Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 20.09.20242024 нчы елның 20 нче сентябрендә гимназиядә ата-аналар җыелышы булып узды. Гимназия директоры Мөхәмәтханов М.Ф. гимназиянең 2024-2025 нче уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында гимназия һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Җыелышта ЮХИДИ ДБУ башлыгы Иванов Вадим Валентинович катнашты .Ул үзенең чыгышында җәйге чорда булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде.Мотоцикл, квадроцикл, питбайкларны балалардан читтә тотуларын сорады. Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча гимназия медицина хезмәткәре Константинова Л.А. чыгыш ясады.. Чыгышның төп максаты ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды. Яшьләр арасында җинаятьчелекне киметү, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Мингазов Р.М. ата-аналарның игътибарын хокукбозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте. Яшүсмерләрнең девиант тәртибен формалаштыру, баланың үз-үзен тотышында тайпылышлар нигезендә гаиләдә, мәктәптә, яшүсмерләр мохитендә "аерым" мөнәсәбәтләр булуы билгеләп үтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү. Гимназия администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар.
К списку новостей











