Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 260 учащихся |
У нас учат: | 22 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
«Сәмрух» ел премиясе/Клуб принял участие в премии «Сэмрух» 17.12.2021
16 нчы декабрь көнне Сәләт йортында «Сәмрух 2021» ел премиясенең «Ел Клубы» номинациясендә сайлап алу туры үткәрелде. Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора. Чараны «Сәләт» оешмасының җитәкчесе Әдип Әлмир ачып җибәрде. Катнашучыларга уңышлар теләде, жюри әгъзаларына мөрәҗәгать итте, ә кунакларга рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, «Сәмрух» премиясе Сәләт өчен бик кирәкле чара: ул Сәләтне дә сәләтлеләрне дә үстерә, киләчәк өчен нигез булып тора. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар, ә хәзер инде нәтиҗә көтәсе кала.
-
“II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары” исемле бәйге 15.12.2021
Һәр төбәк, һәр як үзенең танылган шәхесләре белән билгеле. Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Фаил Шәфигуллин һәм Афзал Шамов, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Сигез гасырлык чал тарихы булган, Баһаветдин Вәисиләрне биргән Мулла Иле авылының изге уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһам чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов бөтен районыбызның да күренекле шәхесе иде. Ул Мулла иле авылы мәктәбендә 45 ел буе укытучы, шуның 29 елын директор булып эшләгән; 2005 нче елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылы мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган. Аның иҗатына үз вакытында Х.Туфан, И.Юзеев кебек танылган татар шагыйрьләре дә югары бәя биргәннәр:“Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес” (И.Юзеев),“Шигырь Мәҗнүне. Шагыйрь, мулла-укытучы.” (Т.Галиуллин)
Якташыбызның директорлык һөнәрен дәвам итеп, бүгенге көндә 16 нчы мәктәп белән аның улы Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов җитәкчелек итә. 14 нче декабрьдә мәктәбебездә укытучы, шагыйрь якташыбыз иҗатына багышланган “II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары” исемле бәйге узды. Бәйгегә шәһәр һәм районыбыз мәктәпләреннән онлайн форматта 39 эш кабул ителгән иде. Тантаналы чарада актлар залында 23 укучы иҗади көчләрен сынаштылар. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле казыйлар бәяләде һәм урыннар билгеләде.
Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге кичә төсен дә алды. Укучылар Равил абый Сәйфетдиновның шигырьләрен
ихлас күңелдән һәм ләззәт белән сөйләделәр; үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч зәвык белән башкарылган иде.
Шушы чара белән 2021 нче ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясалды. Туган телебезнең аһәңен, сафлыгын пропагандалауда нәкъ менә шундый чаралар мөһим дәлил булып тора.
Якташыбыз Равил Сәйфетдинов язып калдырган “Мәңгелеккә килдем дип казган, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл”, - дигән сүзләрдәгечә, без туган телебез һәм милләтебез файдасына алга таба да зур эшләр башкарырга әзер!
-
В рамках национального проекта «Образование» родителям оказывается бесплатная психолого-педагогическая помощь 15.12.2021
Цель – помочь родителям принимать правильные решения на всех этапах взросления ребенка, поддержать и подсказать, помочь преодолеть трудности, возникающие на пути. Для получения бесплатной поддержки пройдите по ссылке https://xn--90agdantikrte6ho.xn--p1ai/
-
Мәктәп музее ачу/Открытие музея школы 14.12.2021
10 нчы декабрьда мәктәбебездә тагын бер зур вакыйга булды: мәктәптә тарих музее тантаналы ачылды. Ачу тантанасында район мәгариф идарәсе белгече Салахова Роза Абраровна катнашты һәм мәктәпнең үз музеен булдыру кебек үтә җитди һәм мөһим эшен югары бәяләде.
-Хәтере, тарихы барның гына иртәгәсе бар. Үз музеегызны булдыру мәктәп өчен генә түгел, балаларыгызда, оныкларыгызда сезнең - әти-бабаларының, хезмәте белән горурлану, аларда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә дә бик кирәкле эш, - диде ул.Мәктәп музейларының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелек ролен үти. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең эшчәнлегенә әверелә, аларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул – тарихи әйберләр туплау урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да.
