• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы)
Телефон: +7(843)-712-34-35
E-Mail: Snura.Zel@tatar.ru,uraspugi@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ"
Руководитель: Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 12
У нас учат: 8

Публичный доклад руководителя ОО

Мәктәп директорының  2016-2017 нче уку елына

җәмәгатьчелек алдында еллык хисабы

 

Мәгълүмат картасы:

1.   “Түбән Урысбага  төп  гомуми  белем бирү мәктәбе” гомуми белем  бирү  муниципаль бюджет  учреждениесе.

2.  Мәктәпнең җитәкчеләре:

Директор – Абдулхакимова Гөлнара Фидаил кызы

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Насыбуллина Венера Гусман кызы

 

 1. Т.Урысбага  мәктәбе 1981 нче елда салынган.

2. 2011-2012 нче уку елыннан  Түбән Урысбага  төп  гомуми  белем  мәктәбе булып эшли.

3. 2016-2017 нче уку елында  укучылар саны -22

    Барлык укучы да татар телендә укыдылар.

    Барысы да татар милләтеннән.

4. Сыйныфлар саны -9; 6класс – комплект.

5.  Өч ел дәверендә өлгереш һәм белемлелек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 

 

2014/2015

2015/2016

2016/2017

Өлгереш

100%

100%

100%

Белемнең сыйфаты

56%

(17/31 укучы)

49,9%

(14/28 укучы)

59%

(13/22укучы)

 

 6. Мәктәпнең методик темасы:

 “Укыту-тәрбия процессында яңа технологияләр  кулланып укучының  иҗади активлыгын үстерү”.

7.     Методик эш схемасы:

а) Башлангыч  сыйныф  укытучыларының  методик   берләшмә җитәкчесе – Замалетдинова Гөлшат Ярхам  кызы.

б) Гуманитар  фән укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе – Рухина Әлфия Әгъзәм  кызы.

в) Математика, табигать фәне укытучыларының методик берләшмә  җитәкчесе –Борһанова  Дания Рашит кызы.

г) Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчесе – Хәлиуллина Әлфия Абдулла  кызы.

8. Мәктәптә  эксперименталь  эш  алып  барылмый.

9. Мәктәптә барлыгы 11 укытучы эшләде. Икесе, инглиз теле укытучылары Гилязова Ф.Г., Кашапова Р.Х. совместитель буларак эшләде.

Укытучыларның профессиональ үсеш күрсәткече түбәндәгечә:

Еллар

2016-2017

                     Барлыгы

9

·        югары белем

7

·        махсус урта белемле

2

беренче  категорияле укытучылар    ( % )

3

икенче  категорияле укытучылар    ( % )

5

·        югары категорияле укытучылар ( %)

1

10. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар:

 

2014/2015

2015/2016

2016/2017

Бетерүче укучылар саны

4

5

7

уку йортына керүчеләр

4

5

7

12. Барлык укучылар да (100%  белән) дәүләт стандартларына туры килерлек  белем  алдылар.

 

13. Алдагы еллар белән чагыштырганда сыйныфлар буенча сыйфат  күрсәткече түбәндәгечә:

 

Уку ел-

лары

Сыйныфлар

 

2

3

4

5

6

7

8

9

2012-2013

100%

100%

33%

29%

40%

50%

100%

-

 

2013-2014

33,3%

100%

100%

33,3%

42.86%

40%

50%

100%

 

2014-2015

-

50%

100%

100%

33/3%

42,86%

40%

50%

 

2015-2016

100%

-

50%

50%

6 сыйныф юк

33,3%

42,86%

60%

 

2016-2017

100%

100%

50%

100%

50%

7 сыйныф юк

66,6%

71,4%

 

14.   Конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре. 

-       “Үз халкын таныткан татарлар” исемле регионара фәнни-практик конференциядә 3 урын;

-      3 нче фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсында 1 урын;

-      К.Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-гамәли коференциядә 3 дәрәҗә диплом;

-      “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” II төбәкара фәнни-гамәли конференциядә 2 сертификат;

-      «Радуга талантов» 2 урын;

-      Т.Миңнуллин исемендәге укучыларның һәм укытучыларның III республика конференциясендә лауреат дипломы һ.б.

