МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Парламент дәресе - 2017 06.02.2017
Бүген укучыларыбыз "Парламент дәресе - 2017" дә катнаштылар. Алар видеофильм карадылар һәм җәмгыять белеме укытучысы А.Р.Төхбәтуллина чыгышын тыңладылар.
-
Ачык дәрес 03.02.2017
Бүген химия укытучысы Шакиров И.И. 8нче сыйныфта "Кислоталар" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
Бөтендөнья сулы һәм сазлыклы җирләрне саклау көне 02.02.2017
2 февраль - Бөтендөнья сулы һәм сазлыклы җирләрне саклау көне. Әлеге дата 1997 нче елдан бирле билгеләп үтелә. 1971 нче елның нәкъ шул көнендә Иранның Рамсар каласында, су кошларының тереклек итү урыны буларак халыкара әһәмияткә ия булган су-сазлыклы җирләрне саклау максатыннан, "Сулы һәм сазлыклы җирләр турындагы конвенция"гә кул куелган була.
-
В первый класс
30.01.2017
С 1 февраля 2017 года производится набор детей в первый класс.
Документы, необходимые для зачисления в школу:
2) заявление установленного образца (заполняется в школе);
3) свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия, копия с двух сторон)
4) свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия).
-
Сак булыгыз: грипп! 18.01.2017
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.
Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Сәламәтлекне ныгыту
Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.
Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.
Кискен респиратор авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм дәвалау өчен халык медицинасы рецептлары
1. Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч тапкыр икешәр тамчы тамызырга.
2. Дүрт аш калагы вак итеп туралган суганга ярты стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, утыз минут тотарга. Катнашманы көненә өч тапкыр икешәр тамчы борынга салырга.
3. Ике чәй калагы бал һәм ике чәй калагы чөгендер суын кушып болгатырга. Көненә өч тапкыр борынга өчәр тамчы салырга.
4. Тигез өлештә алынган гөлҗимеш, кычыткан, чамбырны (чабрец) ваклап, ике стакан салкын су кушып өч минут кайнатырга һәм бер сәгать төнәтергә. Ашаганнан соң, җылы килеш көненә ике тапкыр яртышар стакан бал белән эчәргә.
Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга.
Бүгенге көндә даруханәләрдә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратларының киң ассортименты сатыла. Даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.
-
III чирек башланды 09.01.2017
Бүген - III чирекнең беренче уку көне. Укытучыларыбызга сабырлык, укучыларыбызга тырышлык телибез.
-
Педагогик киңәшмә 30.12.2016
Бүген укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 2 нче чирек нәтиҗәләре, сыйныфларда уку торышы, 9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханына әзерлек барышы. Шулай ук киңәшмәдә химия - биология укытучысы И.И.Шакиров "Дәресне гадәти булмаган формада башлау" дигән темага чыгыш ясады.
-
Яшел чыршы янында 27.12.2016
Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Яшел чыршы янында" диеп исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Чыршы утлары яктысында 27.12.2016
Мәктәп бүген көн буе гөрләп торды. Иртәнге якта башлангыч сыйныф укучылары чыгышын карап хозурлансак, төштән соң 5 - 9 нчылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Артистлардан да уздырдыгыз, афәрин!
-
Каникуллар башланды 26.12.2016
Бүген II чирекнең соңгы уку көне иде. 8 нче гыйнварга кадәр кышкы каникуллар башланды. 9 нчы гыйнвар III чирекнең беренче уку көне. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!