• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бухарайская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423536, РФ, РТ, Заинский район, село Бухарай, ул. Школьная, д. 12
Телефон: +7(855)-586-77-23
E-Mail: Sbhr.Zai@tatar.ru; buh677@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Бухарайская ООШ"
Руководитель: Николаев Руслан Александрович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 55 учеников, 6 воспитанников
У нас учат: 13 учителей, 1 воспитатель

Жизнь школы

Региональная конференция "Тукай укулары"

Опубликовано: 12.08.2021

“Тукай укулары”-XI региональ

фәнни-практик конференциясе

 

 

 

 

 

 

 

Филология секциясе.

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәнифә Миннеголова – күңел карурманының тургае.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                              Зәй районы Бохарай төп мәктәбенең

                                9 сыйныф укучысы

                                 Минекаев Альмир

 

 

 

 

                              Фәнни җитәкчесе:

                                                                    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                         Миннегулова Ләйлә Вәкил кызы.

 

 

 

 

 

 

Зәй, 2021.

 

                  Эчтәлек:

 

  1. Төбәгебезнең күренекле шәхесе шагыйрә Хәнифә Миннеголованың тормыш юлы һәм иҗаты...................................................................  4-6

 

    1. Әниләргә  хөрмәт, ихтирам хисе,мәхәббәт тәрбияләү................................................................................................7

 

    1. Х.Миннеголова иҗаты буенча эзләнүләр................................. ....... 10 

 

                  3 .   Үзенчәлекле иҗат мирасы. .............................................................12

 

 

 

   I I.          Нәтиҗә. Тәкъдимнәр. ..............................................................................13

 

 

    I I I.       Кулланылган әдәбият. .....................................................................  .....13

 

  1. Кушымта. ..................................................................................................14

 

1. ”Шигъри тәлгәшләр”. Шагыйрәнең истәлекләреннән. ....................14

 

2 .Шигырьләре. ....................................................................................14-18

 

 

 

 

 

 

 

                                                           Максат:

 

 

1. Якташыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесе шагыйрә Хәнифә          Миннеголованың шигырьләрен анализлау.

2. Укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән кызыксындыру.

3. Туган төбәгебездән үсеп чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.

4.  Әниләргә  хөрмәт, ихтирам хисе,мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 

                                                    Методлар:

 

  1. Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү.
  2. Кулланылган әдәби материалларны системага салу.
  3. Шигырьләргә анализ ясау.
  4. Х.Миннеголованың  иҗаты буенча эзләнүләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                         

 Бүгенге эшемнең темасы – әниләр турында  шигырьләр иҗат итүче шагыйрәләрнең берсе - Хәнифә Миннеголова иҗатына багышлана.                                        

Хәнифә Миннеголованың шигъри мирасы тема ягыннан бай, яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Шагыйрә тынгысыз җанлы.

  Хәнифә Миннеголова – гомере буе укытучы                     булып, балалар арасында яшәгән шагыйрә. Шуңа күрә аның иҗатында балалар дөньясы, табигать, ана, гаилә бәхете, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре төп урынны алып тора. Миннеголова Хәнифә Йосыф кызы 1943нче елның 25нче  сентяберендә, Зәй районы Сармаш по Ирне (Апач) авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән.

    Әти-әнисе колхозчы-крестьян, ләкин заманасы өчен укымышлы һәм алдынгы карашлы бу гаиләнең балаларын белемле, тәрбияле итеп үстерү максатыннан, укырга керү яше җиткәч, авыл башлангыч мәктәбенә укырга бирүе мәгълүм.Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5-7 сыйныфларны күрше Федоровка җидееллык мәктәбендә дәвам иткән. Якын тирәдә урта мәктәп булмау сәбәпле, 8-10 сыйныфларны, үзләреннән 25 км ераклыктагы, Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты алган.

