Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел 15.02.2021

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бүген патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел . Шул уңайдан мәктәбебездә әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юллары белән танышып үттеләр һәм шулай ук укучылар арасында шигырь бәйгесе , рәсем күргәзмәсе булды.
-
«Лыжня Татарстана-2021» 13.02.2021

Спорт- это здоровье, это наша жизнь.
Сегодня в Лыжне Татарстана -2021 приняли участие наши школьники.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 06.02.2021

Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла.Шуңа күрә бу җаваплы чорда укучыларга туган төбәкләрендә ихтыяҗ зур булган һөнәр ияләре турында чын мәгълүмәтләр алу бик кирәк.
.Шул уңайдан безнең укучыларның студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда безнең студентларыбыз укучыларыбызга үзләренең укыган уку йортлары, студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, укучыларны һәм укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Студенлар белән очрашу кичәсе һәркемгә ошады. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу кирәкле чара. Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар аларга һичшиксез ярдәм итәчәк.
-
Әлифба бәйрәме 05.02.2021

1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре һәм 3,4нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар бәйрәмгә килгән кунаклар: «Әлифба», «Азбука», «Туган тел» , Шүрәле һәм Су анасы белән төрле биремнәрне башкардылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте.Әлифбаны тәмамлауга карата балалар грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнелделәр. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга сүз бирделәр.
Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз
-
Егетләребез Әлки районыннан җиңүләр белән кайттылар 01.02.2021

31 нче гыйнар көнне Әлки районы Базарлы Матак авылында яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесендә безнең көрәшче егетләребез 11нче сыйныф укучысы Нурматов Халид беренче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Хабибрахманов Ильяс өченче урынны яулап кайттылар. Әфәрин! Батырларыбызга саулык сәламәтлек телибез, киләчәкләре һәрвакыт уңышлы булсын!
-
Урок мужества.Подвиг блокадного Ленинграда. 27.01.2021

27 нче январь көнне 9 - 11 сыйныф укучылары онлайн Батырлык дәресендә катнаштылар. Ленинградның блокададан азат ителүе билгеләп үтелде.
1944 елның 27 январе- Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград блокадасы- үлем исе аңкып торган. әйтеп, сөйләп бетергесз, иң-иң авыр көннәр ул. Халыкның чиксз батырлыгы тарих һәм хәтер битләренә мәңгегә кереп калды.
Балалар беркайчан күрмәсеннәр иде сугышны!Белмәсеннәр иде сугышның кайгысын, сагышын! Киләчәктә ни генә теләсәк тә барында башкарырбыз тик сугышлар гына булмасын.
-
Коррупциягә каршы көрәш 26.01.2021

Югары сыйныф укучыларына "Нәрсә ул коррупциягә һәм аңа каршы көрәш" темасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Яшь буыннарга коррупциягә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү, коррупция төшенчәсен аңлату,аның тарихына кыскача күзәтү ясалды.
-
Чыгарылыш укучылары белән очрашу 25.01.2021

25 нче гыйнвар көнне Аксубай районы техникумыннан килгән вәкилләр чыгарылыш сыйныф укучылары белән әнгамә алып бардылар. Алар районыбызда нинди төр һөнәрләргә өйрәткәннәре һәм техникумда нинди уңайлы шартлар тудырылганы турында сүз алып бардылар.
-
Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында җиңүче егетебез 24.01.2021

Зәй шәһәрендә уздырылган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында безнең көрәшче егетләребездә үз көчләрен сынаштылар. Егетләр арасыннан Нурматов Халид Әнвәр улы үз үлчәү авырлыгында өченче урынны яулап кайтты. Әфәрин!!! Киләчәктә дә үзеңә зур уңышлар сәламәтлек теләп калабыз.
-
ЮИД отрядына яна формалар бирелде 23.01.2021

ЮИД отрядына яңа формалар бирелде.Балалар җәяүлеләр һәм пассажирларның үзләрен юлда тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча танып белү чарасында катнаштылар




