Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
«Йөрәк җыр сорый” 17.03.2017

16 нчы март көнне Ф Шәфигуллин китапханәсендә якташ язучыбыз Азат Вергазовның тууна 85 яшь тулу уңаеннан кичә оештырылды. Кичәгә язучының бертуган сеңлесе килгән иде, ул абыйсы белән булган балачак хәтирәләрен искә алды. Шулай ук кичәгә Азат абый белән иңне-иңгә куеп күп еллар бергә татар гимназиясендә укыткан укытучылар Вил Шагиязданов һәм Алсу Камилевна килгән иде. Алсу Камилевна Азат Вергазов шигырьләренә 6 җыр иҗат иткән, шуларның берсен матур итеп башкарды. Кичәне оештыручыларга зур рэхмэт.
-
“Переведи! Татарча өйрәнәбез!” интеллектуаль уены. 16.03.2017

14 нче март көнне 16 нчы мәктәптә сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне туплаучы «СӘЛӘТ - ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ » “Переведи! Татарча өйрәнәбез!” интеллектуаль уенын уздырды. Уенны ТНВ каналында шушы уенның алып баручысы Илсур Нафиков алып барды.
Уен шәһәркүләмендә узды, бу чарада катнашу өчен, шәһәрнең 3, 4, 7, 14 нче мәктәпләреннән икешәр укучы килгән иде. Уенның җиңүчесе 3 нче мәктәп укучылары булды. Әфарин!
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 13.03.2017

Театр – кеше күңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да... Ә иң мөһиме: театр игелекле булырга өнди. Театр сәнгатенә гаять зур миссия йөкләнгән. Ул да булса уен аша баланың туган телебездә сөйләм телен үстерү, халкыбызның милли җәүһәрләренә һәм әдәби мирасыбызга ихтирам хисе тәрбияләү. Иҗади сәләтләре үз вакытында ачылып бетмәгән балаларның мөмкинлекләрен барлауда да зур ярдәм ул.
16 нчы мәктәптә Халыкара Туган тел декадасы һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 6 А сыйныфы укучылары Г. Камалның “Беренче театр” пьесасын сәхнәләштерде. Укучылар спектакльне искиткеч зәвык һәм осталык белән уйнадылар. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, артистлык сәләтләрен күрсәтүгә, зәвык белән кием сайлауга һәм сәхнә теленә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина С.И. әзерләде. Ата-аналар җыелышында да бу иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Барлык мәктәп коллективы һәм әти-әниләр, олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да яңа спектакльләр көтеп калуларын җиткерделәр.
Гайсина С.И.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Сәләт Клубларының 5 нче Рәсәй күләм гамәли семинары 11.03.2017

3.03-6.03 мартта Сәләт Клубларының 5 нче гамәли семинары булып узды. Семинар Рәсәй төбәкләрендә һәм Татарстан Республикасы районнарында Сәләт клублары эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан уткәрелде. Биредә республикабызның 12 район һәм шәһәрләреннән 40 бала катнашты. Программада төп акцент "Сәләт" хәрәкәтен алга җибәрүгә юнәлтелә.Аның нәтиҗәсендә хәзер Казанда, Яшел Үзәндә, Самарада, Буада, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә "Сәләт" клублары барлыкка килде. — Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк, — дип белдерде "Сәләт" клубы президенты Игорь Смирнов — Семинар бик продуктив һәм файдалы үтте. Катнашучылар буларак 40 бала чакырылган, тик иҗтимагый челтәрләрдән күреп безгә әле сәлкешләребез дә килеп кушылды. Моны күрү тагын да батырлык, шатлык өстәде. Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы. Башта катнашучыларны "Сәләт" дөньясы белән — принциплар, проектлар, гомумән "Сәләт" клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш формуласы серләре ачылды.
-
11.03.2017

28 февраля в ЦДТ прошел научно-технический конкурс прикладного творчества «Город мастеров» из нашей школы участвовали Каримова Айгуль (8 класс) и Хабибуллина Алсу (7 класс ). Хабибуллина Алсу стала победителем
1 место в швейном деле;
Каримова Айгуль стала лауреатом
-
11.03.2017

3 нче март көнне шәһәребезнең 10 нчы гимназиясендә К.Насыйри исемендәге XV нче халыкара яшьләр фәнни –тикшкркнү конференциясе булып узды. 7 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алсу бу конференөиядә 1 нче дәрәҗәле дипломга лаек, ә 8 нче сыйныф укучылары Шәвәлиев Илсаф һәм Мөхетдинов Алмаз лауреат булдылар. Афәрин, укучылар!
-
11.03.2017

Телләр көненә багышлап 6 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Суфия Искәндәровна белән Г. Камалның “Беренче театрын” сәхнәләштерделәр. Шушы театрны 10 нчы март көнне мәктәп укучыларына , укытучыларга, ә инде кичен әти-әниләренә күрсәттеләр. Укучылар үзләрен сәхнәдә чын артистларча тоттылар.
-
11.03.2017

Буген , 11 нче март көнне 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме булып үтте. Балалар Әлифба һәм Азбука белән хушлаштылар. Татар телендә һәм рус телендә матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Мидхәтовна Хәйруллина бик эчтәлекле сценарий әзерләде Бер төркем укучылар татар теле укытучысы Гисматуллина Гүзәл Наилевна бел “Шалкан ”әкиятен сәхнәләштерделәр
-
11.03.2017

В феврале 2017 года в Зеленодольском муниципальном районе проходили профессиональные конкурсы для учителей, на которых конкурсанты представили уроки, мастер-классы. Призерами конкурсов стали: Хайрутдинова Нелли Ириковна (2 место в конкурсе "Учитель года"), Халилова Ландыш Касимовна (2 место в конкурсе "Учитель татарского языка").
-
Всеросссийский заповедный урок 06.03.2017

2 марта провели Всероссийский заповедный урок, посвящённый Году экологии.