  Авылларында клуб мөдире булып эшләгән чорда, читтән торып КДПИның химия-биология факультетына укырга кереп, аны читтән торып тәмамлаган, укытучы дипломы алган. Хәнифә апа студент елларында да каләмен ташламый – шигырьләр яза, әдәби түгәрәккә йөри, язучылар, шагыйрьләр белән таныша.

  Миннеголова Хәнифә апаның иҗтимагый тормыштагы активлыгы, әдәбият өлкәсендәге уңышлары югары бәяләнде. 1981нче елда СССР Югары Советы Президиумының 17 июнь 1981нче ел 30623нче указы нигезендә  “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде.

   Ә районда беренчеләрдән булып 1983нче елда “Укытучы-методист” исеменә лаек була. 1990 нчы елда РСФСРның 279 нчы номерлы указы нигезендә укыту һәм тәрбия эшендә озак еллар намуслы хезмәте өчен “РСФСРның атказанган укытучысы”исемен бирәләр. Менә шулай ашкынып, дәртләнеп йөри торгач гомер үтеп тә киткән.

 

Гомер үтә аккан сулар кебек,

Аккан суга карап моңланам.

Үткән гомерләр дә сулар кебек

Кире кайта алмый яңадан.

 Хәнифә Йосыф кызы балалар укыту, җиләк – җимеш, яшелчә үстерү белән бергә, әдәбиятны да ярата. Үзе дә шигырьләр яза. “Мәгариф” журналы, “Мәгърифәт”, “Зәй офыклары” газета битләрендә аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә

Балачакның һәм, гомумән, гомеремнең асылы, күп кенә хатирәләре әнкәй белән бәйле.Ул Сарман районы Сарайлы авылыннан, ягъни “ кыр ягыннан” Апачка килен булып төшкән. Утыз яшенә инде биш бала анасы булган.

 Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да, президент та, политбюро да, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр ым – карашы безнең өчен катгый закон иде. Гомумән, мин әнкәй сүзенә каршы килгәнемне белмим. Аз гына белемле, юка гәүдәле, урта яшьләрдәге бу гадәти зат ничек үзен шушылай куя белгән – мин моңа хәзер дә аптырыйм. Әнкәй безне гаятъ кыен елларда да ашатты, киендерде, үстерде, укытты, тәрбияләде. Иң мөһиме – ул безне гаделлеккә, үз хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте.Без – аның балалары – хәзер дә бер – беребез өчен җанны бирергә әзер торабыз. Әнкәй 1999 елда 87 яшендә вафат булды. Гомеренең ахырына чаклы безнең өчен рухи терәк булды. Без һәрчак аның балалары булып калдык. Мең рәхмәт, әнкәй, үзеңә!

“Бөек аналар” бик күп, аларның һәрберсе бердәнбер.Андый аналарны биеклеккә күтәреп, халыкка күрсәтә алу өчен шагыйрә булу кирәк. Андый шагыйрә бар. Ул – Хәнифә Миннегулова.

Хәнифә апа Миннеголова изге нигезгә тугры калып, ата-баба, әнкәйләрнең эзләрен, йорт – илне саклап, борынгы туфракка мәңгелек мәхәббәт белән яши. Ул – безнең иң асыл традицияләрнең  дәвамчысы, без табынган Сүзнең инде күп тәҗрибә мәктәбе белән ныгытылган, Яшәү, хезмәт юлы һәм Моң белән кушылып аккан тансык бер елгасы һәм аның башы – изге чишмәсе – Әнкәй йөрәге икән!

 Гомере буе укытучы булып эшләгән Хәнифә апаның быел “Әнкәй йөрәге икән” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Авторның 50 гә якын шигыре тупланган әлеге җыентык ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының редакция басма үзәгендә нәшер ителде.Бу турыда “Зәй офыклары” газетасында да кечкенә генә мәкалә басылып чыкты.

