Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Р. Миңнуллинда кунакта. 02.04.2016

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәрбер укучының яраткан шагыйре. Балалар өчен язылган “Акбай цирк карый», “Айга очтык», “Күчтәнәч”, “Энекәш кирәк миңа” китапларындагы шигырьләрнең күбесен инде яттан беләбез. Чөнки алар гади, безгә аңлаешлы телдә язылган.
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе. 01.04.2016

30 март көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 2 б һәм 2 в сыйныф укучылары арасында «Газиз туган телем» дигән темага интеллектуаль уен үтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Заппарова Ф.А. укучыларга кызыклы уеннар әзерләгән иде. Балалар бик теләп уз туган телләрендә табышмакларга җавап бирделәр, биремнәр буенча әкиятләрнең исемнәрен таптылар.Уен бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
«Йолдызлык» – Яшел Үзәндә 01.04.2016

30-31.03.16. ТР Президенты карамагында узучы, XVI “Созвездие-йолдызлык” республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале Яшел Үзәнгә дә килеп җитте. Горький исемендәге мәдәни үзәктә сайлап алу турында безнең “Тамчы” төркеме кызлары да осталыкларын сынады.
-
“Моңлы тамчы - Звонкая капель” 30.03.2016

“Моңлы тамчы - Звонкая капель”
Республика балалар фольклор коллективлары фестивале
29 нчы мартта Тукай районында республикабыздагы балалар коллективларының “Моңлы тамчы – Звонкая капель” фестивале булды. Анда гимназиябезнең өлкән укытучысы Ахунова Ф.Ф. җитәкләгән 4 б сыйныф укучылары да катнашты. Дәрестән тыш чараларда өйрәнгән уен-җырларны, бию-такмакларны берләштереп ясалган “Балачак уеннары” исемле чыгыш күпләрнең күңеленә хуш килде. “Җәүһәр” дип аталган бу коллективның җитәкчесе Александрова Р. Н. балаларның сәхнә киемнәре матур, үзләре ерак юлда исән-сау булсын, тамаклары тук булсын дип тырышты.
-
“Илһам” конкурсы 30.03.2016

Татарстан Республикасының Мәгариф Министры боерыгы буенча Бөтенроссия
күләмендә яшь язучылар конкурсы узды. Катнашучылар беренче этапта үз эшләрен
жюри әгъзаләренә тапшырдылар һәм икенче этапка безнең гимназиядән 3 сыйныф
укучысы Гатауллин Инзил, 4 сыйныф укучысы Ахунова Гузәл уздылар. Алар
жюри әгъзаләре алдында шигырьләрен сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.
Конкурс бик күңелле узды. Бәйгедә катнашучыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез
һәм уңышлар телибез! Нәтиҗәләрен районнарга хат белән җиткерергә тиешләр.
-
Спартакиада – 2016 25.03.2016

21.03.16. Яшел Үзәндә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында уздырыла торган Спартакиаданың волейбол ярышларында гимназиянең укытучылары да катнашты. Без сәламәтлекне сайлыйбыз!
-
В сельской библиотеке в дни весенних каникул 25.03.2016

22 марта 2016 года учащиеся 5б класса приняли участие в мероприятии, посвященном Году Воды и водным ресурсам.
-
В рамках акции «Мин татарча сөйләшәм» 25.03.2016

Вожатые 5б класса в рамках акции «Мин татарча сөйләшәм» провели познавательные игры с учащимися 1б класса.
-
Баскетбол буенча турнир 25.03.2016

18 март көнне Васильево бистәсендә 6-8 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча турнир үткәрелде.Әлеге ярышларда гимназия егетләре һәм кызлары командалары катнашып 2 нче урынны яуладылар. 22 март көнне егетләребез Яшел Үзән шәһәрендә финал ярышларында катнашып район буенча 4 нче урынга лаек булдылар. Афәрин!
-
Табигать дуслары 25.03.2016

3а сыйныф укучылары Зеленодол шәһәренең Балалар иҗат йортында үткәрелгән “Яшел лабиринт” муниципаль экологик марафонында катнаштылар. Балалар урманнар турында белемнәрен баеттылар, агачларны юкка чыгаручы корткыч бөҗәкләр турында видеоязма карадылар. Соңыннан экологик, интеллектуаль “станцияләр” аша үтеп, белемнәрен тикшерделәр. Уен укучыларга бик ошады.






