Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Шимбә өмәләре дәвам итә 22.10.2016

Кышка әзерлек чорында һәр кеше үзенең йорт-тирәсен,бакча-куралтыраларын чистартып калдыра. Укучылар да үзләренең икенче йортлары булган мәктәп территориясен коелган яфраклардан арындырып,кышка әзерләп калдырырга ашыга.Бу шимбә көнне дә җыелышып өмәгә чыгып яфраклардан,чүпләрдән чистарту белән мәшгуль булды балалар.
-
Спорт һәм туризм слетының муниципаль туры 21.10.2016

Бүген Зәй шәһәре һәм районы укучылары командасы туризм һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Фәрдиев исемендәге паркка спорт һәм туризм слетының муниципаль тур ярышларына җыелдылар.Команда составында "яшь армеец" членнары булу шарт иде. Безнең мәктәп командасы да әлеге ярышта катнашты. Зиннатов Әмир, Бәхтевәлиев Алмаз, Камалиев Инсаф, Гиниятов Нәфисләр үзләрен чын егетләр итеп күрсәттеләр.Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел.Ничек кенә булмасын, афәрин.егетләр!!!
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада 20.10.2016

Бүген мәктәптә татар әдәбиятыннан Республика фән олимпиадасының мәктәп туры узды. Олимпиада сораулары барлык сыйныфларда да программа буенча төзелеп, уйландыра торган булды.Укучылар үзләренең көчле һәм йомшак якларын ачыкладылар.Татар әдәбиятын өйрәнүнең кирәклегенә,аның байлыгына тагын бер кат инандылар
-
Олимпиадалар дәвам итә 19.10.2016

Мәктәптә инде барлык фәннәрдән дә диярлек мәктәп туры олимпиада эшләрен эшләп, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Бүген исә 4-9 сыйныф укучылары үзләренең ана теленнән республика олимпиадасының мәктәп турында катнаштылар. Эшләр бик җиңел булмаса да, биремнәрне тулысы белән эшләгән укучылар аз булмады. Һәр сыйныфта җиңүчеләр билгеләнде.
-
Укытучылар спортта да сынатмыйлар
17.10.2016
15 октябрь көнне Сабада мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы төгәлләнде.Иң көчле ,актив педагоглар арасында үзебезнең укытучыларның булуы зур куаныч. Ә инде аларның җиңү белән кайтуы икеләтә бәхет булды. Безнең мәктәптән мәктәп директоры Гиляев А.И. һәм Галимов Р.Ш.лар аркан тартышуда,гер спортында һәм мини футболда катнаштылар.Афәрин, колегалар!
-
Көзге шимбә өмәләре 15.10.2016

Беркетелгән территорияләрне җыештыру буенча шимбә өмәләре дәвам итә. Бүген барлык укучылар ,укытучылар мәктәп янындагы көзге яфракларны җыйдылар.Яфракларның матурлыгы барлык балаларны да сокландырса да, алардан территорияне арындырырга,чистартырга кирәк шул.Ә яфраклар, укучылар белән шаяргандай, артларыннан ук яңадан җир өстен алтын келәм белән каплап та куялар.
-
Көзге бал кичәсе 13.10.2016

Гаддәтәгечә, укучылар көзге бал кичәсен түземсезлек белән көтеп алалар.Бу көнне мәктәп балаларның шат авазларыннан кичкә кадәр тынып тормый. Көзге балга көз кызлары да чакырылган иде, төрле уеннар да үткәрелде, өй эшләре биремнәрен дә алар зур җаваплылык белән әзерләгәннәр иделәр.9 сыйныф укучылары бәйрәмнең төп хуҗалары булдылар.Бәйрәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган көзге балның патшасы һәм патшабикәсен сайлау һәм аларның биюе белән тәмамланды. Ә икенче өлештә кичке дискотека оештырылды.
-
Бассейнда безнекеләр! 12.10.2016

Бүген укучыларның Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү үзәгендәге бассейнга бару теләге шулкадәр көчле иде, алар дәресләр вакытында да тәрәзәдән күзләре алмыйча автобусны көттеләр. Автобус мәктәп каршысына билгеләнгән вакытка килеп туктады. Һәр бала, куркынычсызлык каешларын эләктереп, үз урынына утырды. Күпләр өчен бу бассейнны күрү беренче тапкыр икәнлеген исәпкә алсак, аларның сабырсызлыгын аңларга да буладыр. Душта коенганнан соң, су коену киемнәрен киеп, бассейндагы суга төшеп алар рәхәтләнеп су коендылар.Кемдер жилет киде, арада йөзә белүчеләре дә бар.Йөзә белмәүчеләр өчен махсус күнекмәләр оештырылды. колачлый-колачлый, рәхәтләнеп йөзделәр алар.Ни кызганыч булмасын, бирелгән вакыт төгәлләнде, балаларның бер дә судан чыгасылары килмәсә дә. бассейн хуҗаларына рәхмәт әйтеп, тагын килү теләге белән кайтыр юлга кузгалдылар.Балаларыбызны шат , сау-сәламәт күрүдән дә зуррак куаныч бармы икән?!
-
Без Казан яклы! 07.10.2016

Без бүген барлык укучылар һәм укытучылар берлегендэ Казан өчен тавыш бирдек. Казан без синең яклы.
-
Укытучылар көне 03.10.2016

Бүген мәктәптә укытучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбызны да чакырып рәхәтләнеп күңел ачтык,биедек-җырладык,матур шигырьләр бүләк иттек.Бәйрәм өчен 5,9 сыйныф җитәкчесе Мирсаева А.А. җаваплы иде.Бер генә укучы да читтә калмады,һәркем үзенең осталыгын күрсәтте.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Бәйрәмегез белән,хөрмәтле укытучыларыбыз! Күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын, йөзләрегездән елмаю бер дә китмәсен,сау-сәламәт булыгыз!