 

 

                                  

2017  нчы  елының  31 нче  августында үткәрелгән педагогик киңәшмә утырышы  мәктәп коллективы алдына  түбәндәге бурычларны куйды:

1.       Дәрес элементларын төрләндерү, яңа технологик алымнар, информацион технологияләр куллану юлы белән дәресләрнең нәтиҗәлелеген  күтәрергә, белем сыйфатын яхшырту өстендә нәтиҗәле эш алып барырга.

2.       Чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан электив курс, консультация эшчәнлекләрен  рациональ файдаланырга, укучыларны ике дәүләт телендә дә имтихан тапшырырлык итеп әзерләүгә ирешергә. 9 сыйныф укучылары белән  имтихан бирүгә әзерлекне уку елы башыннан оештырырга.

3.       Укучыларны фәнни эшкә тарту юнәлешендә системалы эш алып барырга, яңа информацион –коммуникатив технологияләр кулланырга.

4. ГТО нормаларын үтәү нигезендә укучыларның физик үсешен һәм сәламәтлеген ныгытырга.

     5. Мәктәп тәмамлаучыларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә уңышлы яшәргә һәм эшләргә, белем алырга, хезмәткә әзерлеген тәэмин итәргә. 

 

      Укыту-тәрбия планы шушы бурычларны чишү өчен түбәндәге юнәлешләр буенча эшләнде:

*  педагогик кадрлар белән эш;

*  укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген арттыру;

*  укучыларның укуга омтылышын активлаштыру;

*  сәламәтлекне саклау һәм  санитар  гигиена таләпләренең үтәлешен тәэмин итү;

* ата-аналар  белән эш;

* күмәк  иҗади  чаралар;

     *укытучыларның белем дәрәҗәләрен һәм методик осталыкларын күтәрү;

 *  һөнәри тәрбия бирүне камилләштерү.

 

       Укытучылар коллективы Укыту-тәрбия процессында яңа технологияләр  кулланып укучының  иҗади активлыгын үстерү” темасы өстендә эшләде.

                           Алга түбәндәге максатлар куелган иде:

 

-яңа технологияне  практик яктан  куллануны дәвам итү;

- -һәр  укучыга  иҗади потенциалын  тормышка ашырырга ярдәм итү;

-икътисади, социаль  эшчәнлекнең яңа формалары үсеше шартларында укучыны мөстәкыйль  рәвештә  белем  алу  күнекмәләренә  өйрәтү;

-укучыларны рухи, әхлакый һәм физик  яктан сәламәт  шәхес итеп тәрбияләү;

-педагогларның  гомумкультура әзерлеген һәм психологик-педагогик әзерлеген тирәнәйтүләрне дәвам итү.

-  Дәүләт йомгаклау  аттестациясенә  әзерлек нәтиҗәлелеген күтәрү.

   Яңа технологияләр белән  укытучылар коллективы  тулы көченә эшләде.

      Мәктәп  коллективы   укучылар  белән   эшләү  процессында   “Мәгариф  турындагы” ТР һәм РФ законнарын, “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законны тормышка ашыру өстендә эшли. Шулай ук эш дәверендә мәктәпнең Уставы, Информатизация, “Сәләтле укучылар белән эш”, “Сәламәтлек” программалары  кулланма итеп алынды.

       Мәктәпнең 2016-2017 нче уку елына укыту планы базис укыту планына нигезләнеп төзелде.Укучыларның атналык нагрузкасы тиешле нормадан артмый. Дәресләр расписаниесе санитар- эпидимиологик таләпләргә туры килә. Укыту системасы 1 нче сыйныфта биш көнлек, калганнарда алты көнлек уку атнасына исәпләнгән.

Укучыларның  белем дәрәҗәсе.

      2016-2017 нче уку елында мәктәптә 22 укучы белем алды. Шуларның 5 (22%) белем бирүнең I баскычында (башлангыч сыйныфлар) , 17 е (77%) II баскычта (урта сыйныфта) укыдылар.

        Мәктәп буенча өлгереш- 100%. Билге чыгарылган укучылар арасында отличниклар юк , 13-е ударник (59%), гомуми уку  сыйфаты – 59%.

