Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Новости Нижнетатмайнской средней школы
Мәктәбебездә "Сабан туе" / В нашей школе "Сабантуй"
Опубликовано: 29.05.2021Шимбә көн безнең мәктәптә Гает бәйрәме белән берлектә Сабан туе үткәрелде. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән иде. Күркәм бәйрәм моңлы Азан белән башланып китте. Укучылар сүрәләр, мөнәҗәтләр әйттеләр. “Рамазан” җыры белән бәйрәмнең беренче өлеше төгәлләнде. Икенче өлешендә Сабан туена бирнә җыю күренеше булды. Балалар татар халык киеменнән гармун тотып, “Сабантуй” җырын җырлап килгән кунаклардан “бирнә” җыеп йөрделәр. Балаларга милли тәрбия бирү - безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның элек ничек итеп икмәкне үстерү, җитештерү күренеше булды. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган. Егетләребез өчен милли көрәш бәйгесе оештырылды. Абсолют батырга тәкә бирелде. Бәйрәп барышында халык зур казанда пешкән пылау белән сыйланды. Ә инде соңыннан директорыбыз Рафик Гомәр улы Насыров гает бүләге итеп һәр балага да күчтәнәч пакетлар таратты. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән төгәлләнде .
К списку новостей




