МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр. 06.09.2018

Көзге уңышны җыеп алыр ватыт та килеп җитте. Укучылар,укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бакчасыннан бәрәңге,кишер һәм чөгендер җыеп алдык.
-
1 нче сентябрь - белем көне! 01.09.2018

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз!
Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәптә,
Хушлашып җәйләр белән,
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне ! 01.06.2018

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Балалар сабан туе узды. Халкыбызның милли уеннары, ярышлы уеннар җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. килгән кунакларыбыз да күп иде. Балалар бик актив булдылар, берәү дә читтә тормады һәм бүләксез калмады. Укуда, мәктәп тормышында алдынгы, актив укучылар мәктәп дирекциясе тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
9 май - җиңү көне! 10.05.2018

Быел — Бөек Җиңүгә 73 ел. 1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын. Бу көнне ирексездән күзләргә яшь килә, шул ук вакытта моннан 73 ел элек яуланган Жиңү шатлыгыннан елмаясы да килә…Җиңү көнендә шатлык хисләре, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә – барысы да ачык чагылыш таба. Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән – яу кырында ятып калган, җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомганнарны искә алалар.
Күп хәсрәтләр, зур югалтулар бәрабәренә килгән Жиңү таңнарын киләчәк елларда да тыныч тормышта каршы алырга язсын! Батырларга мәңгелек дан!!!
Җиңү бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә "Үлемсез полк" акциясе узды.
Һәйкәл каршында бәйрәм концерты булды.
-
"Тыл ветераннарына ярдәм" рейды. 07.05.2018

"Тыл ветераннарына ярдәм" рейды.
-
Викторина 03.05.2018

Буген мәктәбебездә "Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары"дип исемләнгән, Г. Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган уен-викторина булып узды. Чарада 5,6,7,9 сыйныф укучылары көч сынашты.
-
1 Май бәйрәме! 30.04.2018

1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Янгыннан саклаучылар көне! 27.04.2018

Янгыннан саклаучылар көне уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары катнашында ачык дәрес булып узды.
-
26 апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу көне 26.04.2018

Бүген бөтен республика халкы бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алды. Безнен мәктәбебездә дә бу истәлекле датага карата чара булып узды. Кунакка чакырылган бакча балалары Тукай шигырьләрен сөйләп барысын да шаккаттырды.
-
Тарихтан ВПР 24.04.2018















