөек Ватан сугышына китә,шуларның 400 дән артыгы сугыш кырында ятып калаган. Ятып калучыларның күбесенең каберләре дә билгесез. Ләкин алар безнең күңелләребездә мәңгегә сакланыр...
Тарих укытучысы.Тагиров Р.А.
-
Балалар иртәсе 03.12.2014

3нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен “Билгесез солдат көне” исемле балалар иртәсе үткәрелде.
Балалар иртәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Алар авылыбыздан Бөек Ватан сугышына киткән һәм әйләнеп кайтмаган авылдашлар белән таныштылыр.
-
03.12.2014
3 декабря учащиеся 11 класса писали итоговое сочинение
-
"Яу кырында хәбәрсез югалганнар" 03.12.2014

3 декабрь көнне "Яу кырында хәбәрсез югалганнар" темасына 7-8 сыйныфларда дәресләр үтте.
Иске Ибрай авылыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашларыбызны эзләү эшен оештыру безнең бурычыбыз.
Тарих укытучысы Сулейманов Р.Х.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2014

Бүген мәктәптә Спидка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Барлык сыйныфларда да сәламәтлек сәгатьләре үтте. Өлкән сыйныфларда биология укытучысы чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
-
Стенгазета "Сәламәтлек" 01.12.2014

Хокук бозуларны кисәтү отряды Спидка каршы көрәш көненә багышланган “Сәламәтлек” дип аталган стенгазета чыгарды. Анда статистик , медицина күрсәткечләре һәм кызыклы мәгълүматлар тупланган иде.
Отряд командиры : Ибрагимов И.М.
-
“Спорт-альтернатива пагубным привычкам” 29.11.2014

29 ноябрь көнне “Спорт-альтернатива пагубным привычкам” акциясе кысаларында башлангыч,урта һәм өлкән сыйныфлар арасында шашка ярышлары үтте. 1-4сыйныфлар арасында :
егетләрдән 4 сыйныф укучысы- Кадыйров Хаким, кызлар арасыннан-4 сыйныф укучысы-Сафиуллина Зөһрә беренче урынны алдылар.
5-8 сыйныфлар арасыннан: егетләрдән 6 сыйныф укучысы - Мустафин Ильяс,кызлар арасыннан –-6 сыйныф укучысы Кадыйроа Ильвинә беренче урынны алдылар.
9-11 сыйныфлар арасыннан: егетләр арасыннан-10сыйныф укучысы-Ибрагимов Ильшат,кызлар арасыннан- 11 сыйныф укучысы-Сулейманова Резедә беренче урынны яуладылар.
Ярышны оештырдылар:Бикушев.Р.Х.,Сафиуллин Я.Г.,Сайфуллин Җ.М.
-
Күңелле стартлар 29.11.2014

29 ноябрь көнне “Спорт-альтернатива погубным привычкам” акциясе кысаларында җиңел атлетика буенча физик культура дәресләре үтте. Дәресләрдә төрле спорт уеннары, күңелле стартлар күрсәтелде.
Бикушев Р.Х.
-
«Әниләр көненә” багышланган сыйныф сәгате 28.11.2014

28 ноябрь көнне 5б сыйныфында «Әниләр көненә” багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар, олы бәйрәм уңаеннан, үзләре ясап килгән рәсемнәрендә әниләренә нинди хисләрен белдерергә теләүләре турында сөйләделәр. Әниләренә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Бәйрәм көнне әниләрен ничек итеп котларга җыенулары турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул" 27.11.2014

Мәктәптә әниләр көненә багышлап "Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә күз явын алырлык бәйләнгән, төймәдән , кәгаздән ясалган төрле эшләр бар иде, әниләр һәм укучылар бик актив катнаштылар.
Технология укытучысы Минигулова Л.М.







