Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 31 "Чишмэ" Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының "Гомуми төрдәге № 31 "Чишмә" балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422540, РеспубликаТатарстан, город Зеленодольск, улица Баки Урманче, дом 5 / 422540, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Бакы Урманче урамы, 5 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-713-79-88 |
E-Mail: | zel.31@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №31 "Чишмэ" ЗМР РТ |
Руководитель: | Низамова Эльвира Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 330 детей |
У нас учат: | 17 воспитателей |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 31 "Чишмэ" Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының "Гомуми төрдәге № 31 "Чишмә" балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
«Весна Победы - 2021»/ «Җиңү Язы – 2021» 23.05.2021
Поздравляем Ханзарову Айзилю с победой в номинации «Листая страницы истории». Айзиля принимала участие в муниципальном конкурсе чтецов «Весна Победы».
Ханзарова Айзиләне «Тарих битләрен ачып» номинациясендә җиңүе белән котлыйбыз! Айзилә «Җиңү Язы» муниципаль бәйгесендә катнашты.
-
"Тукай в наших сердцах"/"Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2021
Сегодня в нашем детском саду отмечают день рождения большого поэта, непревзойденного таланта – Г. Тукая. Тукай всегда был и останется флагманом творческой мысли татарской поэтической литературы и эталоном глубокой любви к своему народу.
Бүген бакчабызда бөек шагыйрь, чагыштыргысыз талант иясе – Г. Тукайның туган көне билгеләнеп үтте. Тукай татар шигъри әдәбиятенең әйдәманы булды һәм булачак. Ул – халыкка тирән мәхәббәт эталоны.
-
«Наследие моё – родной язык»/ «Минем мирасым – туган тел» 16.04.2021
Овладение языком, является одним из самых важных приобретений ребенка в дошкольном возрасте. Это его национальное богатство. Именно в дошкольном возрасте активно усваивается речь, идет погружение в истоки национальной культуры.
Отсюда вытекает важная проблема, как сохранить родной язык, приобщая ребенка к культурному наследию, духовным ценностям народа. Как помочь детям использовать словесное народное творчество в повседневной жизни, проявляя при этом интерес.
Вот такие вопросы сегодня рассматривали на круглом столе педагоги МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида № 31 «Чишмэ» ЗМР РТ и сотрудники национальной библиотеки.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тел үзләштерү иң мөһим әйберләрнең берсе булып тора. Бу – аның милли байлыгы. Нәкъ менә бу чорда сабыйларда тел сөйләме актив үзләштерелә, алар милли мәдәният тамырларына якыная башлыйлар. Шуннан чыгып, түбәндәге сораулар килеп баса: балаларны милли мәдәният, халыкның рухи байлыгына нигезләнеп туган телне ничек саклап калырга? Көндәлек тормышта халык авыз иҗатын куллануны ничек оештырырга?
Бүгенге түгәрәк өстәл артында 31 нче “Чишмэ” балалар бакчасы педагоглары һәм милли китапханә – 26нчы филиал хезмәткәрләре менә шушындый сорауларның чишелешен эзләделәр.
-
Навруз/Нәүрүз 23.03.2021
Нәүрүз – төрки телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.
Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде.
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Навруз - праздник прихода весны у тюркских народов. В современном мире отмечается в день, на который приходится весеннее равноденствие – 21 марта. Навруз - праздник начала нового сельскохозяйственного года у тюркоязычных народов. Навруз в переводе с персидского означает "новый день".
Сегодня Навруз отмечаем,
Весну и тепло мы встречаем.
Мы зиму забудем на год!
Ликует, смеётся народ.
-
Масленица/ Май чабу бәйрәме 12.03.2021
Бүген бакчабызда бик күңелле бәйрәм – Май чабу бәйрәме булып узды! Җырлар яңгырады, күңелле уеннар күп булды!
Сегодня в нашем саду прошёл веселый праздник – Масленица! Было много песен, игр и веселья!