-
Всероссийские олимпиады школьников в 2021-2022 учебном году 13.12.2021
В настоящее время проходит муниципальный этап всероссийской олимпиады школьников 2021-2022 учебного года.
Всероссийская олимпиада школьников – крупнейшее интеллектуальное соревнование.
Проводится в целях выявления и развития у обучающихся творческих способностей и интереса к научной деятельности, пропаганды
-
Юбилеең белән мәктәбебез!/С юбилеем, школа! 10.12.2021
Бүген (10 нчы декабрьда) мәктәбебез үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Без, бергәләп үткән юлларыбызны искә төшердек, чыгарылыш укучылары сыйныфташлары белән күреште, бер-беребезгә, туган мәктәбебезгә изге теләкләребезне җиткердек! Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.
Мәктәп - безнең өчен иң газиз, иң кадерле йорт. Менә аның да 25 еллык, чирек гасырлык тарихы бар. Шушы вакыт эчендә бу мәктәптән 700 ләп бала белем алып чыккан. Мәктәбебез күпме уңышларга ирешкән... Күпме истәлекле вакыйгалар булган... Болар барысы да кадерле укытучыларыбызның намуслы хезмәте нәтиҗәләре. Юбилей тантанасында район мәгариф идарәсе белгече Салахова Роза Абраровна һәм мәгариф идарәсе профком рәисе Копвиллем Наилә Нургаязовна коллегаларын, кунакларны бәйрәм белән котладылар, район башлыгы һәм Профсоюз рескомы исеменнән барлык мөгаллимнәргә Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырдылар. Бәйрәм танатанасына элеккеге директорыбыз Чибинова Н.В., Газеева А.С., ветеран укытучыларыбыз Шавалиева А.Н., Шәмсиева Р.М. , Алиев Ш.К., Хәмидуллина С.В.бәйрәмнең күрке булып килгәннәр иде. Тантананы Шакирова Алия һәм Адилә Халилова алып барды, Гайсин Айнур искиткеч җырлары белән кунакларның күңелен күтәрде. Низамов Марат җитәкләгән ансамбль уены бәйрәмгә ямь өстәде. Һәрберегеәгә зур рәхмәтләр әйтәсе килә, сездән башка бәйрәм мондый матур булмас иде!
-
Тематические уроки, посвященные 200-летию со дня рождения Н.А. Некрасова 10.12.2021
10 декабря 2021 года отмечается юбилей народного заступника, русского поэта Николая Алексеевича Некрасова. Имя Н.А. Некрасова известно во всём мире наряду с именами А.С. Пушкина, Л.Н.Толстого, У. Шекспира и других великих мастеров художественного слова. Трудно переоценить вклад поэта в русскую литературу и отечественную культуру, его влияние на жизнь общества. Как и прежде, в наши дни громко звучит его голос - голос поэта и гражданина.
Для обучающихся 1-11 классов были проведены увлекательные классные часы, тематические уроки, виртуальные экскурсии «Путешествие по некрасовским местам» с целью актуализации важных страниц жизни и творчества Н.А. Некрасова, специфики его художественного мира, значения его лирики для русской литературы -
День Героев Отечества/Ватан геройлары. 09.12.2021
В День Героев Отечества, 9 декабря, члены юнармейского движения нашей школы провели тематические беседы в младших и старших классах.
-
Всероссийский юридический диктант 07.12.2021
Приглашаем всех желающих принять участие во Всероссийском юридическом диктанте, который состоится с 03.12.2021г по 13.12.2021г.
Для этого необходимо пройти по ссылке https://xn--80ahmiqnrc4h.xn--p1ai/
-
Приглашение на Юбилей! 04.12.2021
Кадерле дуслар, быел безнең яраткан мәктәбебезнең юбилей- 25 ел! Бәйрәм 10 нчы декабрь көнне, 14.00 сәгатьтә, мәктәпнең актлар залында башланачак. Мәктәп коллективы бәйрәмгә үзенең чыгарылыш укучыларын, кунакларны көтеп кала. ( Барлык саклану чараларын үтәү сорала)
Ә инде инстаграмм челтәрендә сез яраткан мәктәбегезне юбилей белән котлый аласыз!
#СОШ16Зеленодольска #детизеленодольска #зеленодольск #монрт #vospitaniemoinrt