Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 31 "Чишмэ" Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының "Гомуми төрдәге № 31 "Чишмә" балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, РеспубликаТатарстан, город Зеленодольск, улица Баки Урманче, дом 5 / 422540, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Бакы Урманче урамы, 5 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-713-79-88 |
| E-Mail: | zel.31@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №31 "Чишмэ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Низамова Эльвира Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 330 детей |
| У нас учат: | 17 воспитателей |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 31 "Чишмэ" Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының "Гомуми төрдәге № 31 "Чишмә" балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Клуб "Родительский берег"/"Әти-әниләр яры" клубы 11.03.2021

Бүген бакчабызда “Әти – әниләр яры” клубының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш иҗат өлкәсенә каралган иде. Аны педагог – Сөнгатуллина Алия Фоат кызы алып барды. Ул әти – әниләргә якташыбыз рәссам һәм скульптор Б. Урманченың биографиясе һәм иҗат юлы турында сөйләде. Соңыннан төсле йоннан картина ясау ысулы белән таныштырды һәм әлеге технология буенча мастер-класс үткәрде. Утырыш бик җанлы һәм нәтиҗәле үтте. Актив әниләргә аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
-
"Воспитатель года - 2021"/"Ел тәрбиячесе - 2021" 18.02.2021

Сегодня в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №31 «Чишмэ» ЗМР РТ прошел зональный этап республиканского конкурса «Воспитатель года – 2021». Педагоги – участницы приехали в наш детский сад из Апастовского, Камско-Устьинского и Кайбицкого муниципальных районов. Они показали различные виды образовательной деятельности с воспитанниками нашего сада. Воспитатели старались найти подход к каждому ребенку и старались вызвать интерес у детей.
-
“Поэт герой – Муса Джалиль”/ "Герой шагыйрь - Муса Җәлил" 15.02.2021

15 февраля 2021 года исполнилось 115 лет со дня рождения татарского поэта - героя Мусы Джалиля. На его стихах, проникнутых гуманизмом и мужеством, было воспитано ни одно поколение. В холле детского сада к юбилею поэта была оформлена выставка детских поделок по произведениям писателя.
2021 нче елның 15 нче февралендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Шагыйрьнең гуманизм һәм батырлык үрнәкләре белән сугарылган шигырьләрендә инде күп буын кешесе тәрбияләнгән. Шул уңайдан, бакчабызда, язучының әсәрләре буенча балалар тарафыннан ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Фотовыстака/Фотокүргәзмә 11.02.2021

В рамках проведения мероприятий по формированию у воспитанников представления о правилах безопасного поведения на улицах и дорогах города в нашем детском саду прошла фотовыставка «По дороге в детский сад».
Цель фотовыставки: расширить представления детей и их родителей о правилах безопасного поведения на улицах и дорогах города; делиться своим опытом с окружающими; пропагандировать безопасность дорожного движения.
Выставка получилась красочная и запоминающаяся.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда һәм шәһәр урамнарында йөрү буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү уңаеннан “Бакчага бару юлы” дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең максаты: балаларның һәм әти-әниләрнең юл йөрү кагыйдәләрен буенча булган күзаллауларын киңәйтү; әйләнә-тирәдәгеләр белән тәҗрибә уртаклашу; юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау. Күргәзмә матур һәм истә калырлык булды.
-
Педагогические чтения/Педагогик укулар 10.02.2021

Бөек татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дип әһеле – Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган педагогик укулар үткәрү бакчабызның матур бер традициясенә әйләнеп китте. Быел Педагогик укуларны Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы, Яшел Үзән мәгариф идарәсе һәм 31нче “Чишмә” балалар бакчасы оештырды. Укуларда катнашу өчен декабрь аенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләре мәгариф оешмаларыннан эзләнү – проект эшләре кабул ителде.
Бүген, 10 февраль көнне, Ш. Мәрҗәни исемендәге Педагогик укуларның икенче туры онлайн Zoom платформасы аша үткәрелде. Укуларның ачылу тантанасына жюри әгъзалары чакырылды. Аларны матур милли киемнәр кигән, чәчләренә бизәкле калфаклар утырткан хезмәткәрләр каршы алды. Килгән кунаклар исә, башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Бөек шәхес» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. “Мәрҗәни эзләреннән” дип аталган музыкаль - әдәби гөләндәм исә, бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды.
Укуларда катнашучылар өч лабораториягә бүленделәр. Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү» темасы астында эшләде. Икенче лабораториядә исә, туган телне саклау һәм халыклар дуслыгы турындагы мәсәләләр күтәрелде. Өченче лаборатория чыгышлары замана педагогларының алдынгы карашларын яктыртты.
Өч лаборатория дә бик уңышлы эшләп чыкты.
Алга таба да зур уңышлар, сезгә, хезмәттәшләр! Киләсе укуларда исән – имин очрашырга язсын!
-
"Ребенок - главный пассажир"/"Бала - төп пассажир" 27.01.2021

