• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Аксубаевский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2
Телефон: +7(843)-444-38-46
E-Mail: sch1644maina@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ"
Руководитель: Насыров Рафик Гумерович
Год основания учреждения: 1829
У нас учатся: 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар
У нас учат: 14 педагогов / 14 укытучы

Новости Нижнетатмайнской средней школы

Республикакүләм фәнни- гамәли конференция

Опубликовано: 09.12.2023

Мәктәбебездә "Татар халкының мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм яшь буынга җиткерү " дип аталган  республикакүләм фәнни- гамәли конференция узды. Биредә  өч тарих фәннәре докторы - Фаяз Хуҗин, Фәйзелхак Ислаев, Дамир Исхаков; дистәләгән фән кандидаты - Җәмил Мөхәммәтшин, Фәүзия Бәйрәмова, Альберт Нигамаев, Нурулла Гариф, Зөфәр Шакиров, Гөлүсә Закирова, Галим Хисамиев,Гүзәл Батыршина, Радик Сабиров катнашты. Моның өстенә Казаннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиковның һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровның, Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчелегенең дә катнашуы фәнни җыенның абруен тагы да күтәреп җибәрде.
         Конференциягә Казаннан, Чаллыдан, Алабугадан, Зәйдән, Яшел Үзәннән, Түбән Камадан, Чистайдан, Болгардан, Биләрдән, Әлки, Яңа Чишмә, Питрәч, Алексеевский, Балык Бистәсе, Аксубай, Әгерҗе, Биектау, Чирмешән һәм башка районнардан укытучылар, төбәк тарихчылары, музей хезмәткәрләре, дин әһелләре килгән иде.
Пленар утырыштан тыш, берничә секция дә эшләде, чөнки ул хәтле халык бер утырышта гына чыгыш ясап бетерү мөмкин түгел иде! Тәҗрибә уртаклашырга теләүчеләр дә күп булды, бөтен чыгышлар милли мәгариф, туган тел, татар тарихы, дин- әхлак турында булды. Әйтик, "Балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда милли мохит булдыруга кагылышлы мәсьәләләр", " Яңа белем бирү стандартлары кертелү шартларында туган телне укытуга кагылышлы мәсьәләләр ", " Милли мирасыбызның төрле юнәлешләре", "Туган як тарихын өйрәнү тәҗрибәсе", " Дини мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр " секцияләре һәм читтән торып ( онлайн) катнашучылар өчен "Туган телне ( татар телен) өйрәнүдә продуктив методиканы проект аша куллану" дип аталган секция утырышы. Шунысын да әйтергә кирәк, конференциядә ясаган чыгышлар алдан җибәрелеп, инде аерым җыентык булып басылып та чыккан иде, ул барлык катнашучыларның да кулына  тапшырылды.
Конференция барышында шактый гына тәкъдимнәр дә әйтелде, соңыннан алар резолюция буларак кабул ителде. 
Конференция төрле милли һәм дини күргәзмәләр белән баетылган иде, күп шәхесләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәп укучылары исә аерым кабинетларда тегү, чигү, кул эшләре, милли ризыклар  әзерләү буенча мастер- класслар уздырдылар.



К списку новостей