 

“ Ничек кенә авыр булса да, үсәргә, ятимлекне җиңәргә, укырга кирәклеген, әниебез һәрчак төшендереп торды. Ул көчле ихтиярлы тырыш, таләпчән, хезмәт сөючән, балалары өчен үлеп торды. Әниебез безнең өчен әти дә, әни дә булды.Аның сафлыгы, сөйкемлелеге, йомшаклыгы, кирәк чакта корычтай булуы безнең өчен үрнәк булды. Без аны яраттык, яратабыз һәм яратачакбыз “- дип искә ала әнисен Хәнифә апа.

Әнисенә атап язган шигыйрьләре күп, ләкин монысы иң беренчесе:

                                                         Әнкәй йөрәге.

-Үзе якты, чиксез нурлы.

Бу кемнең күзе икән?

-Нурлылардан да нурлырак

Әнкәем күзе икән!

 

                                               -Үзе йомшак, назлы, җылы

                                                Бу кемнең кулы икән?

                                               -Ташлар эретерлек назлы

                                                Әнкәем кулы икән!

  -Үзе көләч  һәм сөйкемле

    Бу кемнең йөзе икән?

    -Кояш яктысыннан якты

    Әнкәем йөзе икән!

                                                            -Үзе уйчан, бик сагышлы

                                                       Бу кем карашы икән?

                                                      -Озатып калган, каршы алган

                                                      Әнкәм карашы икән!

    -Хәлсез генә сулкылдаган

Бу кем йөрәге икән?

     -Соңгы сулышына кадәр

      Балам, багалмам, дип типкән

Әнкәм йөрәге икән!

      Әнкәй йөрәге икән!

 

                                                           Зәй офыклары. Март 2001ел

 

 Хәнифә апа бу шигырендә әнисенең күзләрен шундый нурлы һәм ягымлы, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез белән чагыштыра.Ә куллары иң-иң йомшак,  иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Әнкәйләр йөрәге соңгы сулышына кадәр “Балам, багалмам”, дип тибә. Бары Әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле һәм шәфкатьле була ала.

Әлбәттә, бу шигырьдәге әниләргә булган хөрмәт, ак һәм пакъ төсләр яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный.

 Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, әнидән хәер – фатиха аласы килә.

  Гомумән, Хәнифә апаның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрәнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала.Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Һәм бу шигырьләр башыннан азагына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул – шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.

  Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын – кыздан тора. Гомер – гомергә хатын – кызга мәдхия җырлана.. Ул Ана дигән исемне горур йөртүче дә, ул – яшәеш нигезе дә, ул – гүзәл зат та, ул – изге җан да, сабыр да, тыйнак та.

 Хәнифә апаның “Ана сагышы” шигыре – ана мәхәббәте турында. Шигырь солдатка улын озаткан ана хәсрәтенә багышлана. 1нче строфада әни кешенең моңсулыгы турында әйтелә. Кайгысының сәбәбе – әнинең улыннан аерылуы.

                                          Озата ана солдатка төпчеген –

       Бердән берен, кадерлесен, бөртеген.

 Күзләренә сагыш тулган үзенең,

  Гаҗизлектән ача алмый күңелен.

2 нче строфада ананы төрле уйлар борчый. “ Табармы үзенә тиң иптәшләр, эләкмәсме утлы , кайнар ноктага ...”

3 нче строфа тулысы белән хис дәрәҗәсен күрсәтүгә багышлана, ананың төннәрен дә, көндезен дә баласы турында уйлавы әйтелә.

                                                Төшләрендә бастырылып уяна;

                                           Тынгысыз көн, йокысыз төн чуала.

 

Соңгы строфада аналарның өметләре акланып, сугыш түгел, куанычлар гына әниләрнең йөзен балкытсын, дигән теләк әйтелә.

                                             Аналарның өметләре аклансын,

                                             Күз карасын фәрештәләр сакласын.

                                             Сагыш түгел, тик куанычлар гына

                                             Әниләрнең йөзен һаман балкытсын.

