Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 369 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Кояшкай" лагере
09.06.2015
Сишәмбе, ягъни 9 нчы июнь - «Энергетик» мәдәният йортында балалар өчен курчак театры үткәрелде. "Маша и Медведь », «Сказка про Норку »дигән әкиятләр укучылар күңеленә хуш килде. Калган укучылар белән "Йолдызлар фабрикасы" дип аталган күңел ачу чарасы оештырылды. Көннең икенче яртысында футбол ярышы узды. 6 нчы отряд егетләренә тиңнәр булмады.
-
"Кояшкай" лагере
08.06.2015
Дүшәмбе, ягъни 8 нче июнь көнне план буенча күңел ачу чарасы "Сабантуй" үткәрелде. Татар халкының милли бәйрәме турында төрле легендалар һәм аның килеп чыгышын сөйләделәр. Сабантуйда үткәрелгән бәйгеләрдә һәр бала да истәлекле бүләкләргә лаек булды. Көннең икенче яртысында балалар өчен күңелле стартлар уздырылды. Командалар арасында Җитезләргә тиңнәр булмады.
-
Подготовка ко Дню России
05.06.2015
5 июня 2015 года в пришкольном лагере гимназии "Кояшкай" прошла подготовка к празднованию Дня России. Учителем истории Закировой Г. Х. была проведена беседа-презентация "Символы России". Также ребята получили задание от педагога-организатора нарисовать рисунки посвященные Дню России. В течении дня отдыхающие в своих отрядах совсместно с важатыми повторили гимн Российской Федерации. 11 июня пришкольный лагерь планирует посетить мероприятие "Всемирный День России. Защита символов России" на площади ДК "Энергетик". А также организовать в лагере смотр песни и строя и провести военно-патриотическую игру "Зарница".
-
"Кояшкай" лагере
05.06.2015
Җомга, ягъни 5 нче июнь - Балалар иҗат йортында "Семь-я» дип аталган күңел ачу чарасы оештырылды Укучылар төркемнәргә бүленеп, гаилә буларак көч сынаштылар Һәр гаиләнең үз фамилиясе, гаилә башлыгы һәм гаилә әгъзалары сайланды Беренче урынны Пухаяшвили, икенче урын ... - Букиннар, өченче урынны Гәрәевлар гаиләсе яулады. Көннең икенче яртысында балалар өчен "," дип исемләнгән чара узды. Һәр отряд бер кызыклы шигырь сөйләде һәм мәзәкне сәхнәләштерде. Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" лагере
04.06.2015
Пәнҗешәмбе, ягъни 4 нче июнь - "Җәйге лагерьны ачу» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Беренче урынны яулаган 5 нче отрядка истәлекле бүләкләр тапшырылды Ә көннең икенче яртысында балалар педагог-оештыручы Хөснетдинова Венера Ринат кызы һәм Вәлиуллина Әлфия Халис кызы тарафыннан "Кем җитез, кем өлгер "дигән күңелле стартларда катнашты.
-
"Кояшкай" лагере
03.06.2015
Чәршәмбе, ягъни лагерьның өченче көне- балалар өчен 41 нче янгын сүндерү бүлегенә поход оештырылды. Төшке аштан соң, укучылар белән "Урман аланында" дип аталган экологик викторина уздырылды. Иң яхшы җавап бирүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" лагере
02.06.2015
Лагерьның икенче көнендә "Тылсымлы ил" дип аталган тематик викторина үткәрелде.Балалар үзләре теләгән әкиятне сәхнәләштерделәр. Көннең икенче яртысында укучылар саф һавада сәламәтлекләрен ныгыттылар һәм алар өчен "Күңелле стартлар" оештырылды.
-
"Кояшкай" лагере
01.06.2015
1 нче июнь көнне гимназидә "Кояшкай" лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. Бу сменада 150 бала ял итәчәк. Аларны төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр, экскурсияләр һәм башка күңелле мизгелләр көтә. "Энергетик" мәдәният йорты каршында балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чарада да безнең балалар актив катнашырга өлгерде инде. Күңелле яллар сезгә, балалар!
-
2014-2015 нче уку елының соңгы линейкасы
30.05.2015
30 нчы май көнне 2014-2015 нче уку елының соңгы линейкасы узды. Анда уку елының төп нәтиҗәләре буенча уку алдынгыларына, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларга һәм тәрбия эшендә һәрдаим ярдәм күрсәткән ата-аналарга грамота, диплом һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.Шулай ук балаларның җәйге ялын һәм хезмәтен оештыру, җәйге чорда укучылар һәм ата-аналар үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, янгын, су буенда, юлда үз-үзеңне тоту буенча, 71 нче закон искәртелеп китте. Укучылар алдында гимназия директоры Л.С.Әхмәтҗанов , директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.С.Гатиятуллина чыгыш ясадылар.Җәйге ялларын кызыклы һәм күңелле үткәрүләрен теләп укучылар ялга озатылды.
-
9 нчы сыйныфлар линейкасы
25.05.2015
25 нче май көнне 9 нчы сыйныфлар өчен тантаналы линейка узды.Укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшыру турында әйтелде.Укучылар үзләре укыткан укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.