Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы) |
Телефон: | +7(843)-712-34-35 |
E-Mail: | Snura.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 7 |
Новости Нижнеураспугинской СОШ
Тукай безнең йөрәкләрдә
Опубликовано: 22.04.2014Түбән Урысбага авылында шигырь бәйрәме.
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре...
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!...
М.Әгъләмов “Тукай көне”
22 нче апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районы Түбән Урысбага авылы җирлегендә Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Бәйгене Яшел Үзән мәгариф идарәсе һәм Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.
Бәйгене уздыру өчен юкка гына әлеге авыл алынмаган, чөнки бу авыл җирлегенә кергән Бәчек авылында Г.Тукайның әнисе белән бертуган фәрештәгә тиң апасы Бибисаҗидә һәм аның кызы Өммеһания гомер кичергән. Алар шул авыл мәктәбендә укыткан. Бәчек авылы зиратында алар җирләнгән.
Бөтен халык бу көндә Тукаебыз һәм аның саф бер фәрештәгә тиңләп яшәгән Бибисаҗидә апасының рухына багышлап, Шигырь бәйрәменә җыелды.
Бәйрәмгә бик күп авыллардан шигырь сөюче укучылар, укытучылар, күп кунаклар килгән иде. Татарстан Республикасының Язучылар берлегеннән шагыйрә Нәҗибә Сафина, Яшел Үзән мәгариф идарәсе белгече Мустафина Райхан Абдул кызы, “Яшел Үзән” газетасы журналисты Ильяс Салихҗан, “Тукай” фондының Яшел Үзәндәге филиалы җитәкчесе Филиппова Клара Мәрдән кызы катнашты
Кичә азан тавышы белән башланып китте. Аны Олы Ачасыр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиятуллин Марат Гумәр улы бик моңлы һәм үзәккә үтәрлек итеп әйтте. Аннан сәхнәгә кечкенә Тукай үзе чыкты, балачагы турында сөйләде. Шул вакыт сәхнәгә Тукайның сөекле тутасы Бибисаҗидә керде. Ул матур итеп мөнәҗәт әйтте. Кичәнең кереш өлеше җыр һәм шигырь белән үрелеп барды.
Кичәнең икенче өлеше шигырь сөюче укучыларга бирелде. Анда Түбән Урысбага, Олы Ачасыр, Күгеш, Мулла иле, Норлат, Танай, Акъегет, Бакырчы, Олы Шырдан, Өтәшкә, Зөя утравы, Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбеннән килгән укучылар Тукай шигырьләрен һәм үзләре язган шигырьләрне чын күңелдән илһамланып, Тукай оныклары булулары белән горурланып сөйләделәр. Сөйләүчеләр арасында рус милләтеннән булган балалар да бар иде. Алар саф татар телендә шигырь сөйләүләре белән куандырдылар.
Шигырьләр сөйләнеп беткәч, хөрмәтле жюри үз эшенә кереште. Алар кызып-кызып бәхәсләштеләр, чөнки укучылар арасыннан яхшыракны аерып алу мөмкин түгел иде, һәркайсы матур итеп сөйләде. Нәтиҗәләр ясаган арада, укучылар татарча биеп алдылар. Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле булды. Бер генә укучы да грамотасыз китмәде. Аларны котлап, килгән кунаклар чыгыш ясадылар, укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Ел саен әлеге бәйрәмне уздырырга дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан бергәләшеп җыелып карточкага төштеләр һәм киләсе елда очрашканчыга кадәр дип хушлаштылар.
...Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә
Аның шигырьләре дан алган.
Шуңа күрә халкым күңелендә ул
Мәңгелек булып калган....
...Урам ташларыннан эзләмәгез,
Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,
Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре!...
К списку новостей