-
Клуб "Родительский берег"/"Әти-әниләр яры" клубы 11.03.2021
Бүген бакчабызда “Әти – әниләр яры” клубының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш иҗат өлкәсенә каралган иде. Аны педагог – Сөнгатуллина Алия Фоат кызы алып барды. Ул әти – әниләргә якташыбыз рәссам һәм скульптор Б. Урманченың биографиясе һәм иҗат юлы турында сөйләде. Соңыннан төсле йоннан картина ясау ысулы белән таныштырды һәм әлеге технология буенча мастер-класс үткәрде. Утырыш бик җанлы һәм нәтиҗәле үтте. Актив әниләргә аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
-
"Воспитатель года - 2021"/"Ел тәрбиячесе - 2021" 18.02.2021
Сегодня в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №31 «Чишмэ» ЗМР РТ прошел зональный этап республиканского конкурса «Воспитатель года – 2021». Педагоги – участницы приехали в наш детский сад из Апастовского, Камско-Устьинского и Кайбицкого муниципальных районов. Они показали различные виды образовательной деятельности с воспитанниками нашего сада. Воспитатели старались найти подход к каждому ребенку и старались вызвать интерес у детей.
-
“Поэт герой – Муса Джалиль”/ "Герой шагыйрь - Муса Җәлил" 15.02.2021
15 февраля 2021 года исполнилось 115 лет со дня рождения татарского поэта - героя Мусы Джалиля. На его стихах, проникнутых гуманизмом и мужеством, было воспитано ни одно поколение. В холле детского сада к юбилею поэта была оформлена выставка детских поделок по произведениям писателя.
2021 нче елның 15 нче февралендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Шагыйрьнең гуманизм һәм батырлык үрнәкләре белән сугарылган шигырьләрендә инде күп буын кешесе тәрбияләнгән. Шул уңайдан, бакчабызда, язучының әсәрләре буенча балалар тарафыннан ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Фотовыстака/Фотокүргәзмә 11.02.2021
В рамках проведения мероприятий по формированию у воспитанников представления о правилах безопасного поведения на улицах и дорогах города в нашем детском саду прошла фотовыставка «По дороге в детский сад».
Цель фотовыставки: расширить представления детей и их родителей о правилах безопасного поведения на улицах и дорогах города; делиться своим опытом с окружающими; пропагандировать безопасность дорожного движения.
Выставка получилась красочная и запоминающаяся.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда һәм шәһәр урамнарында йөрү буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү уңаеннан “Бакчага бару юлы” дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең максаты: балаларның һәм әти-әниләрнең юл йөрү кагыйдәләрен буенча булган күзаллауларын киңәйтү; әйләнә-тирәдәгеләр белән тәҗрибә уртаклашу; юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау. Күргәзмә матур һәм истә калырлык булды.
-
Педагогические чтения/Педагогик укулар 10.02.2021
Бөек татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дип әһеле – Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган педагогик укулар үткәрү бакчабызның матур бер традициясенә әйләнеп китте. Быел Педагогик укуларны Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы, Яшел Үзән мәгариф идарәсе һәм 31нче “Чишмә” балалар бакчасы оештырды. Укуларда катнашу өчен декабрь аенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләре мәгариф оешмаларыннан эзләнү – проект эшләре кабул ителде.
Бүген, 10 февраль көнне, Ш. Мәрҗәни исемендәге Педагогик укуларның икенче туры онлайн Zoom платформасы аша үткәрелде. Укуларның ачылу тантанасына жюри әгъзалары чакырылды. Аларны матур милли киемнәр кигән, чәчләренә бизәкле калфаклар утырткан хезмәткәрләр каршы алды. Килгән кунаклар исә, башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Бөек шәхес» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. “Мәрҗәни эзләреннән” дип аталган музыкаль - әдәби гөләндәм исә, бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды.
Укуларда катнашучылар өч лабораториягә бүленделәр. Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү» темасы астында эшләде. Икенче лабораториядә исә, туган телне саклау һәм халыклар дуслыгы турындагы мәсәләләр күтәрелде. Өченче лаборатория чыгышлары замана педагогларының алдынгы карашларын яктыртты.
Өч лаборатория дә бик уңышлы эшләп чыкты.
Алга таба да зур уңышлар, сезгә, хезмәттәшләр! Киләсе укуларда исән – имин очрашырга язсын!