Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Бүген "Кояшкай"лагере ябылды. 27.06.2016

Бүген "Кояшкай" лагере 18 көнлек эшенә йомгак ясады.Әлеге йомгаклау көненең төп вакыйгасы-авылдашыбыз Айрат Мөхәметдинов абыйларын үзебезгә кунакка чакыру булды.Балалар бик матур итеп концерт номерлары, скетчлар,биюләр әзерләгәннәр иде.Әфган сугышының нәтиҗәсендә бүгенге көндә Айрат Мөхәмәтдинов тормышның бик күп мөмкинлекләреннән мәхрүм.Шулай булса да, авылдашыбызның күтәренке кәефе, көчле рухы, аның бар өлкәдә дә бик күп белүе балаларда соклану хисләре уятты.Айрат абыйлары чиксез рәхмәтле булып, килсә очрашуларны көтеп калуын әйтте.Һәрвакытта да шундый оптимист рухта булып кал,Айрат! Тормышның кадерен белеп яшик барыбыз да!
-
9 сыйныфлар укучылары аттестатлы булды. КОТЛЫЙБЫЗ!!!! 24.06.2016

Бүген мәктәбебез 9 ел буе белем һәм тәрбия алып, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган 3 егет һәм 4 кызны оясыннан очырды. Тантаналы рәвештэ укучыларга аттестатларны мәктәбебез директоры И.Б.Фәйзуллина тапшырды, укучыларга алдагы тормышларында да зур унышларга ирешуләрен теләде. Алар арасында "кызыл" аттестатлы укучыбыз-Мирсаева Алисә дә бар. Алисә 9 ел буе мәктәптә гел "5" билгеләренә генә укып, барлык җәмәгать эшләрендә актив катнашып, бик күп конкурс-конференцияләрдә җиңүче булган кызыбыз. Гомумән, әлеге сыйныф Һәрьяктан үрнәк, тырыш укучылар булдылар.Алар белән хушлашу, әлбәттә, күзләргә яшь китерде.
9 нчы сыйныф укучылары!!! Сезне, сынауларны унышлы утеп, кулыгызга тәүге документ-аттестат алу көнегез белэн чын куңелдән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, тормышка куйган максатыгызга ирешу өчен армый-талмый,авырлыкларга бирешми алга барыгыз!!!
-
Балаларыбызны саклыйк! 23.06.2016

Җәйге яллар күп кенә күңелле вакыйгалар белән бай булса да, кызганычка каршы,төрле бәла-казалар да безне сагалап кына тора. Аз гына игътибарсызлык, ваемсызлык төзәтеп булмаслык аянычка китерергә мөмкин.Әйдәгез,бер-беребезне саклыйк, балаларны ялгызларын гына су коенырга,табигатькә чыгармыйк, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга ашыгыйк!
-
22 июнь-Хәтер һәм Кайгы көне 22.06.2016

Бүгенге көн тулысы белән Хәтер һәм Кайгы көненә багышланды.Иртәнге яктан ук линейка үткәрелде.Линейкада тарихыбызда 1941 елның 22 июнь көне тарихы турында сөйләнелде.Авылыбыздан әлеге сугышка китеп,әйләнеп кайта алмаган авылдашларыбыз исемлеген тагын бер кат барладык. Мәктәпнең музеена экскурсия оештырылды. Балалар " Девочка ищет отца" исемле нәфис фильмны бер тында карадылар. Соңыннан үз көчләре белән ясалган венокны һәйкәлгә авылдашларыбыз истәлегенә куйдылар.
-
Әкиятләр утравында 21.06.2016

Алдан билгеләнгән план буенча балалар бүген әкият геройларына әверелеп килделәр.бакчада "Яшел бакча" проекты буенча эшләгәннән соң,алар әкиятләр сөйләделәр, төрле образларга керделәр, "Әкият героен таны" уенын уйнадылар. Балаларның оста итеп уйнауларын тәрбиячеләр сокланып карадылар.Соңыннан эстафета уеннары үткәрелде. Балалар исән-имин өйләренә таралышты.
-
Зирекле чишмәсенә экскурсия 20.06.2016

Лагерьның бүгенге көне укучылар күңелендә авылыбызның иң матур ял итү урыннарының берсе булган Зирекле чишмәсенә экскурсия белән кереп калачак.Авылыбыз тарихы белән бәйле әлеге чишмә турында Рамиль Шаһит улы балаларга тарихи мәгълүмат бирде, чишмә яны территориясен чистарту эшләре башкарылды, ә соңыннан , әби-бабалардан калган "Яңгыр теләү" йоласы балалар өчен экскурсиянең иң кызыклы моменты булды. Ә иң кызыклардан кызыгы -әлеге"Яңгыр теләү"дән соң, шифалы яңгыр явып үтте.
-
Инглиз телен яратабыз 17.06.2016

Бүген лагерь, гадәттәгечә, иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге тәмле аштан соң, көн программасы белән таныштырылды. Инглиз телендә мультфильмнар, презентацияләр карау, кызыклы диалоглар төзү балалар күңеленә хуш килде. Ә соңыннан "Теремок" әкиятен инглизчә уйнап та күрсәттеләр. Көн дәвамында бакчада эшләргә дә, төрле спорт уеннарына да вакыт җитәрлек булды.
-
Лагерьда фантазерлар көне 16.06.2016

Бүген көннең икенче яртысын балалар кызыксынып көттеләр. Иртәнге аш та, бакча яны эшләрендә дә аларның темалары төшке аштан соң булачак "Фантазерлар көне" турында булды. балалар алдан ук төрле кызыклы хәлләр, кеше ышанмаслык вакыйгалар, үзләре уйлап чыгарган "ялган кызыклар" турында сөйләделәр. Хәтта "Мюнхаузен" титулы да бирелде.
-
10 нчы көн-"Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" 15.06.2016

Лагерь бүген "Без -сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы астында узды. Балалар авылыбызның иң матур табигать кочагы булган Алма бакчасына бардылар. Алма бакчасын чүп-чардан чистарттылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, җәйнең бер матур көне итеп истә калырлык уеннар уйнадылар, файдалы үләннәр танырга өйрәнделәр, ә табигать Анабыз аларны тәмле җиләкләре белән сыйлады.
-
9 нчы көн-"Барыбыз да бергә чакта" 14.06.2016

Бүгенге көн "Барыбыз да бергә чакта" темасы астында узды. Балалар өчен башта КВН оештырылды. КВН программасы бай һәм эчтәлекле иде.КВН дусларча флеш-моб биюе белән тәмамланды. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълумат алдылар.Көннең икенче яртысында "Яшел бакча" проекты буенча бакча эшләре башкарылды, спорт мәйданчыгында футбол уеннары оештырылды










