МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
E-Mail: | Smolv.Zel@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
Год основания учреждения: | 1901 |
У нас учатся: | 25 учащихся / 7 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
БДИ русс теле - йомгаклау әңгәмәсе /ОГЭ русский язык- итоговое собеседование 15.01.2020
2020 елда тугызынчы сыйныф укучыларына БДИга керү өчен йомгаклау әңгәмәсе буенча "зачет" алырга туры киләчәк.
2020 елда төп үткәрү көне-12 февраль. Йомгаклау әңгәмәсе февральнең икенче чәршәмбесендә үткәрелә. БДИ - 9 үткәрү тәртибенең 16 пункты.
"Незачет" алучылар яки җитди сәбәпләр аркасында килмәүчеләр өчен тагын 2 көн - 11 март һәм 18 май каралган.
Йомгаклау әңгәмәсе- 2020 демо версиясе : 4ege.ru/gia-po-russkomu-jazyku/58250-demoversiya-itogovogo-sobesedovaniya-2020.html
Для допуска к ОГЭ девятиклассникам в 2020 году придётся получить "зачёт" по итоговому собеседованию.Основной день проведения в 2020 году - 12 февраля. Итоговое собеседование проводится во вторую среду февраля. Пункт 16 порядка проведения ГИА-9.
Для получивших "незачёт" или не явившихся по уважительным причинам предусмотрены ещё 2 дня - 11 марта и 18 мая.
Демоверсия итогового собеседования 2020: 4ege.ru/gia-po-russkomu-jazyku/58250-demoversiya-itogovogo-sobesedovaniya-2020.html
-
ТАССР ның 100 еллыгы./Столетие ТАССР 13.01.2020
Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы (АТССР) оештырыла (1937 елның 25 июнендә Татар автономиясе Советларының Гадәттән тыш XI съезды карары белән, республика исемендәге сүзләр тәртибе, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) итеп үзгәртелә.
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында» Декларация кабул итә һәм республиканың исемен «Татар Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы» дип үзгәртә.
1992 елның 7 февраленнән республика «Татарстан Республикасы» исемен йөртә.
1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары съезды бу исемне раслый һәм РСФСР ның Төп Законына тиешле үзгәрешләр кертә.
Указом Президента Республики Татарстан от 25 сентября 2019 года № УП-572 в целях широкого привлечения внимания общественности к важнейшему историческому этапу становления и развития Республики Татарстан 2020 год объявлен Годом 100-летия образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики в республике Татарстан.
Столетие ТАССР-важный период для Республики Татарстан и ее многонационального народа.
В соответствии с декретом Всероссийского Центрального Исполнительного комитета и Совета Народных Комиссаров РСФСР от 27 мая 1920 года была образована автономная татарско-Советская Социалистическая Республика (АТССР) (решением чрезвычайного XI съезда Советов татарской автономии от 25 июня 1937 года Порядок слов имени Республики был преобразован в Татарскую Автономную Советскую Социалистическую Республику (ТАССР).
30 августа 1990 года Верховный Совет ТАССР принял Декларацию «о государственном суверенитете Республики Татарстан» и изменил название республики на «Татарская Советская Социалистическая Республика – Республика Татарстан».
С 7 февраля 1992 года республика носит название «Республика Татарстан».
21 апреля 1992 года Съезд народных депутатов РСФСР утвердил это название и внес соответствующие изменения в Основной Закон РСФСР.
- Студентлар белән очрашу./ Встреча со студентами. 10.01.2020
-
3 нче чирек башланды!/ Началась третья четверть! 09.01.2020
Кышкы озын яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Мулла Иле мәктәбе укучылары да ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Алар өчен җаваплы өченче чирек башланды... Алда ВПР, ОГЭ, контроль эшләр... Бу чиректә укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телибез!
После долгих зимних каникул начались занятия в школах. Учащиеся Молвинской школы отдохнувшие, набравшиеся сил тоже пришли учиться. Для них началась третья ответственная четверть... Впереди ВПР, ОГЭ, контрольные работы... Желаем учащимся и учителям в этой четверти здоровья, терпения и безопасных безопасных рабочих дней!
-
Яна ел котлы булсын! 25.12.2019
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын! -
"Әниләр" бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты. 24.11.2019
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Кадерледән кадерлеләребез!
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!
-
Әниләргә буләкләр 22.11.2019
"Әниләр" бәйрәменә буләкләр әзерләдек!!!
-
Татарча диктант. 19.10.2019
Мулла Иле мәктәбендә "Татарча диктант" акциясе узды.
-
Татарча диктант- 2019 17.10.2019
19 октября в 13.00 по всему миру пройдет образовательная акция по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант».
Акция «Татарча диктант» проводится на добровольной и бесплатной основе. Она направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владению литературным татарским языком и позволяет проверить уровень знаний орфографических и грамматических правил.
Для написания татарского диктанта выбрана повесть Фаузии Байрамовой "Болын". Она известный писатель, общественный деятель.
"Татарча диктант" может написать любой желающий.
"Татарский диктант" проводится с 2016 года.
-
Укытучылар көне 05.10.2019
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!