МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Час земли! 25.03.2017
-
Всемирный день борьбы с туберкулезом. 24.03.2017
-
Психологик тренинг. 17.03.2017
Бүген мәктәбебездә районнан килгән психологлар белән очрашу булып узды. Алар балаларның күңел хәләтләре, дөньяга карашлары белән кызыксындылар, киңәшләрен бирделәр. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Укучылар да, укытучылар да психологик тренингта, уеннарда бик теләп һәм актив катнаштылар.
-
“Үз халкын данга күмгән татарлар” 10.03.2017
Бүген шәһәребезнең 3нче гимназиясендә “Үз халкын данга күмгән татарлар” дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Яшел Үзән шәһәре һәм районы, Югары Ослан, Балтач районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән укучылар секцияләргә бүленеп күренекле татарлар темасына төрле фәнни хезмәтләрен яклады, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләде. Аларга мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпова Диана "Иҗади эшләр" секциясендә эшләп шагыйрә Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы кулыннан I дәрәҗәдәге диплом алды. Котлыйбыз!
-
"Ягез әле, кызлар!" 07.03.2017
Бүген Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә 6 -7 нче сыйныф кызларыннан торган ике команда көч сынашты. Нәтиҗәдә 37:37 исәбе белән дуслык җиңде. Бәйрәмгә әниләребез дә килгән иде. Аларга багышлап матур җырлар җырланды, дәртле биюләр башкарылды.Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәйрәм белән!
-
Әлифба бәйрәме 28.02.2017
Беренче сыйныф укучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алар әлифба китабын укуны тәмамладылар. Бүген шул уңайдан мәктәптә бәйрәм булды.
-
Тантаналы линейка 27.02.2017
Бүгенге дүшәмбе линейкасы бигрәк тә истә калырлык булды. Конкурсларда катнашкан укучыларыбызга грамоталар, төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды.
-
И җылы,тере телем! 22.02.2017
21 нче февраль - Туган тел көне. Шул уңайдан бүген "И җылы, тере телем" диеп исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Туган телебездә матур шигырьләр сөйләнде. Кичә Габдулла Тукай сүзләренә халык иҗат иткән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Шигырь уку бәйгесендә 21.02.2017
Яшел Үзән шәһәренең 14 нче мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайттылар, III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр
-
"Ягез әле, әтиләр!" 20.02.2017
Бүген 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, әтиләр!" дигән уен - бәйге үткәрелде. Әлеге ярышта "Мыеклар" һәм "Тапкырлар" командасы көч сынашты. 43:40 балл белән "Мыеклар" командасы җиңде. Котлыйбыз! Киләчәктә һәрбарчагызга уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән сезне!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез - безнең куаныч!
Сез - алтын багана, гаиләдә сез - терәк!
Тынычлык - иминлек сагында сез кирәк!