Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Новости Нижнетатмайнской средней школы
Мәскәүгә сәяхәт.
Опубликовано: 30.04.2018
Кызыл Мәйданны күрү – күпләрнең хыялы тормышка ашты дигән сүз иде..
Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә багышланган Җинү музее һәрберебезне сугыш авырлыклары белән күзгә-күз очраштырды. Халык хуҗалыгы күргәзмәсендә урнашкан Океанариум, Космос павильоннары балалар өчен дә, җитәкчеләр өчен дә могҗиза булды. Төрле һәйкәлләр тарихын белеп,үз күзләрең белән күрү бәхетенә ирештек без бу көнне.
Икенче көнебез Останкино манарасыннан башланды. 337метр биеклеккә ашкан сәяхәтебез безгә башкаланы уч төбендә кебек күрсәтте. Бу күренешне балалар күңеле тиз генә онытмас.
Кремль диварлары эчендә урнашкан Корал палатасы ,Рәсәй тарихының бар булганын ачып салды. Бу бина эчендә барлык серләр саклана сыман. Укучыларны бик җәлеп иткән, кызыксындырган чара - Мәскәүнең танылган гиды белән квестта катнашу. Ярышта тарихның һәр һәйкәле уен аша таныштырылды. Аннан соңгы хәрәкәтебез Рәсәйнең төп мәчетендә дәвам итте. Мөфтинең беренче ярдәмчесе Дамир хәзрәт безне бина тарихы белән якыннан таныштырды. Мәчетнең аш бүлмәсендә безгә татар халкының иң олы кунакларга пешерелэ торган сый-хөрмәтләре күрсәтелде.
Сәяхәтебезнең иң югары ноктасы – төнге Мәскәүне ресторан-теплоходта күзәтү иде. Көне буе шәһәр урамын ураганнан соң ял итеп, су өстендә тирбәлделэр. Укучыларыбызга бу әкияти манзара булды. Тимер юл вокзалына кузгалыр алдыннан автобус безне кабат Иске Арбатларны күзәтү өчен шәһәр буйлап йөртте. Юлга безне бу сәяхәтебезне югары дәрәҗәдә оештырган Вәлиева Лилия апалары озата килде. Аңа шундый тулы, мавыктыргыч итеп оештырган сәяхәтебез өчен рәхмәт әйтеп туган якка кузгалдык.
Тылсымлы сәфәребез матур булса да, барыбыз да туган якны сагынып кайттык. Укучыларыбыз сәяхәтләре өчен шатланып кабат укуга кайттылар.
К списку новостей