В детском саду прошла акция «Ребенок – главный пассажир». Инициатором акции был начальник Зеленодольского отделения ГБУ БДД – Шакирова Зульфия Вазыховна. Акция была направлена на профилактику дорожно-транспортных происшествий с участием детей – пассажиров, а так же популяризацию использования детских удерживающих устройств и ремней безопасности.
Участники акции получили памятки – напоминания о том, что самые главные пассажиры в автомобиле – дети.
Балалар бакчасында «Бала – төп пассажир» дип исемләнгән акция булып узды. Акциянең әйдәүчесе Яшел Үзән шәһәренең ГБУ БДД башлыгы – Шакирова Зөлфия Вазых кызы булды. Акция балалар катнашында юл транспорт һәлакәте булдырмау өчен, шулай ук балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру уңаеннан оештырылды.
Акциядә катнашучыларга «Автомобильдә төп пассажирлар балалар» дип аталган белешмә-искәртмәләр таратылды.
-
Год родных языков и народного единства/Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 20.01.2021

Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу хакта указ гамәлгә кертелде.
Шушы уңайдан бүген бакчабызның 12нче төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр белән берлектә “Без дуслык белән көчле” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
В Татарстане 2021 год объявлен Годом родных языков и народного единства. Соответствующий указ подписал президент республики Р.Н. Минниханов.
Сегодня наш детский сад дал старт Году родных языков и народного единства. Воспитанники группы №12 провели мероприятие “Мы дружбою своей сильны”.
-
“Каз өмәсе”/ “Гусиные помочи” 25.11.2020

“Каз өмәсе” бәйрәме безнең җирлектә киң таралган йола. Зур һәм кечкенә авылларда яшәүчеләр һәр көзне җыелышып, бердәм булып казларның итен һәм мамыгын эшкәртеп урнаштыралар. “Каз өмәсе” кешеләрнең үзара дуслыгын, ярдәмчеллеген күрсәтә торган йола.
Бүген безнең бакчада “Каз өмәсе” бәйрәме булып узды. Аны 12нче номерлы төркемдә тәрбияләнүче балалар күрсәттеләр. Бәйрәмне җыр, мәзәкләр һәм халык уеннары бизәде. Афәрин, балалар, булдырасыз!
“Гусиные помочи” является знаменательным событием в жизни любого населенного пункта. Каждую осень жители сел и деревень собираются вместе и обрабатывают гусиные мясо и пух. “Каз өмәсе” показывает сплоченность и взаимовыручку народа, он объединяет людей.
Сегодня наши воспитанники из группы № 12 решили показать эту замечательную традицию. Было много песен, шуток и игр. Ребята, вы молодцы!
-
Фотовыставка/Фотокүргәзмә 23.11.2020

Бакчабызда 16 – 23 ноябрь аралыгында “Яраткан шәһәрем – Яшел Үзән” темасына фотокүргәзмә булып узды. Күргәзмәдә актив катнашучы әти – әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез!
В нашем саду с 16 – 23 ноября была организована фотовыставка по теме “Мой любимый город - Зеленодольск”. Выражаем благодарность родителям за активное участие!
-
"Джалиловские чтения"/ “Җәлил укулары” 18.11.2020

Бакчабызда тәрбияләнүче Сафиуллина Дилә Айдар кызы III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабында катнашып II урын яулады. Дилә, афәрин! Котлыйбыз!
Воспитанница нашего детского сада Сафиуллина Диля Айдаровна приняла участие в муниципальном этапе III Международного литературного конкурса «Джалиловские чтения» и получила II место. Диля, молодец! Поздравляем!





