Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
11.12.2023

Һәр төбәкнең үз горурлыгы булган данлыклы кешеләре бар. Аңа бәяне дә шуларның эш-гамәлләренә карап бирәләр. Бу яктан Зәй районы аерата бәхетле, чөнки зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия булган кешеләре күп аның. Әйе, Зәй ягы бөтен дөньяга танылган язучылар, галимнәр, тарихчылар, мәгърифәтчеләр үстергән төбәк, күпкырлы сәнгать, иҗат әһелләре районыбыз горурлыгы булып тора. Шундыйларның берсе шагыйрь, публицист, тәнкыйди мәкаләләр авторы, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Башкортстанның Ф. Кәрим исемендәге премиясе лауреаты Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе иясе якташыбыз Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов.
8 декабрь көнне гимназиягә якташыбыз Мөдәррис Әгъләмовның иҗатташлары һәм тормыш иптәше килде. Алар арасында Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбыз галим Хатип Миңнегулов, әдипнең туганнары, язучы - шагыйрьләр Малсель Галиев, Ләбиб Лерон, Равил Фәйзуллин, Нәҗибә Сафина, Данил Салихов, Факил Сафин һ.б., булды. -
9 декабрь - Ватан геройлары көне! 09.12.2023

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый.
Гимназиябездә әлеге көн уңаеннан, китапханәдә күргәзмә оештырылды.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыРТ #ГодПедагогаНаставника #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ @moinrt16 @tsur_16 #навигатордобра -
04.12.2023

Гимназиядә «Батарейкалар тапшыр!» дигән экологик акция старт алды. Гимназия укучылары кулланылган батарейкалар җыйдылар. Акциядә катнашу бик җиңел: кулланылган батареяны алып килеп, аны кабул итү пунктларына тапшыру да җитә. Батарейкаларны җыеп, аларны утильләштерүгә җибәреп, без агачларга, кыргый хайваннарга һәм үзебезгә ярдәм итәбез.
-
01.12.2023

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне!
Бүген әлеге дата уңаеннан, өлкән сыйныф укучылары өчен, "Каждый 88" дигән кинолектория булды. Кинофильм карагач, укучылар белән әңгәмә үткәрелде.
#Росдетцентр
#НавигаторыСПО
#ГодПедагогаНаставника
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#moinrt16
#tsur_16
#такаиекакмы -
«Дәүләт символлары» - китап күргәзмәсенә күзәтү! 30.11.2023

Бүген, гимназиябез китапханәсендә «Дәүләт символлары» - китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Анда тәкъдим ителгән китаплар Россиянең төп дәүләт символларының барлыкка килү тарихын һәм язмышын чагылдырган иде. Мәктәп укучылары гербның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балаларга Россиянең хәзерге гербының һәр элементының символик мәгънәсе турында белү кызыклы булды. -
«Безнең герб!» 29.11.2023

Герб, флаг, гимн - бу дәүләтләрнең аерым билгеләре. Россия гербы көне уңаеннан 4 нче сыйныфлар «Безнең герб» дигән иҗади- коллектив эштә катнаштылар. Алар үз сыйныфының герб макетын ясады. Чара ахырында һәр сыйныф үз гербын яклап чыкты.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыСПО #ГодПедагогаНаставника #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ @moinrt16 @tsur_16 #символыРФ -
30 ноябрь-Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне. 28.11.2023

Герб - илне башка дәүләтләрдән аерып торучы махсус атрибутика, милләтнең бәйсезлеген һәм тарихи үзенчәлеген ассызыклаучы символ. 1993 елның 30 ноябрендә РФ Президенты Борис Ельцин «Россия Федерациясенең Дәүләт гербы турында» Указга кул куя. Ә 2013 елның 30 ноябрендә Россия Федерациясенең Дәүләт гербын раслауга 30 ел тула.
Әлеге дата уңаеннан Әүхәдиева Д.М. 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Россия гербы тарихы» дигән чара үткәрде. Шулай ук, гимназиябезнең китапханә җитәкчесе Камалова В.Г. да РФ дәүләт символикалары турында өстәмә мәгълүмат бирде.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыСПО #ГодПедагогаНаставника #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ @moinrt16 @tsur_16 #символыРФ -
"Көзге тавышлар һәм төсләр дөньясына сәяхәт". 28.11.2023

Сынлы сәнгать атналыгының икенче көне. Интеграль дәрес. Чарада 5а һәм 6б катнашты. Тема "Көзге тавышлар һәм төсләр дөньясына сәяхәт".
-
27.11.2023

27 ноябрь көнне “Мөһим турында сөйләшү” (“Разговор о важном”) сыйныф сәгате “ Туган ил нәрсә ул?” дип аталды. Сыйныф сәгатенең максаты: илебезгә,үз төбәгенә мәхәббәт һәм хөрмәт, аның мәдәниятенә һәм тарихына, традицияләренә, анда яшәүче кешеләргә, аларның казанышлары өчен горурлану .
-
27.11.2023

27 ноябрь көнне гимназиянең актлар залында Казан ветеринария һәм аграр университеты вәкилләре югары сыйныф укучылары белән очрашты. Алар югары уку йортына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.












