Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
12.04.2019
12 апрель көнне физика һәм астонономия укытучысы Еремеева Р.Р. космонавтика көненә багышлап бик кызыклы чара үткәрде. 7,8,10 нчы сыйныф укучылары ракета җыюда, чит планета кешесен ясауда һәм сорауларга җавап бирүдә көч сынаштылар. Ә башлангыч сыйныфлар кунак булып кызыксынып күзәтеп утырдылар.
-
11.04.2019
Бүген гимназиябездә «Укыту һәм тәрбия процессында - мультилингваль мөхит тудыру” дигән темага мәгарифне үстерү институты белән берлектә стажировка мәйданы үткәрелде. Бу чарага 40тан артык төрле район укытучылары(Әгерҗе, Арча, Лениногорский, Кама тамагы районы, Биектау районы, Яшел Үзән, Тәтеш, Әлки, Спас) катнашты. Чараның максаты – рус, татар һәм инглиз телләрендә көндәшлеккә сәләтле белем бирүне тәэмин итү, нәтиҗәле алымнар кулланып, башка халыкларның мәдәниятләрен һәм телләрне камиль белү.
Укытучылар татар теле һәм әдәбиятыннан, тарих, инглиз телләреннән дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә бер теманы укучылар иркен итеп өч телдә сөйләшеп алып бардылар. Сыйныфтан тыш чараларда: Абдулла Алиш “Койрыклар” әкиятендә дә, Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятендә дә, Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятендә дә, “Вәли һәм Сорыр” татар халык әкиятендә дә укучылар образга кереп өч телдә сөйләштеләр. Килгән кунаклар укучыларнын оста итеп өч телдә дә аралашуларына таң калдылар.
Дәресләргә филология фәннәре кандидаты, КФУ ның “Тәрҗемә һәм гамәли тел белеме” кафедрасы доценты, мәгарифне үстерү институтының “Татар теле һәм әдәбияты” кафедрасы җитәкчесе Рәсимә Шәмсетдинова югары бәя бирде. Килгән кунаклар үзләренә дә инглиз телен дә үзләштерергә кирәклеген һәм гимназиянең кыйбласы бүгенге көндә бик актуаль дигән фикер җиткерделәр.
-
10.04.2019
Герои нашего села.Классный час.Учитель Валиуллина Н.Н
-
09.04.2019
Г. Тукай исемендәге IX халыкара “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән шигырь уку бәйгесендә гимназиябезнең 6нчы сыйныф укучысы Залаков Булат 2нче урын алып мактау грамотасы белән бүләкләнде.Укытучы.Саттарова Г.Р.
-
08.04.2019
Укучыларыбыз район күләмендә оештырылган спорт ярышларында һәрдаим призлы урыннар алып тора. Менә бу юлы да волейбол ярышыннан грамоталар һәм мактаулы урыннар алып кайттылар!
-
08.04.2019
Гимназиянең 6 нчы “ а” сыйныфы укучысы Гайфуллина Динара математикадан КФУ тарафыннан уздырылган олимпиададан 2нче дәрәҗә диплом алып кайтты. Котлыйбыз!
Укытучысы Дудьянова Н.В.
-
Без бергә -2019 08.04.2019
08.04.2019. гимназия укучылары һәм укытучылары “Без бергә” иҗат фестиваленың район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, буген зональ турында чыгыш ясадылар.
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.
-
Чисталык дөньясында 02.04.2019
02.04.2019. экологик проблемаларга багышланган конференция кысаларында, гимназиянең 5б, 6а, 7а укучылары көче белән әзерләнгән экологик миниатюра һәм вокал чыгыш әзерләнде.
Педагог-оештыручылар: Мөхәмәтҗанова В.Ф., Магизова Н.Х.
-
Сәләтлеләр безнең арада. 27.03.2019
27.03.2019. Яшел Үзәндә профсоюз оешмасы тарафыннан “Радуга талантов” бәйгесе үткәрелде. Гимназиядән музыкаль номер белән безнең укытучыларыбыз И.Р.Вафин һәм Н.Х.Магизова катнаштылар. Жюри нәтиҗәләре буенча безнең дуэт гала-концертка сайланды.
Афәрин!Яңа уңышлар көтәбез!
-
16.03.2019
“Сәләт” яшьләр оешмасы гимназиябездә шактый актив эш алып бара. Бүген 5нче һәм 6нчы сыйныфлар өчен бик кызыклы тренинг оештырдылар. Тренингның максаты - коллективта эшләргә өйрәнү .