    Хәнифә Миннеголованың “Изге теләкләрең истә” шигыре ананың изге теләкләре, саф теле, саф хисләре баласына гомерлек юлдаш булуы турында.

                                              Каршыма очраса, әгәр киртәләр,

                                              Кырыс, зәһәр,салкын җилләр иссәләр,

                                              Синең , әнкәй, изге теләкләрең

                                              Барыр юлымны җиңеләйтәләр.

    Һәр әни үзенең баласының киләчәктә бәхетле булуын, гомерен дуслары белән бергә үткәрүен, ялгыз калмавын тели.

    Әниләр! Көчлеләрнең көчлесе сез! Бу көч, гайрәт, саллы - сабыр куәт, аларның уңганлыкта гына түгел, җир үзе дә күтәреп тора алмастай кайгыларны кичергәндә күренә. Әниләрдә соклангыч сыйфатлар санап кына бетерерлек түгел.

   “Яшел сандык” – әнисе истәлеге. Яшел сандык үзе дә истәлекле , тарихи әйбер. Серле сандык эчендә тулы хәзинә.. Бу сандыкта чигүле тастымал, сөлгеләр, алтын – көмешләр саклана. Яшь чагында кигән калфак, чулпыларга да монда урын табылган.

                                                    Гомер юлдашчысы ул,

                                               Яшьлеге сердәшчесе,

                                               Яшел сандык өй түрендә –

                                               Әнием истәлеге.

   Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы – шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: “ Уч төбендә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”. Әйе, әнкәйләр үзләре дә бала хакына барсын да эшләргә әзер шул. Ә бит алар элек – электән бала өчен утка – суга кергәннәр, соңгы телемнәрен сабыйларына каптырганнар.

                                                  Өзгәләнә , таба алмый урын,

                                             Баласына килсә авырлык;

                                             Үз иңенә алып күтәрергә

                                             Ана әзер һәрчак барысын.

Әни , әнкәй, әнием! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.

                                                   Телгәләмик җанан юкка – барга,

                                              Яраламыйк ана күңелен.

                                              Сыкрап искә алыр чаклар алда,

                                              Исән чакта белик кадерен,-

 дип яза шагыйрә “Белик кадерен “ шигырендә.

    Х. Миннегулованың “ Алыштыру мөмкин түгел” шигыре хатын – кызларга, әниләргә карата якты, эчкерсез һәм кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

   Шагыйрь бу шигырендә аналарга дан җырлый. Әниләр балаларына һәрвакыт бәхет тели, шуңа күрә балалар да әниләренә мәрхәмәтле булырга тиеш. Кайбер кешеләр еракларга китәләр дә әниләрен, туган телләрен оныталар. Әниләре янына бик сирәк кайталар.

                                               Очарга өйрәнеп беткәч,

                                                Кошчыгың бер көн –

                                               Ташлап китә туган йортын,

                                                Калдырып ятим.

 Шуңа күрә шагыйрә әниләрне онытмаска куша.

 Х.Миннеголованың “Әниләргә мәдхия” шигырендә Әни – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

                                             Ачык акыл, якты караш белән

                                        Ул өйрәтә гомер кичәргә.

                                        Вакыт үтү белән киңәшләре

                                          Дөнья бәһасенә тиңләшә.

Әйе, аналар – бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш.

“ Иңрәү “ шигырен Хәнифә апа кадерле әнкәсе рухына багышлап яза. Бу шигырендә авторның тирән, ачы хәсрәте, тормыш чынбарлыгы сурәтләнгән. Авыр чакта эчтән генә еларга өйрәнгән Хәнифә апа күңеленнән сызлана.

                                                      Авыр, бикләр авыр икән югалтулар,

                                                 Җан иңдергән газиз кешеңне.

                                                 Кысып кочып, кайнар сулышым белән

                                                 Терелтимче, әнкәй үзеңне.

                                                  Иңнәремне баса тирән кайгы,

                                      &n



К списку новостей