  

Еллык уку нәтиҗәләре түбәндәге таблицада чагыла:

Сыйныфлар

Укучы саны

“4” һәм “5” кә укучылар

Өлгереш

Сыйфат

II

1

1

100%

100%

III

1

1

100%

100%

IV

2

1

100%

50%

V

1

1

100%

100%

VI

6

3

100%

50

VII

-

-

-

-

VIII

3

2

100%

66,6%

IX

7

5

100%

71,4%

 

        Уку елы дәвамында һәр сыйныфта да  дирекция тарафыннан контроль эшләр оештырылды. Контроль эш нәтиҗәләре педсоветларда тикшерелде, анализлар ясалды. Фән укытучылары  эш нәтиҗәләре түбәнрәк булган укучылар белән индивидуаль эш оештырдылар.

 

 

Дәүләт Йомгаклау  Аттестациясе

   9 нчы сыйныф укучыларының барысы да (7 укучы) ике фәннән – рус теле һәм  математикадан  мәҗбүри  рәвештә   имтихан тапшырды. Математикадан 7 укучы”4”, билгеләренә; рус теленнән 3 укучы “5”легә, 4 укучы”4”легә тапшырды.”2”ле алучылар булмады.

Җәмгыять белеме һәм биология фәннәреннән сайлап алу имтиханын 7 укучы тапшырды. Җәмгыять белеменнән 1 укучы 5 легә, 1 укучы 4 легә, 5 укучы 3 легә тапшырды, биологиядән 3 укучы 4легә, 4 укучы 3 легә тапшырдылар. Татар теленнән Бердәм республика тестын 5 укучы 5легә, 2 укучы 4 легә тапшырдылар.

  

        Фәннәр буенча  күрсәткечләр яхшы. Быелгы уку елында ГИА -га әзерләнү өчен электив дәресләр, өстәмә рәвештә даими әзерлек алып барылды. Ата-аналар белән даими  аңлату эшләре алып бардык, сыйныф җыелышлары үткәрдек. Ел дәвамында үткәрелә торган директор контроль эшләрне барлык фәннәр буенча да тест формасында оештырдык, эшләрне анализлап, нәтиҗәләрен  укучыларга җиткердек. Регистрация бланкларын тутырырга өйрәтү буенча эш алып барылды. Гомумән, балаларны кечкенә сыйныфлардан ук тест формасында эшләргә өйрәтү максат итеп куелды.

 Педагогик  коллектив белән эш

     2016-2017 нче уку елында мәктәптә балаларга 9 укытучы  белем бирде. Шуларның 7-е  (77%) югары белемгә ия. Укытучылар өч елга бер тапкыр белемнәрен күтәрү курсларында укыйлар. 2016-2017 уку елында 2 укытучы курсларда укып кайтты.

       Укытучылар фән укытучысы буларак кына түгел,  сыйныф җитәкчеләре буларак та үз  белемнәрен күтәрү өстендә даими шөгыльләнәләр. Коллективның һәр члены  үз фәне буенча газета –журналлар  алдыра,  методик әдәбият белән танышып бара, график буенча белем күтәрү курсларында укып кайта. Методик, психологик, педагогик яңалыклар белән танышып бару өчен мәктәп библиотекасында да тиешле шартлар тудырылган.

Методик эшнең торышы.

        Мәктәп коллективы “Укыту-тәрбия процессында яңа технологияләр кулланып укучының иҗади активлыгын үстерү” дигән тема өстендә эшләде. Бу методик тема өстендә эш буенча  мәктәп күләмендә ачык дәресләр үткәрде. Дәресләргә директор янындагы киңәшмәләрдә тулы анализ ясалды.

 Мәктәптә дүрт мультимедиа проекторы бар, бу укытучыларның презентацияләр кулланып дәресләр күрсәтү мөмкинлеген арттырды. Укытучылар шуның ярдәмендә презентация дәресләр  оештыралар, төрле ачык чаралар, сыйныфтан тыш мероприятиеләр үткәргәндә файдаланалар. 

     Мәктәптәге методик эш директор янындагы һәм директор урынбасары янындагы киңәшмәләр, методик һәм педагогик совет утырышлары аша тормышка ашырылды. Уку елы дәвамында 8 педсовет үткәрелде.

     Уку елы дәвамында методик эш алдан планлаштырылган график нигезендә алып барылды. Ул укытучыларның методик осталыкларын тагын да камилләштерү, методик яңалыклар белән таныштыру  максатларын  күз алдында  тотып оештырылды. Методик семинарлар, методик берләшмә утырышлары, ачык дәресләр  күрсәтү системалы рәвештә һәм график буенча үткәрелде.

      ИКТны укыту- тәрбия процессында куллану буенча ел дәвамында системалы эш алып барылды. Һәр фән укытучысы эш программаларының,  календарь-тематик планнарның электрон вариантын булдырды. Укыту процессында интернет материалларыннан киң файдаланыла, укучыларны ГИАга әзерләү барышында да фән укытучылары интернетка еш мөрәҗәгать итәләр. 

    Укытучылар дәресләрдә интернет материалларын кулланып, презентацияләр төзеп, компьютер тестларын даими рәвештә кулландылар. Укытучылар туплаган материалны укучыларга җиткерү өчен һәр кабинетка компьютер һәм мультимедиа проектор кирәк.

Методик  берләшмәләр  эшчәнлеге.

   Уку елы дәвамында фән укытучыларының өч фән методик берләшмәсе эшләде: башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе , гуманитар фән укытучыларының методик берләшмәсе;математика Һәм табигать фәне укытучыларының методик берләшмәсе .

     Методик берләшмә утырышлары чиреккә бер тапкыр үткәрелде. Анда укыту планнары, эш программалары, чиреклек эш нәтиҗәләре тикшерелде, үткәрелгән чаралар, ачык дәресләр анализланды, алга таба эш планы билгеләнде. Укытучылар тарафыннан ачык дәресләр үткәрү үзара тәҗрибә уртаклашуның, методик осталыкларын арттыруның бер ысулы булып тора. Ел дәвамында һәр фән буенча ачык дәресләр оештырылды, аларда пед. коллектив членнары катнаштылар. Үткәрелгән дәресләр методик берләшмә утырышларында тикшерелде. Аларга дирекция  тарафыннан да, коллектив членнары тарафыннан да уңай бәя бирелде. Үткәрелгән ачык дәресләрнең эшкәртмәләре эшләнеп куелды.

                                   Сәләтле  укучылар  белән  эш.

    Мәктәптә “Сәләтле укучылар белән эш алып барыла. Сәләтле укучыларның исемлекләре бар, балаларның кайсы юнәлештә сәләтле икәнлекләре ачыкланган. Сәләтле укучылар белән  дәресләрдә дә, дәресләрдән тыш вакытта да, индивидуаль эш алып барыла. Төрле кокурсларда катнашалар.

                                                  

Информатизация.

      Мәктәптә 1 компьютер кабинеты бар, барлыгы 2 компьютер.  Кабинет 3 компьютерга исәпләнгән. Калган 1 компьютер директор  кабинетында  урнашкан. Укытучыларда 9 ноутбук бар. Информатика дәресләре 8 нче сыйныфта атнага бер,9нчы сыйныфта ике сәгать укытылды, башлангыч сыйныфларда дәресләрне башлангыч укытучылары үзләре алып бара.  Мәктәп компьютерлары интернетка тоташкан. Бу уку кабинетларында урнашкан компьютерлардан да интернетка чыгу мөмкинлеге бирә.

Тәрбия  эшенә кыскача  анализ.

          2016-2017 нче уку елында мәктәп колективы, ата-аналар, авыл җәмәгәтьчелегенә  таянып, үзенең эшчәнлеген планлы рәвештә кабул ителгән “Укыту-тәрбия процессында яңа технологияләр кулланып укучының иҗади активлыгын үстерү” дигән проблемаларны тормышка ашыру  өстендә эш алып бара. Алга түбәндәге бурычлар куелган иде:

·        укучыларның белем сыйфатын күтәрү;

·        укучыларның мөмкинлекләренә туры килә торган уңайлы шартлар булдырып дифференциаль укытуны оештыру;

·        укыту процессында яңа технологияләр куллану, аларны гамәлгә кертү өчен укытучыларның белем һәм методик әзерлеген арттыруга ирешү;

·        укучыларның экологик культураларын үстерүдә максатчан эш алып бару;

·        туган як табигатен саклауга карата аңлы караш тәрбияләү;

·        җирдәге табигый системаларның торышы өчен җаваплылык хисе уяту;

·        укучыларның экологик фикерләүләрен үстерү, әйләнә-тирәлекнең сыйфатын саклау һәм яхшыртуда эш алып бару.

     Алда куелган бурыч – максатларны тормышка ашыру өчен мәктәп  колективы даими эш алып барды.

    Укытучылар колективы  үз эшләрендә алдынгылар тәҗрибәсен киң кулланып, дәресләрнең сыйфатын, нәтиҗәлелелеген күтәрү өстендә эшләделәр. Укыту процессын сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чаралар белән бәйләп алып бару өчен, һәр баланың үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларда укуга булган карашларын уңай якка үзгәртергә тырышып, кызыксындыру тудырып, халкына карата лаеклы варис булу, эшлекле, сәламәт, белемле шәхес  тәрбияләү өчен өзлексез эш алып барылды.

Шулай ук педагогик кадрлар белән өзлексез эш алып барыла. Ата-аналар җыелышлары, педагогик киңәшмәләр, директор алды киңәшмәләре  план нигезендә үткәрелде.

          Методик  берләшмәләрдә  сыйныф җитәкчеләре  белән берлектә төрле проблемалар өстендә эшләнә. 2016-2017 нче уку елында сыйныф җитәкчеләре уку елы башында кабул ителгән һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан билгеләнгән нигезләмәләргә таянып тәрбия эшен алып барды.

   Сентябрь аенда һәр класс җитәкчесе  классның яшь үзенчәлегенә һәм тәрбия дәрәҗәсенә карап тәрбия темасы сайлады. Темадан чыгып еллык, айлык план төзелде.

    Һәр класста 1 сентябрь көнне тематик  класс сәгатьләре узды. Ел дәвамында мәктәп күләмендә төрле класстан тыш чаралар уздырылды.

-      Октябрь аенда “Көзге уңыш” бәйрәме уздырылды, һәр класс көзге муллыктан күргәзмә һәм чыгышлар әзерләде;

-      15 нче октябрь – Хәтер көне мәктәп күләмендә активлык белән билгеләп уздырылды.

-      Яңа ел бәйрәме зур әзерлек белән узды. Класслар стена газетасы чыгарды, биюләр, яңа ел котлаулары, сәхнәләштерелгән чыгышлар әзерләделәр.

-      23 нче февраль “Ватанны саклаучылар көне” һәм 8 нче Март – халыкара хатын-кызлар көне, дуслык көне, Кошлар көне, язучыларның түгәрәк даталарында кичәләр,  Туган тел көне, Шигырь бәйрәме, төрле акцияләр, күңелле стартлар укучыларның зур тырышлыгы һәм активлыгы  белән узды.

-      Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата зур чаралар үткәрелде.

-      Тимурчылык эше алып барылды.

-      Көзге һәм кышкы каникул чорында мәктәптә тәрбия эше аерым план нигезендә алып барылды.

-      Укучыларның портфолиолары тулыландырылды.

-      Ата-аналар белән даими элемтә булдырылды һәм чирек саен ата –аналар җыелышларында һәр ике якны борчыган сорауларга бергәләп җавап таптылар.

Һәр сыйныф һәм сыйныф җитәкчесе эшчәнлеге уңышлы эшләр белән билгеләнде.

Район һәм республика күләмендә үткәрелгән  барлык төр конкурс, ярышларда катнашырга тырыштык.

 

                             “Сәламәтлек” программасы буенча эш.

     Балаларның сәламәтлеге - мәктәп коллективының даими кайгыртуы астында тора.

  Мәктәптә эш сәламәтлек программасы буенча оештырыла. Бу эшкә коллективындагы һәр кеше тартылган, чөнки ул дәресләр вакытында да, класстан тыш чаралар оештырганда да исәпкә алына. Елга бер тапкыр мәктәпнең барлык укучыларына да медицина тикшерүе  үткәрелә. Авыл фельдшеры да укучыларны даими күзәтү астында тота.

        Сыйныф  җитәкчеләре укучыларның сәламәтлеген ныгыту, дөрес яшәү серләренә өйрәтү, начар гадәтләрне булдырмау өстендә эш алып бара: төрле темаларга сыйныф әңгәмәләр,кызыклы ярышлар үткәрүне бу уку елында да дәвам иттеләр. Февраль аенда милли көрәш турниры узу да шуның ачык мисалы.

Укучыларның  җәйге  ялын  оештыру.

Җәйге чор укучылар өчен хезмәт чиреге булып тора.Бу уку елы ахырында һәр сыйныф  җитәкчесе укучыларның җәйге чорга хезмәт урынын ачыклады. Укучылар мәктәп бакчасында тырышып җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне карап үстерделәр. Су сибү, чүп утау, яшелчәләрне сирәкләү кебек көндәлек эшләрне бик теләп башкардылар. Хәзерге көндә алар шул уңышлардан ашханәдә тукланалар.